муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 38 |
| У нас учат: | 9 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 ( 266 ) 267 268 269 270 >>
-
Бүген мәктәптә II-VIII нче сыйныфлар өчен чын - чынлап “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булды.Тантаналы линейкага чыгарылыш сыйныф укучылары да чакырылды. Иртәнге 8 сәгатьтә барлык педагогик коллектив, укучылар, чакырылган ата-аналар бәйрәм рухы балкып торган тантаналар залында җыелды. Линейкада иң беренчеләрдән булып мәктәп администрациясе 4 –нче чирек йомгакларын җиткерде. Шуннан соң уку елы дәвамында бары тик “5” ле билгеләренә генә өлгергән укучылар сәхнәгә чакырылды.Елдагыча барлык эшчәнлеккә йомгак ясалу түбәндәгечә булды: 1) Ел дәвамында “Иң яхшы дәрескә йөрүче сыйныф” номинациясендә IV сыйныф (С.җ.Фәхретдинова И.М.) җиңеп чыкты. Шул ук номинациядә 2 урынны II сыйныф (С.җ. Әхмәтшина Л.С.) яулады. 2) Ел дәвамында “Иң күп тәртип билгесе алучы сыйныф” номинациясендә IX сыйныф (С.җ. Галиуллина З.Ф.) җиңүче булды. Шул ук номинациядә 2 урынга V сыйныф (С.җ. Әхмәдуллина Г.Р.), VI сыйныф (С.җ. Гарипова С.И.), VII сыйныф (С.җ. Җәгъфәрова Ф.Ф.) лаек булдылар. 3) Ел дәвамында “Иң яхшы кизү торучы сыйныф” номинациясендә 1 урынны V сыйныф (С.җ. Әхмәдуллина Г.Р.) һәм VII сыйныф (С.җ. Җәгъфәрова Ф.Ф.) бүлеште. 2 урын VI сыйныфка (С.җ. Гарипова С.И.) бирелде. Һәр елдагыча сыйныфларның төп тәрбия эшчәнлеге рейтингын төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә актив һәм нәтиҗәле катнашу билгеләде . Ел дәвамында һәр чиректә барланып барган ярыш нәтиҗәләре кушылганнан соң бу номинациядә җиңүчеләр ачыкланды.Башлангыч сыйныфлар арасында “Иң күп бәйгеләрдә актив һәм нәтиҗәле катнашучы сыйныф” номинациясендә 18 балл белән II сыйныф (С.җ. Әхмәтшина Л.С.) җиңеп чыкты. Шул ук номинациядә 2 урынны III сыйныф -16 балл (С.җ. Әхмәтшина Л.С.) яулады. 3 нче урын I сыйныфка – 11 балл (С.җ. Фәхретдинова И.М.) бирелде. Зур сыйныфлар арасында җиңүче исеменә VII сыйныф-10 балл (С.җ. Җәгъфәрова Ф.Ф.) лаек булды. 2 урында VIII сыйныф -9 балл (С.җ. Шәрәфетдинова Л.Г.) , 3 нче урында- VI сыйныф- 8 балл (С.җ. Гарипова С.И.) . Мәктәп күләмендә призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: “Ел сыйныфы” – II сыйныф, “Ел сыйныф җитәкчесе”- Әхмәтшина Л.С. 2 урында III сыйныф (С.җ. Әхмәтшина Л.С.) , 3 урында - I сыйныф (С.җ. Фәхретдинова И.М.) Һәр номинациядә җиңүче сыйныф һәм сыйныф җитәкчесе Мактау Грамотасы һәм медальләр белән бүләкләнде. ГТО нормативларын язгы сессия һәм еллык тапшыру нәтиҗәләре буенча 1,2,3 –нче урын яулаучы укучылар (алтын, көмеш, бронза) медальләр белән бүләкләнде. Район ГТО Фестивалендә уңышлы чыгыш ясаучы команда да Мактау кәгазенә лаек булды. Линейка дәвамында барлык укучыларга да төрле бәйгеләрдә катнашкан өчен Диплом һәм Мактау Грамоталары тапшырылды. Укучыларга җәйге практика, җәйге ял, җәй көннәрендә укучыларның суда, юлда, транспортта йөрү һәм аны куллану, ут, электр буенча искәртмәле инструктаж бирелде. 2 сыйныф укучысы Садыкова Гүзәл Соңгы кыңгырауны чыңлатты. Мәктәп бушап калды. Ләкин күпкә түгел: тиздән бакчада эш, дару үләннәре тапшыру, Луганск һәм Донбасс укучыларына мәктәп кирәк- яраклары бүләк итү буенча очрашулар башланачак.Бу уку елы мәктәп өчен бик уңышлы ел булды!!! 31.05.2015

-
Йомгаклау линейкасының иң тантаналы мизгелләре: ел дәвамында "5" билгеләренә генә өлгерүче укучыларны бүләкләү. Мәктәпнең маягы һәм ышанычы, Сез! 31.05.2015

-
Соңгы кыңгырау бәйрәмендә ГТО нормативларын уңышлы тапшыручы барлык укучылар да Мактау кәгазе һәм алтын, көмеш, бронза медальләр белән бүләкләнде. Менә алар- безнең спорт йолдызлары! 31.05.2015

-
Укучыларыбыз төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә ел дәвамында бик күп җиңү яуладылар. "Сәләтлеләр иле" дип исемләнгән бәйгедә җиңүчеләр дә соңгы линейкада бүләкләргә күмелде.Чын сәләт ияләре Сез! 31.05.2015

-
Башлангыч сыйныф укучылары ел ахырына бик зур җиңүләр белән килде. Йомгаклау линейкасында һәрбер укучы диярлек бүләкләнде. Сез булдырдыгыз! 31.05.2015

-
5-9 сыйныф укучылары да ел дәвамында актив булдылар. Бәйгеләрдә күп һәм нәтиҗәле катнашучы барлык укучыларыбыз да бу линейкада Мактау Грамотасына лаек булдылар. Бәйрәм тантанасы тагын да матурланып, ачылып китте. Укучыларыбыз һәм укытучыларыбызның уңышлары сөендерә! 31.05.2015

-
Менә ул -"Соңгы кыңгырау" шалтыратырга лаек булган 2 сыйныф укучысы Садыкова Гүзәл! Чын күңелдән җиткерәбез, Сезгә бәйрәм сәламе.Котлы булды, шаулап үтте, Соңгы кыңгырау бәйрәме!!! 31.05.2015

-
Мәктәпнең тәрбия планы нигезендә 23 - нче май көнне Балаларны яклау көне уздырылды.Тәрбия чарасына әзерлек кысасында аның планы төзелде, аерым бурыч һәм максатлар куелды. Билгеләнгән сәгатътә укучыларны барлап, иминлек инструктажы үткәрелде.Чараның төп өлеше укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгытуга багышланганга, барлык балалар да турист походына әзерлек белән килде. Иң беренче үлчәнгән юлны дөрес һәм тиз вакытта узарга кирәк булды. Барып җиткәч , кече привал оештырылды. Оештыру линейкасыннан соң һәр сыйныф үзенең почмагын булдырды, аны бизәде, яраклаштырды. Тамак ялгап алгач, иң күләмле эшләрнең берсе булган- җиңел атлетика буенча ГТО нормаларын тапшыру башланды. Махсус сыйныф җитәкчеләреннән торган санаучы һәм күзәтүче төркемнәр оештырылды, ярышны 1 сыйныф укучылары башлап җибәрде. Һәр сыйныф нормативка сыешырга бик теләде, укучылар тырышты. Ярыш булгач ярыш инде: 1, 2, 3 - нче урыннарны яулаучылар ГТО ЧЕМПИОННАРЫ дип аталды. Иң аерым котлаулар беренчелекне алучы түбәндәге укучыларга булды: 1 сыйныфтан – Кадыров Раян, 2 сыйныфтан – Хайруллин Риназ,3 сыйныфтан – Алюкова Алия, 4 сыйныфтан – Хайруллин Илмаз, Шайдуллин Раят, 5 сыйныфтан – Гатауллин Фаил, 6 сыйныфтан – Вәлиев Әлфис, 7 сыйныфтан – Кадыров Фаил, 8 сыйныфтан – Валиуллина Альбина, 9 сыйныфтан – Гарипов Рәдиф, Храмов Данила. Күңелле уеннар, дуслар белән тәкыялар үрү, зәңгәр күл буенда балык тоту, түгәрәкләшеп серләшеп утыру – бөтенесе дә укучыларның күңелләренә бик хуш килде. Урыннарны тәртипкә китереп, эшләргә йомгак ясау өчен кабат тантаналы линейка оештырылды. Линейкада барлык укучылар өчен җәйге вакытта тиешле инструктаж үткәрелде: юл йөрү кагыйдәләре, кич урамда булу вакыты, электр белән сак булулар искәртелде. Шундый ук эчтәлекле аңлату эшләре ата- аналар белән дә үткәреләчәк. 26.05.2015

-
Мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары өчен бик җаваплы чор башланды. Алар төп дәүләт имтиханнарын тапшырырга әзерләнәләр. Алар өчен укытучылар тарафыннан имтихан фәннәре буенча консультацияләр, семинарлар һәм тренинглар графигы булдырылды. Чыгарылыш укучыларына имтиханнарда барлык белемнәрен эшкә җигеп, югары нәтиҗәләр күрсәтүләрен теләп калабыз! Уңышлар сезгә, укучылар! 26.05.2015

-
Республиканың ГТО нормаларын үтәү планы нигезендә районда 23, 25 нче май көннәрендә Үзәк стадионда һәрбер мәктәптән сайланган иң җитез, иң өлгер спортсмен кыз һәм егетләр нормативлар тапшыру буенча стартка җыелдылар. Безнең мәктәпнең данын ике көн буена 6 сыйныфтан - Шәрәфетдинова Розана, Вәлиев Инсаф, 7 сыйныфтан – Шакурова Айгөл, 8 сыйныфтан – Җамалетдинов Илшатлар яклады. Көннәр бик кызу булуга да карамастан укучыларыбыз мәктәп данын бик тырышып яклады. Кече төркемдә аеруча зур уңышларга Инсаф, зурлар төркемендә – Илшат лаек булды. Розана белән Айгөл дә калышмаска тырыштылар. Ярышлар төре күп, нормативлар катгый булу сәбәпле ярыш икенче көнгә дә күчерелде. Барлык төр ярышлардан соң команда иҗади бәйге өлешендә көч сынашты. Айгөл белән Розана бик матур итеп “Җиңү көнен ” җырладылар, шуннан соң команда алдан ук әзерләнгән махсус газетаны тикшерүгә тапшырды. Жюри барлык этапларның нәтиҗәләрен барлаганнан соң һәрбер мәктәпнең күпме балл җыйганын, җиңүчеләрне атаячак. Газета һәм җыр бәйгесе йомгаклары да соңрак әзер булачак. Без үзебезнең укучыларыбызның чын күңелдән җиңүләрен телибез. Укытучы абыйлары Индүс Мәнсур улы : “Өметләр бар, булыр!” – дип тора. 26.05.2015






