Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | Sub.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << ( 191 ) 192 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Физика фәненең тормышта киң кулланылышы 18.12.2014

Атналык кысаларында үткән чарада физика фәненең тормышта киң кулланылышы күрсәтелде. Укучылар үзләре кызыксынган сорауларга җаваплар таптылар. Физика укытучысы Фаязов Әхмәт Фаязович төрле тәҗрибәләр белән укучыларны шаккатырды.
-
Физикадан ачык дәрес. 16.12.2014

Математика, физика, информатика атналыклары кысаларында 8нче сыйныфта физикадан «Электр тогы, электр тогы чыганаклары» темасына ачык дәрес күрсәтелде. Укучыларга дәрес бик ошады. Дәрес әзерлекле иде, үткәрелгән тәҗрибәләр укучыларның белемнәрен ныгытуга файдалы булды.
-
"Билгесез солдат" 15.12.2014

Классларда Билгесез солдат көненә багышлынгын тәрбия сәгатьләре узды.
-
“Творите, что хотите” конкурсы. 15.12.2014

8 нче сыйныф укучысы Нурмөхәммәтова Әдилә Бөтенроссия “Творите, что хотите” конкурсында катнашып 1урын алды һәм диплом белән бүләкләнде.
-
ЗАЛИНГ-2014. 15.12.2014

12,13 декабрь көннәрендә, Казан шәһәренең 35нче номерлы мәктәп базасында, Татарстан Республикасы укучылары арасында спортзал шартларында туризм ярышлары булып узды. Балтач муниципаль районы данын яклап алдагы укучылар чыгыш ясады:
1. Вафин Булат.
2. Вафин Ильсур
3. Ильин Дмитрий
4. Иванов Вадим
5. Хабиев Ильшат
6. Хадеев Даниф
7. Габделхаков Риназ
8. Николаева Индира
9. Хөснетдинова Алиса
14-15 яшьлек укучылар арасында шәхси беренчелектә команда I урынга лаек булды.
Шәхси беренчелектә:
1. Хөснетдинова Алиса - 1 урын.
2. Вафин Булат - 2 урын.
Парлап чабу дистанциясында:
1. Вафин Булат һәм Вафин Ильсур - 2 урын.
2. Ильин Дмитрий һәм Хөснетдинова Алиса - 1 урын.
-
Дмитриев Генннадий белән очрашу 15.12.2014

Башлангыч сыйныф укучылары Әфганстанда хезмәт иткән авылдашыбыз Дмитриев Генннадий белән очрашу үткәрделәр. Укучылар аның сөйләвен бик бирелеп тыңладылар, кызыксынган сорауларын бирделәр.
-
"Час кода" 11.12.2014

Бөтенрәсәй "Час кода" акциясында мәктәп укучылары актив катнашты.
-
Сугыш – йөрәк ярасы 11.12.2014

Башлангыч сыйныфларда Чечен сугышында катнашкан авылдашларыбызга багышлап «Сугыш – йөрәк ярасы» дигән темага тәрбия сәгатьләре уздырылды.
-
Котлыйбыз! 09.12.2014

4 нче сыйныф укучысы Фролова Миләүшә (җитәкчесе Антонова Н. Г.) коррупциягә каршы иҗади эшләр буенча республика конкурсында «Намуслы яшәргә кирәк!» номинациясендә 3 нче урынга лаек булды. 8нче декабрь көнне Казан Кремлендә бүләкләү тантанасында катнашты. Миләүшәне чын күңелдән җиңүе белән котлыйбыз!
-
"Аһәңле Татарстан" 07.12.2014

Фәезов Хәлил Рависович “Аһәңле Татарстан “ халык музыка уен коралларында уйнаучылар республика фестиваленең гала концертында гөсләчеләр ансамбле белән катнашып I- нче дәрәҗә лауреат дипломына һәм “Традицион халык уен коралларын торгызуга керткән өлеше өчен” дигән дипломга ия булды.















