муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 38 |
| У нас учат: | 9 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 ( 267 ) 268 269 270 >>
-
Республикада барган Бердәм ГТО декадасы кысасында 25- нче май көнне шәһәр үзәгендә спорт марафоны уздырылды. Ул тулысынча ГТО нормативларына туры килә торган элементлардан тора иде. Марафонга 5 сыйныфтан - Галиуллина Гөлназ , 6 сыйныфтан – Ахатова Энҗе, Вәлиев Әлфис , 7 сыйныфтан – Шәрәфетдинова Зөлфияләр катнашты. Оештыру өлеше уздырылгач, спорт биюләре башланып китте. Биючеләребезгә махсус жетон – номерлар бирелде. Инструктор бәйгене күрсәтеп бара, сайлап алучылар барлап тора. Бер сәгатьтән артык вакыт дәвамында командабыз марафон кысасында бертуктаусыз биеде, һәр укучы бик тырышып катнашты. Ярыш – марафон тәмамлангач, тәнәфес игълан ителде. Һәм ниһаять, бүләкләүләргә күчтеләр. Кызганыч, безнең командадан шәхси беренчелек алучы булмады, ләкин һәр уку йортына Рәхмәт белдерелде, соңрак командага Мактау кәгазе җиткереләчәк икәнен искәрттеләр. Ярыш ахырында күмәк фотога төшүләр оештырылды, бергәләп бәйгегә нәтиҗәләр каралды. Әлфис һәм кызлар! Сез – молодцы! 26.05.2015

-
15 нче майдан 25 майга чаклы уздырылган Бердәм ГТО декадасы (ЕДИНАЯ ДЕКАДА ГТО) кысасында барлык спорт төрләре буенча нормативлар кабул итү , әзерлек эшләре алып бару тәртибе буенча районда республикакүләм семинарда физкультура укытучысы Вилданов И.М. катнашты. Семинарның исеме җисеменә туры килә “ГТО нормаларын тормышка ашырган чорда физкультура – спорт чараларын оештыру” дип аталды ул. . Барлык укуларда катнашучыларга махсус Сертификатлар тапшырылды. Бүгенге көндә мәктәпнең иң яхшы спортсменнары районда уздырылачак ГТО Фестиваленә әзерләнә. Җыелма командада 6 сыйныфтан - Вәлиев Инсаф, Шәрәфетдинова Розана, 7 сыйныфтан - Шакурова Айгөл, 8 сыйныфтан - Җамалетдинов Илшатлар. Команда ярыш төрләрен кабатлый, газета чыгара, сугыш һәм Җиңү турында җыр әзерли. 22.05.2015

-
Мәктәптә күптән әзерлек эшләре алып барылган һәм көтелгән чараларның берсе булган – “Соңгы кыңгырау” бәйрәме гөрләп үтте. Иртәдән башлап уку йорты дәртле кыңгырауларга багышланган җырларга күмелде. Тантаналы линейкага бик күп кунаклар килде. Билгеләнгән вакытта бәйрәм гимн белән башланып китте. Бәйрәм түренә берсеннән – берсе матур, тәртипле, булдыклы чыгарылышның 6 укучысы чакырылды. Шарлар һәм чәчәкләргә уралган Җиңү Аркасыннан сәхнәгә төп сәбәпчеләр килеп чыкты, мәктәп вальсына бөтерелеп иң лаеклы урынга урнашты. Чыгарылыш тасмалары һәм Мактау грамоталарын укучыларга мәктәп директоры иң беренчеләрдән булып тапшырды. Район администрациясе исеменнән баш табиб Самерханов Рөстәм Әбрар улы кайнар котлады, уку һәм фән олимпиадаларында , конференцияләрдә җиңүче Вәлиева Энҗе, Гарипов Рәдифкә махсус район башлыгының Рәхмәт хатларын җиткерде. Мәгариф бүлегенннән әйдәп баручы белгеч Гайнуллина Лилия Фәһим кызы уку йортына фән олимпиадаларында , аерым укытучыларга төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә җиңү уңаеннан Мактау грамоталары тапшырды. 9 нчы сыйныф укучыларын җирле үзидарә, Мәдәният йорты, балалар бакчасы, ветеран укытучылар советы әгъзалары кайнар котлады. Иң матур теләкләрне шулай ук беренче укытучы, сыныф җитәкчесе Галиуллина Зөлфия Фоат кызы, әти – әниләр җиткерде.Учком әгзалары шаян шигырьләр сөйләделәр. 1-8 сыйныф укучылары бик матур бүләкләр әзерләп тапшырдылар. Чыгарылыш сыйныф укучылары чыгышы күзләргә яшьләр китерде, бик матур әзерләнгәннәр! Һавага төрле төстәге шарлар җибәрү барсын да кызыктырды! Бәйрәмнең ахырында традиция буенча узган уку елы чыгарылышыннан махсус бәйрәмгә килгән Хәйруллин Илнур белән Хәйруллин Илназлар тугызларга кыңгырау тапшырдылар. Соңгы кыңгырауны 1 сыйныфтан уку алдынгысы Серебрякова Айшә, 9 сыйныфтан - Гарипов Рәдифләр бирде. Барлык тамашачы, кунаклар чәчәкләргә күмелде. Көчле алкышлар астында 9 сыйныф укучылары “Соңгы сыйныф сәгатенә” озатылды, 22.05.2015

-
Буа шәһәрендә үткәрелгән “Одаренные дети – 2015” слетына мәктәбебездән 5 укучы барды. Региональ, республика бәйгеләрендә катнашучылар, район олимпиадасы җиңүчеләре: Садыйкова Г, Хәйретдинова А.(укытучылары Әхмәтшина Л.), Вәлиева Э. (укытучы Шәрәфетдинова Л.), Гарипов Р. (укытучы Гарипов Р.), Бикчәнтәев Р. (укытучы Бикчәнтәева А.) район башлыгы Айзетуллов А.К. кулыннан Мактау хаты һәм акчалата премия алдылар. Афәрин, укучылар! 21.05.2015

-
Буа шәһәре мәгариф идарәсе һәм Буа районы администрациясе үткәргән “Одаренные дети – 2015” укучылар слетына Түбән Наратбаш мәктәбеннән Вәлиевлар гаиләсе чакырылган иде. Энҗе Ирек кызы берничә ел рәттән слетта Мактау пьедесталына менү бәхетенә иреште һәм аның әти-әнисенә Мактау кәгазе тапшырылды. 21.05.2015

-
Пионер туган көненә багышланган тантаналы линейкадан күренешләр.Октябрёнок, пионер, комсомол значоклары белән танышу. 19.05.2015

-
Пионер туган көненә багышланган линейка мизгелләре. Тантаналы рәвештә пионер галстугын тагуга багышланган истәлекле вакыйгалар белән танышу. 19.05.2015

-
19 май - ПИОНЕР ТУГАН КӨНЕН билгеләп үтүне тантаналы игълан итү. 19.05.2015

-
Мәктәптә 19 нчы май - Пионер туган көне тантаналы төстә билгеләп үтелде. Иртәнге мәктәпкүләм линейка сыйныфларның тезелеп басу, бәйрәм чарасын тантаналы ачудан башланып китте. Тәрбия буенча урынбасар үзенең чыгышын “ Пионериянең лаеклы тарихы” дип атады. Ул балалар оешмасының иң беренче оешкан елларын, пионерларның Тантаналы Антларын, Законнарын, Пионер Гимнын яктыртты. Зур игътибар пионерларның парадка киелә торган формаларына бирелде. Һәрбер чыгыш этабы презентациягә үрелеп алып барылды. Пионер тарихына бәйләп мәктәпнең балалар оешмасы эшчәнлегеге дә яктыртылды. Алдынгыларны элек- электән “пионер” диеп юкка гына атамаганнар, хәзерге вакытта да иң беренче, булдыклы укучыларны “пионер” диеп атап була. Тантаналы линейка пионерларның гимнын тыңлау белән дәвам итте. Линейкада башланган тантаналы чара сыйныфларда дәвам итте. 19.05.2015

-
Балалар оешмасы эшчәнлеге планы нигезендә 19 - нчы май көнне тантаналы линейкада 9 сыйныф укучыларын мәктәпнең яшьләр оешмасыннан озату булды. Бәйрәм сәхнәсенә 9 сыйныф укучылары чакырылды. Аларны оешмадан китү көне белән кайнар котлаганнан соң, һәрбер укучыга изге теләкләр язылган махсус эмблемалы тәбрикнамәләр таратылды. Сыйныф җитәкчесе Галиуллина З.Ф. кызына киләчәктә сыйныфны уңышлы чыгарырга теләкләр, укучыларның да тормыш юллары сикәлтәләрсез булуларына өметләр җиткерелде. Барлык чыгарылыш укучылары исеменнән 9 сыйныф укучысы Вәлиева Энҗе җавап сүзе белән чыкты. Ул үзенең чыгышында барлык укучыларга да тырышып укырга, тәрбия эшләрендә актив катнашырга чакырды. Матур шигъри теләкләр белән дәвам ителгән озату тантанасы истәлеккә күмәк фотога төшү белән йомгакланды. Чыгарылыш сыйныф укучылары бик җитди рәвештә “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә әзерлеккә кереште. 19.05.2015






