Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | Sub.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
"Табигать - тиңсез хәзинә"
29.05.2017
Безнең максат : балаларга тирә - якны саклауның мөһимлеген, табигать байлыкларының файдалылыгын төшендерү;
әйләнә - тирә мохитне баетуга өлеш кертү омтылышы тудыру;
туган якка мәхәббәт;
халкыбызның гореф — гадәтләре белән горурлану хисе тәрбияләү;
-
"Туристик слет"та беренче!
27.05.2017
26-27 се көннәрендә үткәрелгән "Туристик слет"та Субаш командасы быел да беренчелекне бирмәде!
-
ПДН хезмәткәрләре белән очрашу!
26.05.2017
26 нчы май көнне ПДН хезмәткәрләре белән очрашу булып узды. Тирәнтен үткәрелгән инструктаж укучыларга җәйге каникулларны исән-имин үткәрергә юллама булды.
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме!
25.05.2017
25 нче май "Соңгы кыңгырау" бәйрәме ! Әлеге чара белән котларга Балтач башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Мустафин Р.Р. , ПДН хезмәткәре Назипова Л.Г.на , авыл җирлеге башлыгы Вафин Р.Б. һәм башка кунаклар килгән иде. Укытучылар һәм хезмәткәрләр тарафыннан куелган концерт әлеге бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.
-
Пробный "ОГЭ - 2017" 9 класс 18.05.2017

Бүген , ягъни 18 май көнне , чыгарылыш 9 сыйныф укучылары өчен рус теле фәненнән ОГЭ - 2017гә әзерлек буенча, МКУ "Управление образования БРИК " методисты Петрова Г.Н. катнашында диагностик тест эшләтелде , бәяләнде.
-
Мзрхәмәтле Татарстан 18.05.2017

-
"СТАРТ АП" 10.05.2017

3 МЕСТО В РЕСПУБЛИКАНСКИХ СОРЕВНОВАНИЯХ ПО СПОРТИВНОМУ ТУРИЗМУ СРЕДИ ОБУЧАЮЩИХСЯ "СТАРТ АП"
-
Каенсар авылында һәйкәл янында зур тантаналы кичә үткәрелде 08.05.2017

8 нче май көнне Каенсар авылында Гарифҗан Галиевич тарафыннан төзелгән һәйкәл янында зур тантаналы кичә үткәрелде.
Бүген әлеге сугыш тәмамлануга 72 ел тулды. Бүген - Җиңү көне. Сугышның ни икәнен бүген тагын бер тапкыр хәтердә ныгытырга мөмкинлек булды. Бу Гарифҗан Галиевичның укучыларга сөйләгән сугыш турындагын истәлекләрендә, әйткән теләкләрендә ачык яңгырады. . “Әгәр сез Бөек Ватан сугышының ни икәнен белмисез икән - интернеттан эзләгез, укыгыз, сугышның чын йөзен күрегез, балаларыгызга да сөйләгез. Киләчәктә шундый сугышларны булдырмыйк! Бар халык бер-берсен тигез күрсен, көнчелек һәм хөсетлек, үч һәм нәфрәт хисләре беркайчан да күңелебезгә үтеп кермәсен. Яныгыздагы кешегә карап елмаегыз, аны кочаклап алып бәйрәм белән котлагыз. Бу сугышта фашист нацистлары җиңү яулаган булса мин дә, сез дә, сезнең якыннарыгыз да булмас иде, мөгаен. Шатланыгыз... Тыныч зәңгәр күк йөзенә, анда балкыган кояшка карап сөенегез. Һәм киләчәктә дә тормышыбыз шундый аяз һәм тыныч булсын!”
Әлеге сугышта катнашып батырларча һәлак булган һәм бүген дә исән ветераннар алдында башыбызны иябез. Җиңү яулаган өчен зур рәхмәт! Саулык-сәламәтлек, аяз күк йөзләре телибез сезгә!
-
Субаш авылында зур тантана - Бөек Җиңү көне билгеләп үтелде! 08.05.2017

8 нче май көнне Субаш авылында зур тантана - Бөек Җиңү көне билгеләп үтелде. Бөек Җиңү сүзенең төгәл эчтәлеген, тулы мәгънәсен, чын җиңү хисен бүгенге көндә бары тик шул сугышта катнашкан ветераннарыбыз һәм сугыш ачысын тойган әби-бабайларыбыз гына беләдер, дип уйлыйбыз. Әлеге сугышта җиңү яулый алганнары өчен без дә алар белән бергә бәйрәм итәбез, аларның шатлыгын уртаклашабыз, аларга саулык-сәламәтлек телибез.
Республикабыз һәм район җитәкчелегенең олы рәхмәт хисләрен һәм котлау сүзләрен җиткерү өчен катнашкан Ильясов Р.М. та әлеге теләкләргә кушылды.
-
«ЭкоЯз 2017» акциясендә безнең өлеш.
03.05.2017
Татарстан Республикасының Экология министрлыгы тарафыннан уздырулычы «ЭкоЯз 2017» акциясенә Субаш мәктәбе укучылары бик теләп кушылдылар һәм табигатебезнең чисталыгын саклауда үзләренең өлешләрен кертергә теләк белдерделәр.















