Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Основная общеобразовательная школа села Энтуганы" Буинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы "Янтуган авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422445, РТ, Буинский район, с. Энтуганы, ул. Школьная, д. 1. Адрес филиала: 422446, РТ, Буинский район, село Вольный Стан, ул.Горького, дом 56 |
| Телефон: | +7(843)-745-33-23;+7(843)-744-04-14 |
| E-Mail: | entygan@mail.ru, филиал volnis2015@mail.ru, |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "ООШ с.Энтуганы" БМР РТ |
| Руководитель: | Хасанова Гульфинур Агзамовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 20, в филиале - 10. |
| У нас учат: | 10, в филиале - 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Основная общеобразовательная школа села Энтуганы" Буинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы "Янтуган авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
"Аты-баты, шли солдаты" 11.02.2017

Физкультура һәм спорт айлыгы дәвам итә.Башлангыч сыйныф укучылары арасында "Аты-баты, шли солдаты" ярышы үтте. Ярышта укучылар музыка өлкәсендә, спорт һәм математика өлкәсендә дә үзләрен сынап карадылар.Бигрәктә спорт ярышы өстенлеккә чыкты.Укучылар берсеннән-берсе уздырып скакалкада сикерделәр, отжимание ясадылар.
-
Ел укучысы-2017. 10.02.2017

Бүген Янтуган урта гомуми белем мәктәбендә "Ел укучысы-2017" муниципаль конкурсының куст этабы үтте.Әлеге бәйгедә Кырык-Садак, Янтуган һәм Вольный Стан башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары көч сынашты.Без һәрм әктәпнең иң уңган – булган укучысын сайларга җыелдык. Акыл ияләре әйткәнчә: “Эш өчен вакытыгызны кызганмагыз – бу уңышка ирешү нигезе. Уйлану, фикер йөртү өчен вакыт табыгыз; бу – илһам алу чыганагы.” Без бүген нәкъ тә фикер йөртергә, җиңәргә дип җыелдык.Бәйгедә катнашучыларга хөкемдарлар: Хайбуллова Г.М., Замдиханова Р.М., Шайдуллова Т.Р. бәя бирде.Нәтиҗәдә "Ел укучысы-2017" исеменә Кырык-Садак мәктәбеннән килгән укучыбыз Замалетдинова Г. лаек булды.
-
Парламент дәресләре. 09.02.2017

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары белән Парламент дәресе үтте.Дәреснең темасы "Татарстан республикасының икътисади һәм социаль үсеш стратегиясе-2030".Әлеге тема дәүләт советы рәисе Фәрит Хайруллович тарафыннан тәкъдим ителде.Укучылар дәрестә закон көченә ия булган икътисади план белән таныштылар, аның республика өчен әһәмияте турында фикер алыштылар.
-
Волейбол буенча куст ярышы. 08.02.2017

Физкультура һәм спорт айлыгы кысаларында Камброд мәктәбендә волейбол буенча куст ярышы үтте. Ярышта 3 команда катнашты.Безнең егетләр командасы 1 нче урынга лаек булдылар. Котлыйбыз!
-
Студентлар белән очрашу кичәсе. 04.02.2017

Бүген бездә зур бәйрәм-очрашу кичәсе. Югары сыйныф укучылары өчен төрле, һөнәр ияләре белән очрашу, фикер алышу бик мөһим. Килгән кунакларыбыз арасында мәктәбебезне төрле елларда тәмамлаган, бүгенге көндә үзләре сайлаган һөнәрләрен яратып башкаручылар һәм төрле уку йортларында белем алучы студентлар бар иде.
-
Сталинград сугышы. 03.02.2017

Сегодняшний урок истории в 6 классе был посвящен 74 годовщине Сталинградской битвы.Учащиеся подготовили презентацию. Битва продолжалась с 17 июля 1942 года до 2 февраля 1943 года, завершилась победой, которая стала рещающей в ходе ВОВ.
-
5-7 нче сыйныфлар арасында күңелле старт. 02.02.2017

-
Все на зарядку. 02.02.2017

-
Өстәл теннисы. 01.02.2017

Бүген 9-10 нчы сыйныф егетләре арасында "Өстәл теннисы" буенча ярыш узды. Ярышта 10 нчы сыйныф укучысы Фаткуллин И.Ф.- 1 нче урынга, 9 нчы сыйныф укучылары Фахрутдинов И.Т. - 2 нче урынга, Алиуллов Р.Р.- 3 нче урынга лаек булды.
-
Башлангыч сыйныфлар арасында "Күңелле старт" 01.02.2017

Спорт айлыгы дәвам итә,һәр көн төрле кызыклы спорт уеннары үткәрелә. башлангыч сыйныфлар ике командага бүленеп "Күңелле старт" уйнадылар. Уенда "Россия" һәм "Португалия" командалары катнашты. Уен мавыктыргыч һәм кызыклы булды. Нәтиҗәдә исәп 12:7.








