Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
Грипп – куркыныч чир 20.01.2020

16 нчы гыйнвар көнне мәктәп укучылары өчен ФАП фельдшеры Гарафутдинова Р.Ш. гриппка каршы профилактик чаралар турында әңгәмә уздырды. Әңгәмә барышында укучылар грипп эпидемиясе вакытында гигиена кагыйдәләрен үтәү, саф һавада йөрү, зарарлы гадәтләр белән мавыкмаска, физик күнегүләр белән шөгыльләнергә кирәклек турында мәгълүмат алдылар. Төрле информацион плакатлар белән таныштылар.
-
Информация по ВПР, ОГЭ и ЕГЭ 17.01.2020

-
Гражданнар җыены. 15.01.2020

14 нче гыйнварда авыл мәдәният йортында гражданнар җыены булды. Анда район җитәкчеләре, төрле учреждение һәм ведомство вәкилләре, авыл җирлеге һәм “Бола” хуҗалыгы җитәкчеләре катнашты. Алар көн кадагындагы мәсьәләләр буенча чыгышлар ясадылар, авыл халкына тормыш-көнкүреш өлкәсендәге үзгәрешләр, яңа күрсәтмәләр, проектлар турында мәгълүмат бирделәр. Авыл һәм авыл җирлегендәге учреждение җитәкчеләре үз эшчәнлекләре турында халык алдында отчет бирделәр. Аксу мәктәбе директоры да отчет ясады.
-
Олимпиада җиңүчеләре 31.12.2019

30 нчы декабрь көнне фән олимпиадаларының муниципаль этабында җиңү яулаган укучыларны котлау булды. Безнең татар теле һәм әдәбияты буенча җиңүче 3 укучыбыз да бу чарада катнаштылар. Аларга Дипломнар һәм Кыш бабай бүләкләре тапшырылды. Афәрин, балалар!
-
Методик семинарда 26.12.2019

25 нче декабрьдә тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик семинары булды. Ул Буа краеведик музее базасында үтте. Темасы: “Историческое краеведение как важное средство связи школы с жизнью”. Семинарда тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гүзәл Завитовна мәктәбебездә эшләп килүче тарихи почмак турында эчтәлекле чыгыш ясады.
-
Мәктәбебездә Яңа ел бәйрәме. 26.12.2019

26 нчы декабрь көнне мәктәптә Яңа ел бәйрәме шаулап үтте. Зал матур итеп бизәлгән, түрдә Яңа ел кунагы-купшыланган чыршы. Иртәнге якта башлангыч сыйныф һәм 5, 6 нчы сыйныф укучылары үзләренең матур программалары буенча чыгыш ясадылар. Шигырьләр, җырлар яңгырады, дәртле биюләр күрсәтелде. Һәр сыйныф укучылары да тырышып әзерләнгәннәр. Аларның тамашаларын карарга Кыш бабай белән Кар кызы да килделәр. Афәрин, балалар.
-
Яңа ел алды ярминкәсе. 24.12.2019

Мәктәбебездә татлы ярминкә оештырылды. Балалар тәмле ризыклар пешереп килделәр. Һәркем татлы нигъмәтләрне алып калырга ашыкты. Балаларга ярдәм иткән әти-әниләргә дә рәхмәт белдерәбез. Яңа еллар матур һәм сый-нигъмәтле булсын.
-
“Учитель года-2020” “Ел укытучысы-2020” 20.12.2019

“Ел укытучысы-2020” бәйгесе кысаларында куст этабы бәйгеләре бара. Безнең мәктәптән бу бәйгедә биология укытучысы Шафигуллина Дилбәр Мансуровна катнашты. Ул “Чәчәк төркемнәре” темасы буенча 6 сыйныф укучылары белән бик уңышлы дәрес күрсәтте. Мастер-классы да шул темага туры китерелгән иде. “Биология дәресләрендә3D модельләштерү технологиясен куллану”. Укытучыга киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
-
Финанс грамоталылыгы дәресләре. 18.12.2019

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы җитәкчелегендә укучылар он-лайн финанс грамоталылыгы дәресләрендә булдылар. Инвестиция, биржа, бизнес һ.б. мөһим темалар буенча лекцияләр тыңладылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларын яздылар; лекция укучы куйган сорауларга да җаваплар бирделәр. Дәресләр бик үзенчәлекле, тормышчан, кызыклы һәм бик кирәкле.
-
Һөнәрле утта янмый, суда батмый. 10.12.2019

Россиядә һөнәрләр елы уңае белән укучыларыбыз ел дәвамында бик күп һәнәрләр турында өйрәнделәр, укыдылар, эзләнделәр. Иң мөһиме: алар күбрәк авыл җирлеге өчен кирәкле һөнәрләргә басым ясадылар. Бу табигый дә, чөнки алар бу һөнәр ияләре, аларның эшләре белән һәр көнне очрашып торалар. 9 нчы декабрь көнне мәктәбебездә һөнәрләр елын йомгаклау тантанасы булды. Һәр сыйныф билгеле бер һөнәргә багышланган тамаша күрсәтте. Тракторчылар, шофёрлар, сыер савучылар, бозау караучылар, игенчеләр, агрономнар булды алар. Укучыларыбыз бу һөнәрләрнең иң кирәкле һөнәр икәнлеген күрсәттеләр. Туган җиребездә, һөнәрле булып, бәхетле һәм мул яшәргә мөмкин икәнлегенә төшенделәр.






