муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 38 |
| У нас учат: | 9 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 291 292 ( 293 ) 294 295 296 297 298 299 300 >>
-
“Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без” II республикакүләм фәнни – гамәли конференциядә I урын алучы 8 нче сыйныф укучысы Вәлиева Энҗене котлыйбыз (фәнни җитәкче: Шәрәфетдинова Л.Г.)! 28.02.2014

-
Мәктәптә тимурчылык эше ел дәвамында бара. 5 нче сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Сибгатуллин Рәшит абый белән очраштылар. Ветеран сугыш еллары хатирәләре белән уртаклашты. Укучылар Рәшит абыйны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар,бүләкләр тапшырдылар. 24.02.2014

-
22 февраль көнне мәктәптә гөрләп хәрби-патриотик “Аҗаган” уены уза. Укучылар ике командага бүленеп унга якын ярыш төрендә катнаша. Бу ярышларның барышын, җиңүчеләрне ачыклауны яктырту хәрби корреспондентлар башкара. Аларның җитәкчеләре Гыйзәтуллина Г.Р. һәм Исланова Г.Г. берлектә укучылар тиз арада бу эшне бик яхшы башкарып бара. 23.02.2014

-
Мәктәптә хәрби-патриотик тәрбия айлыгының йомгаклау этабы -"Аҗаган" уеннары булды. Уен 8 төргә бүленеп үтте. Уен "Катюша" командасына җиңү китерде. 22.02.2014

-
Башлангыч сыйныф малайлары арасында “Күңелле стартлар” үткәрелде. Малайлар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Гадиев Булат оештырган ”Дружба” командасы ярышларга җитди әзерләнгән булып чыкты. Галимҗанов Альберт та үзенең “Катюша” командасы белән бик тырышты. Ярышта 32: 26 исәбе белән “Дружба” командасы җиңде. Молодцы, малайлар! Ярышларны башлангыч сыйныф укытучылары Фәхертдинова И.М. белән Ахметшина Л.С. үткәрде. 21.02.2014

-
Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында сыйныфлар арасында җыр һәм смотр бәйгесе үтте. Сыйныфлар бәйгегә ныклап әзерләнгәннәр иде. Мондый чаралар үткәрү укучыларда Ватанга, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияли. 20.02.2014

-
18 февраль көнне 2 сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчеләре Ахметшина Л.С. Бөек Ватан сугышы ветераны Ахмадышева Роза апага бардылар. Укучылар курку белмәс, батыр йөрәкле зенитчы апаның сугышта күргәннәрен сөйләгәндә йотлыгып тыңладылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларына җавап таптылар. Батырлык турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Роза апага үзләре ясаган рәсем һәм открыткаларны бүлән иттеләр. «Батырлыкта- матурлык» дип аталган очрашу укучыларда Ватанга мәхәббәт һәм патриотлык хисләре тәрбияләүгә юнәлтелгән иде. 19.02.2014

-
“Солдат тормышы: кичә һәм бүген” дип аталган очрашу кичәсенә 7 нче сыйныф укучыларның әтиләре һәм абыйлары чакырылган иде. Кунаклар солдат тормышы турында мисаллар китереп сөйләделәр, киңәшләрен бирделәр. Сыйныф җитәкчесе Шәрәфетдинова Л.Г. оештырган кичә бик эчтәлекле үтте. 18.02.2014

-
15 февральдә 1 сыйныфта Әлифба бәйрәме үткәрелде. Бу тантанада әти-әниләр, дәү әниләр, укытучылар катнаштылар. Укучылар бик матур чыгыш ясадылар, ата-аналарына килгән кунакларга үзләре ясаган чәчкәләрне бүләк иттеләр. Мәктәп администрациясе, укытучылар, ата-аналар укучыларны котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.Бу бәйрәмне сыйныф җитәкчесе Ахметшина Л.С. үткәрде. 17.02.2014

-
15 февраль – Муса Җәлилнең туган көне. Бу датага багышланган тантаналы линейкада татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрәфетдинова Л.Г. герой-шагыйрь тормыш юлының кайбер кызыклы яклары белән таныштырды. Үткәрелгән викторинага йомгакны Галиуллина З.Ф., ә китапханәче Исланова Г.Г. китапларына күзәтү ясады. 8 сыйныф укучысы Гарипов Р.Р. шагыйрьнең “Серле йомгак” шигырен сәнгатьле итеп укып, чыгышларны йомгаклады. 15.02.2014






