Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Основная общеобразовательная школа села Энтуганы" Буинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы "Янтуган авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422445, РТ, Буинский район, с. Энтуганы, ул. Школьная, д. 1. Адрес филиала: 422446, РТ, Буинский район, село Вольный Стан, ул.Горького, дом 56 |
| Телефон: | +7(843)-745-33-23;+7(843)-744-04-14 |
| E-Mail: | entygan@mail.ru, филиал volnis2015@mail.ru, |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "ООШ с.Энтуганы" БМР РТ |
| Руководитель: | Хасанова Гульфинур Агзамовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 20, в филиале - 10. |
| У нас учат: | 10, в филиале - 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Основная общеобразовательная школа села Энтуганы" Буинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы "Янтуган авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Батырлык нидән башлана. 17.02.2017

Бөек Ватан сугышы һәм тыл батырларына ихтирам,хөрмәт тәрбияләү,тыныч тормышта да батырлык эшләүчеләр белән таныштыру,үз-үзеңдә максатчанлык хисләрен ныгыту,камиллеккә омтылыш тудыру максатыннан 7 нче сыйныфта "Батырлык нидән башлана?"дигән тема астында тәрбия сәгате үтте.Укучылар сугыш вакытында,
тыныч тормышта да үзләренең батырлыклары белән дөньны сокландырган кешеләр турында,спорт батырлары,хезмәт батырлары, табиблар, янгын
сүндерүчеләр турында сөйләделәр. Батырлыкны бүгенге тыныч шартларда да эшләргә мөмкин. Намус белән яшәгән кешенең гомере үзе бер батырлык.
-
Әфганчыларны искә алу. 16.02.2017

Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнтенрәк таныштыру, Әфганстанда хәрби хезмәттә булган авылдаш егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан чыгып мәктәп музейына экскурсия ясалды.
-
Табышмаклар кичәсе. 16.02.2017

Туган тел декадасы кысаларында 5-6 нчы сыйныф укучылары арасында "Табышмаклар кичәсе" үтте.татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәхретдинова Л.К. укучыларга төрле табышмаклар. кызыклы сораулар әзерләгән.Укучылар берсеннән-берсе уздырып табышмакларга җаваплар эзләделәр, һәркем үзенә балл туплады.Уен кызыклы үтте.
-
"Ел сыйныф җитәкчесе - 2017" 15.02.2017

"Ел сыйныф җитәкчесе - 2017" конкурсының муниципаль этабында тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Залялова Р.М. катнашты.
-
Ягез әле, егетләр! 14.02.2017

8-10 нчы сыйныф егетләре арасында "Ягез әле,егетләр!" ярышы.Егетләр ераклыкка сикерүдә, турникта күтәрелүдә, канатка менүдә һәм автомат сүтеп җыюда үзара көч сынаштылар.Нәтиҗәдә 1 урынга 9 нчы сыйныф укучысы Идрисов.Н.А., 2 нче урынга - 10 нчы сыйныф укучысы Фаткуллин И.Ф., лаек булды.
-
"Лыжня России-2017" 11.02.2017

В массовых лыжных соревнованиях "Лыжня России - 20117" участвовали учащиеся нашей школы - асадуллина В.Р., Валеев И.И., Фаткуллов И.Ф.
-
"Аты-баты, шли солдаты" 11.02.2017

Физкультура һәм спорт айлыгы дәвам итә.Башлангыч сыйныф укучылары арасында "Аты-баты, шли солдаты" ярышы үтте. Ярышта укучылар музыка өлкәсендә, спорт һәм математика өлкәсендә дә үзләрен сынап карадылар.Бигрәктә спорт ярышы өстенлеккә чыкты.Укучылар берсеннән-берсе уздырып скакалкада сикерделәр, отжимание ясадылар.
-
Ел укучысы-2017. 10.02.2017

Бүген Янтуган урта гомуми белем мәктәбендә "Ел укучысы-2017" муниципаль конкурсының куст этабы үтте.Әлеге бәйгедә Кырык-Садак, Янтуган һәм Вольный Стан башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары көч сынашты.Без һәрм әктәпнең иң уңган – булган укучысын сайларга җыелдык. Акыл ияләре әйткәнчә: “Эш өчен вакытыгызны кызганмагыз – бу уңышка ирешү нигезе. Уйлану, фикер йөртү өчен вакыт табыгыз; бу – илһам алу чыганагы.” Без бүген нәкъ тә фикер йөртергә, җиңәргә дип җыелдык.Бәйгедә катнашучыларга хөкемдарлар: Хайбуллова Г.М., Замдиханова Р.М., Шайдуллова Т.Р. бәя бирде.Нәтиҗәдә "Ел укучысы-2017" исеменә Кырык-Садак мәктәбеннән килгән укучыбыз Замалетдинова Г. лаек булды.
-
Парламент дәресләре. 09.02.2017

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары белән Парламент дәресе үтте.Дәреснең темасы "Татарстан республикасының икътисади һәм социаль үсеш стратегиясе-2030".Әлеге тема дәүләт советы рәисе Фәрит Хайруллович тарафыннан тәкъдим ителде.Укучылар дәрестә закон көченә ия булган икътисади план белән таныштылар, аның республика өчен әһәмияте турында фикер алыштылар.
-
Волейбол буенча куст ярышы. 08.02.2017

Физкультура һәм спорт айлыгы кысаларында Камброд мәктәбендә волейбол буенча куст ярышы үтте. Ярышта 3 команда катнашты.Безнең егетләр командасы 1 нче урынга лаек булдылар. Котлыйбыз!








