Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Основная общеобразовательная школа села Энтуганы" Буинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы "Янтуган авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422445, РТ, Буинский район, с. Энтуганы, ул. Школьная, д. 1. Адрес филиала: 422446, РТ, Буинский район, село Вольный Стан, ул.Горького, дом 56 |
| Телефон: | +7(843)-745-33-23;+7(843)-744-04-14 |
| E-Mail: | entygan@mail.ru, филиал volnis2015@mail.ru, |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "ООШ с.Энтуганы" БМР РТ |
| Руководитель: | Хасанова Гульфинур Агзамовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 20, в филиале - 10. |
| У нас учат: | 10, в филиале - 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Основная общеобразовательная школа села Энтуганы" Буинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы "Янтуган авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
- "Экстремизмга -ЮК" 04.09.2017
-
Беслан фаҗигасе. 02.09.2017

Бүгенге сыйныф сәгатендә 9 нчы сыйныф укучылары Беслан мәктәбендә булган коточкыч вакыйга турында сүз алып барды. Ул вакытта террорчылар кулыннан 334 кеше бер гөнаһсызга һәлак булды, 800 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Укучылар һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды.
Шулай ук ә яшүсмерләргә Беслан фаҗигасе вакытында батырлыклар күрсәткән кешеләр турында фильм да күрсәтелде. Әңгәмә вакытында сыйныф җитәкчесе укучыларның шәхси иминлегенә игътибар итте. Гадәттән тыш хәл була калса, нишләргә, үзеңне саклап калу өчен нинди чаралар башкарырга – барысын да сөйләп үтте.
-
Белем бәйрәме. 01.09.2017

Беренче сентябрь иртәcе кояшлы да ,болытлы да, яңгырлы да була.Шулай да андый иртәләрнең һәрберсе күңелгә кояшлы булып иңә.Ничек шулай булмасын! Белем иле юлыннан беренче адымын ясый бит бала, киләчәгенә юл яра! Күрегез, ничек матур безнең балалар! Кулларында-чәчәкләр, күңелләрендә- бәйрәм! Безнең нәни дусларыбыз бүгеннән укучылар булалар. Алар мәктәптә дөрес утырырга, китап-дәфтәрләрен ничек куярга, укырга-язарга өйрәнерләр.
Мәктәп юлы-хөрмәт юлы
Киләчәккә илтә.
Котлы булсын уку елы
Башланган бу иртә!
-
ГТО значоклары тапшыру. 01.09.2017

“Хезмәт һәм сакка әзер”(ГТО) нормаларын төгәл һәм яхшы тапшырган укучыларыбыз көмеш һәм бронза медальләргә лаек булдылар
-
Тынычлык дәресе. 01.09.2017

6 нчы сыйныфта үткәрелгән Тынычлык дәресе “Бөтен җир шарында тынычлык” җырын тыңлаудан башланды. Тынычлык сүзен ничек аңлатырсыз,-дигән сорауга укучылар:
-Яшәү, өмет, шатлык, сәламәтлек,-дип җавап бирделәр.
Тынычлыкның кадерен без кайчан һәм ничек аңлый башлыйбыз дигән сорауга, укучылар сугышны үз күзе белән күргән кешеләр аңлый дип җавап бирделәр. Һәм укучылар өч кыз язмышы белән танышты. Бу Таня Савичева, Садаки Сасако, Саманта Смит. Кыска гомерле бу балаларга куелган мемориал такта һәм һәйкәлләр аларның тынычлык яклы булулары турында сөйли.
Димәк, без нәрсә яклы икән? Без бу дөньяга ярату, җирне матурайту өчен килгән. Без тынычлык яклы.
-
Бакча эшләре дәвам итә. 16.08.2017

-
Янтуган урта гомуми белем мәктәбендә яңа уку елына кабул итү комиссиясе булып китте. 03.08.2017

-
Помидор, кыяр үстерәбез. 31.07.2017

-
Түтәлләрне чистарту. 15.07.2017

-
Чыгарылыш кичәсе. 24.06.2017

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары өчен зур бәйрәм.Укучылар өчен генә түгел, укытучылар өчен дә әти-әниләр өчен дә бүген шатлыклы көн.Лачындай 4 егетебез кулларына аттестат алдылар. Имтиханнар инде артта калды.Без аларга киләчәк тормышларында уңышлар теләп 10 нчы сыйныфка укырга килүләрен теләп калабыз.
И мәктәбем, күңел җырым аша ,
Җитсен сиңа олы рәхмәтем.
Мин һаманда укучысы әле,
Тормыш дигән олы мәктәпнең.








