Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | Sub.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
-
«Бөек Җиңүгә – 70 ел” проекты. 28.02.2015

3 нче сыйныф укучылар (сыйныф җитәкчесе – Васильева Г.Ф) «Бөек Җиңүгә – 70 ел” проекты кысаларында, сугыш чоры балалары турында информация туплап, “Без – буразнадан чыккан балалар” исемле буклет ясадылар. Укучылар сугыш чорында туган балалар, ягъни бүгенгесе көндә әби – бабайлары турында бик күп материаллар туплый алдылар.
-
Мәктәп беренчелегенә биатлон ярышлары. 27.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәктәп беречелегенә биатлон буенча эстафета үтте.
-
Юбилей медальләре тапшырылды. 26.02.2015

Илебез тарихында еллардан елларга, гасырлардан гасырларга алтын хәрефләр белән язылган 70 нче Җиңү язы килә. Без 70 ел инде көнебезне аяз күк, якты, бәхетле кояш белән башлыйбыз. Төннәребез тыныч төшләр күреп үтә. Узган һәр ел безне 1418 көнгә сузылган Бөек Ватан сугышыннан ераклаштыра. Еллар узган саен аның дәһшәте, куркыныч авазы кими бара. Мин сугышны авызыннан утлы ут бөркеп торучы аждаһа белән тиңләргә телим. Меңнәрчә, миллионнарча яп-яшь егет-кызларыбыз, бабайларыбыз әлеге утка кереп, киләчәк буынның бәхетле тормышы өчен гомерләрен корбан иткәннәр. Безнең якларда бомбалар да шартламаган, снарядлар да сызгырмаган. сугыш кайдадыр еракта барган. Ә дары төтене, толлык хәсрәте берәүне дә читләтеп узмаган. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел узса да, ул бабайларыбызның хәтерендә, күнел ярасында, йөрәгендә утлы ялкынын сиздертеп тора. Еллар буе сыкраган тәннәр, үзенең барлыгын белгертеп, саркып торучы яралар…
-
Котлыйбыз!!! 25.02.2015

Мәктәбебезнең яшь укытучысы Сабирова Гөлчәчәк Рифкать кызы "Педагогический дебют" номинациясе җиңүчесе. Без аны тәүге җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз.
-
ӘТИЛӘР СҮЗЕ - КҮҢЕЛНЕҢ КҮЗЕ. 25.02.2015

Кадерле әтиләребез Һәм аларга алмашка үсүче егетләребез! Без Сезнең барчагызны да шушы бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә алдагы тормышыгызда зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек , озын гомер телибез.
-
Алар батырлыгы мәңгелек 25.02.2015

25 февраль көнне “ Алар батырлыгы мәңгелек” дип исемләнгән тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Укучыларыбыз Балтач районының Советлар Союзы Геройлары белән таныштылар.
Җиңу исәпсез – хисапсыз корбаннар аша яуланды. 70 ел гомер узды, тагын дистәләрчә еллар үтәр , буын арты буын алышыныр. Ләкин Бөек Җиңү һәм шушы җиңүне яулап алган сугыш һәм тыл ветераннарының, Геройларыбызның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге яшәр. Илләрнең тыныч , көннәрнең аяз булуы белән без сезгә бурычлы.
Күпләр башын салды изге яуда,
Кайталмады туган ягына.
Теләсә дә аяк баса алмады
Җиңүдән соң тормыш язына.
Күрәлмады кабат туган йортын,
Якыннарын , газиз баласын.
Һәлак булды , яклап геройларча
Туган җирен , Ватан- ананы.
-
Хоккей! 24.02.2015

"Аҗаган" атналыгы кысаларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап һәм ГТО нормаларына әзерлек максатыннан мәктәптә хоккей ярышлары бара.
-
Презентация «Боль Хатыни» 24.02.2015

Ученики 8 класса посмотрели презентацию «Боль Хатыни» и узнали, что ни на одной самой подробной географической карте не найдут сегодня этой белорусской деревни. Она была уничтожена фашистами весной 1943 года.
-
Ватанны саклаучылар көне белән 23.02.2015

Хөрмәтле ир-егетләр!
Сезне чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет,
муллык, һәр эшегездә уңышлар теләп калабыз.
Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!
Сез көчле ,сез батыр,сез—безнең куаныч!
Сез—алтын багана, гаиләдә сез --терәк !
Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк !
Сезнең тормыш юлыгызда,
Очрамасын киртәләр.
Гел шатлыклар,гел бәхетләр
Алып килсен иртәләр.
-
Тәрбия сәгате "Җиңүгә илткән юл". 22.02.2015

20 февраль көнне “Җиңүгә илткән юл” дип исемләнгән тәрбия сәгатләре үтте. Әлеге тәрбия сәгате кысаларында укучыларыбыз авылыбызның батыр солдатлары турында белделәр, тыл ветераннарының авыр һәм катлаулы, ләкин Җиңүгә илткән тормыш сукмаклары белән таныштылар.















