Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
6 нчы июнь-Пушкин туган көн 07.06.2019

Укучылар өчен авыл китапханәсендә Пушкин иҗатына багышланган кичә булды. Алар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, викторина сорауларына җаваплар эзләделәр, шагыйрь турында өстәмә мәгълүмат алдылар.
-
1 нче июнь-балаларны яклау көне 03.06.2019

1 нче июнь көнне мәктәбебездә зур бәйрәм булды. Ул “Күңелле балачак” дип аталды. Башлангыч сыйныф укучылары арасында “Иң яхшы шигырь сөйләүче”, “Иң яхшы җырлаучы”, “Иң матур биюче” дигән номинацияләрдә бәйгеләр оештырылды. Һәр укучы тырышып әзерләнгән, һәркемнең җиңүче буласы килде. Жюри әгъзалары җиңүче һәм призёрларны билгеләделәр. Аларга грамоталар һәм тәмле бүләкләр тапшырылды. Һәрвакыт шулай күңелле һәм сәнгатьне яратып яшәгез.
-
Күңелле балачак 03.06.2019

Балаларны яклау көнендә бәйрәм табигать кочагында дәвам итте. Балалар өчен монда да кызыклы уеннар буенча ярышлар үткәрелде. Төрле уеннарда җиңүчеләр бүләкләргә ия булдылар. Уеннардан һәр бала канәгать калды. Бәйрәмне оештыручы укытучы апаларына һәм авыл китапханәсе мөдире Фәридә апаларына рәхмәт белдерделәр.
-
Булачак солдатлар 31.05.2019

28 нче майдан-31 нче майга кадәр 10 нчы сыйныф егетләре хәрби җыеннарда булып кайттылар. Безнең мәктәптән 4 нче взвод составында Фаиль катнашты. Укучылар бу җыеннарда бик күп төрле спорт һәм хәрби уеннарда катнаштылар һәм сынатмадылар.
-
25 нче май-соңгы кыңгырау бәйрәме. 27.05.2019

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау бәйрәме үтте. Бәйрәмдә әти-әниләр, район администрациясе һәм мәгариф бүлеге вәкилләре, авыл җирлеге башлыгы, “Бола” хуҗалыгы хезмәткәрләре, мәктәп коллективы катнашты. Һәркем балаларга үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр, имтиханнарда уңышлар теләделәр. Укучылар исә әдәби-музыкаль чара күрсәттеләр, соңгы кыңгырауны чыңлаттылар. Ак юллар, зур уңышлар сезгә, балалар.
-
Ата-аналарга һәм балаларга соңгы күрсәтмәләр 25.05.2019

9 нчы, 11 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен сыйныф җыелышы үткәрелде. Ул имтиханнар алдыннан соңгы документлар белән таныштыруга, укучыларга һәм ата-аналарга имтиханнар алдыннан нинди таләпләрне үтәргә тиешлекләрен аңлатуга багышланды. 9 нчы сыйныф укучыларының имтиханнардан соңгы траекториеләре буенча да фикер алышынды, киңәшләр җиткерелде.
-
“Укучының мәдәни көндәлеге” проекты җиңүчесе 24.05.2019

2019 нчы ел өчен “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты эшенә йомгак ясалды. Безнең мәктәптән җиңүче 4 нче сыйныф укучысы Сәмитова Алинә булды. Ул республикакүләм йомгаклау тантанасына чакырылды һәм бик күп бүләкләр, Җиңүче дипломына ия булды. Афәрин, Алинә! Котлыйбыз!
-
Балаларның куркынычсызлыгын саклау чарасы 24.05.2019

Балаларның куркынычсызлыгын саклау айлыгы кысаларында мәктәбебездә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклап эвакуация күнегүләре үткәрелде. Барлык балалар, укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре эвакуацияләнде. Төп кимчелекләр аңлатылды.
-
Без спортны яратабыз 24.05.2019

Балаларны яклау көне уңаеннан бик күп төрле спорт уеннары оештырылды: йөгерү, озынлыкка һәм биеклеккә сикерү, турникта күтәрелү, граната ату һ.б. ГТО нормалары тапшыру буенча да күнегүләр оештырылды.
-
Күңелле уеннар 24.05.2019

Балаларны яклау көнендә төрле кызыклы уеннар да оештырылды: бүләкләр кисү, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка куеп авызга кабып йөгерү, чүлмәк вату һ.б. Соңыннан балалар алып килгән тәмле ризыклары белән сыйландылар. Табигать кочагында уйныйсы бик күңелле булды.






