муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 38 |
| У нас учат: | 9 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 296 297 298 299 ( 300 ) >>
-
22 апрель-Җир көне булу уңаеннан география һәм биология укытучысы Гарипов Р.Р. ачык дәрес үткәрде. 22.04.2013

-
Буа шәһәренең Мәктәптән тыш эшләр үзәге үткәргән “Балалар мәктәп, авыл, шәһәр тарихын язалар” иҗади бәйгесендә Түбән наратбаш төп мәктәбе укучылары да актив катнаштылар. 22.04.2013

-
Авылның Сабантуй мәйданына чыгу тыкрыгы җавапсыз яшьләр “ярдәме” белән пычратылган иде. Моны күреп укучыларның җаны әрнеде. 13 апрель көнне Түбән Наратбаш авылындагы күл буен чистарту өмәсе оештырылды.Әлеге эшне мәктәпнең берничә укучысы башлангыч сыйныфлар укытучысы Ахметшина Л.С.белән берлектә башкардылар.Алар әлеге тыкрыкны чүп-чардан арындырдылар. 20.04.2013

-
19 апрель көнне 4 нче сыйныф укучысы Вәлиев Инсаф һәм 7 нче сыйныф укучысы Гарипов Рәдиф II республика физика-математика конференциясендә уңышлы чыгыш ясадылар. Аларга киләчәктә уңышлар телибез!!! 19.04.2013

-
7 сыйныф укучысы Гарипов Рәдиф район күләмендә үткәрелгән I физика-математика конференциясендә катнашып 2 нче урынны яулады. Киләчәктә дә уңышлар телибез. (Җитәкчесе Гарипова С.И.) 14.04.2013

-
12 АПРЕЛЬ -КОСМОНАВТИКА КӨНЕ уңаеннан мәктәп күләмендә линейка үткәрелде. 12.04.2013

Физика укытучысы Гарипова С.И. Җирнең беренче космонавты турында сөйләде. Ахырдан Юрий Алексеевич Гагарин турында фильм күрсәтелде.
-
12 нче апрель көнне 5 нче сыйныфта тарих укытучысы Исланова Г.Г. “Император Нерон хакимлек иткәндә ” дигән темага ачык дәрес үткәрде. 12.04.2013

-
11 нче апрель көнне мәктәптә районкүләм ачык чара уздырылды. 1,4 сыйныф укучылары Әхмәтшина Ләйлә Сөләйман кызы җитәкчелегендә “Юлда имин йөрергә кирәк!”дип исемләнгән мавыктыргыч тамаша күрсәттеләр, кагыйдәләрне белү буенча уен үткәрделәр . 11.04.2013

Белмәмеш юл күрсәтә...
Мәктәпнең тәрбия эшчәнлегенең төп юнәлеше - укучыларда юл йөрү кагыйдәләрен искәртү. Уку йорты бу юнәлештә даими эзлексез эш алып бара.Шул максаттан 11 нче апрель көнне мәктәптә районкүләм ачык чара уздырылды. 1,4 сыйныф укучылары Әхмәтшина Ләйлә Сөләйман кызы җитәкчелегендә “Юлда имин йөрергә кирәк!”дип исемләнгән мавыктыргыч тамаша күрсәттеләр, кагыйдәләрне белү буенча уен үткәрделәр .Чарада район буенча ГИБДД ның Иминлек Фонды вәкилләре өлкән инспектор Маляшов Александр Анатольевич, Сиринә Мәсхүт кызы катнашты.Алар тамашада катнашучы укучыларга оешма исеменнән бүләкләр тапшырдылар, балалар алдында эчтәлекле чыгыш ясадылар.План буенча ай азагында кунаклар белән “Балалар һәм транспорт” дип аталган чираттагы очрашу әзерләнә.
-
8-9 апрель көнне инглиз теле укытучысы Бикчәнтәева Алия Рифкат кызы Казан шәһәрендә үткәрелгән халыкара мәктәп-семинары эшчәнлегендә катнашты. 10.04.2013

Семинар инглиз телен укытуда булган проблемалар, яңа инновацион технологияләр һәм табышларлар темасына багышланган иде. Казан шәһәре һәм республика районныры мәктәпләре инглиз теле укытучылары алдында КФУ һәм МДУ профессорлары, АКШ вәкиллегендә инглиз телен пропогандалау һәм укыту проблемалары белән шөгыльләнгән белгечләр чыгыш ясадылар, мастер- класслар күрсәттеләр, яңа технологияләр белән таныштырдылар.
-
2 апреля в Центральной библиотеке города Буинска прошёл муниципальный этап всероссийского конкурса юных чтецов «Живая классика».Из нашей школы участвовала ученица 6 класса Ахмадуллина Рузана. 09.04.2013

Из нашей школы участвовала ученица 6 класса Ахмадуллина Рузана. Она прочитала наизусть рассказ К.Г. Паустовского «Кот-ворюга». Её выступление понравилось и зрителям, и членам жюри.





