Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Камбродская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан». Муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422443, РТ, Буинский район, село, Каменный Брод, улица, Центральная, дом 2а |
| Телефон: | +7(843)-745-31-30 |
| E-Mail: | sch667@mail.ru, Skmb.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Камбродская ООШ Буинского района РТ" |
| Руководитель: | Владимиров Владимир Валерьевич |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 27 |
| У нас учат: | 10 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Камбродская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан». Муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Зарница 15.03.2016

Буген безнең мәктәптә традицион "Саләмәтлек көне-Аҗаган уены" уздырылды. Балалар ике командага бүленеп бик күп төр уеннарда ярыштылар. Акъяр командасын бу ярышта җиңү яулавы белән тәбрик итәбез.
-
Әлифба бәйрәме 05.03.2016

Бүген безнең мәктәптә зур вакыйга "Әлифба" бәйрәме. 1 сыйныф укучылары Әлифба белән хушлаштылар.
-
05.03.2016

"8 март - Әниләр бәйрәме" уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары әниләрен чакырып, бәйрәм оештырдылар. Җырладылар, биеделәр, матур итеп шигырьләр сөйләделәр һәм иң мөһиме әниләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрне тапшырдылар.
-
Халыкара туган тел көне 22.02.2016

Халыкара туган тел көне уңаеннан мәктәптә линейка оештырылды. Укучылар тагын бер тапкыр туган тел турында булган белемнәрен ныгыттылар, шигырьләр, мәкальләр сөйләделәр.
-
Ватанны саклаучылар көне 22.02.2016

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм кичәсе оештырдык. Без аны күңелле сабантуй дип атадык. Егетләребез үзләренең спортта да, тапкырлыкта да осталыкларын күрсәттеләр.
-
Футбол буенча ярыш 18.02.2016

Мәктәптә спорт һәм патриотик тәрбия айлыгы кысаларында 5-9 сыйныф укучылары арасында футбол буенча ярыш уздырылды.
-
Армиядә булган диләр... 17.02.2016

Бүгенге көндә мәктәбебезне тәмамлаган 6 укучы армия сафларында хезмәт итә. Күптән түгел генә армиядән хезмәт итеп кайткан укучыларыбыз белән очрашу үткәрдек.
-
Күңелле старт уены 17.02.2016

Бүген мәктәптә спорт һәм патриотик тәрбия айлыгы кысаларында 5-9 сыйныф укучылары белән "Күңелле старт" уены үткәрелде. 2 команда ярышты: "Барс" һәм "Рубин". Уен "Барс" командасының җиңүе белән тәмамланды.
-
Рус теле укытучыларының бердәм методик атналыгы башланды. 16.02.2016 Атналык кысаларында үткәрелгән Наратбаш мәктәбендәге семинарда безнең рус теле укытучысы Хисамутдинова Алсу Вазыйх кызы уңышлы гына чыгыш ясап кайтты.

-
Бадминтон буенча ярыш 16.02.2016

Мәктәптә спорт һәм патриотик тәрбия айлыгы кысаларында 6-9 сыйныф укучылары арасында бадминтон буенча ярыш булып узды.








