Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | Sub.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Учебная эвакуация 15.10.2017

Янгын хәвефе сигналы дәрес вакытында яңгырады. Берничә секундтан коридор балалар белән тулды. Алдан өйрәнелгән эвакуация планы буенча укучылар һәм укытучылар санаулы минутларда мәктәп бинасыннан чыктылар. Барысы мәктәп каршындагы мәйданда тезелде. Өйрәнү тревогасы төгәл һәм бердәм үтте – ә бу эшкә әзерлек күрсәткече.
-
Россия күләмендә үтүче тикшерү эшләре 12.10.2017

2 сыйныф укучылары рус теленнән Россия күләмендә үтүче тикшерү эшләре эшләделәр.
-
Каенсар авылына 90 ел. 11.10.2017
10 октябрь көнне, 14.00 сәгатьтә Каенсар авылында "Авыл бәйрәме" оештырылды. "Авыл бәйрәме" ндә Каенсар авылы белән бәйле истәлекләр, тарихи вакыйгалар барланды.Әлеге чараны Бөек Ватан сугышы ветераны, Чепьядагы "Халыклар дуслыгы" музее директоры, үзе дә быел 90 яшьлек юбилеен билгеләп узган Гарифҗан абый Галиев үз теләге белән оештырды. Безнең мәктәбебез укучылары да шушы чарада актив катнаштылар. -
Мәктәп "Туган як" музеенда ТНВ каналы. 10.10.2017

Көз үзенең җылы кояшы белән генә тугел, куптән көтелгән кунаклары белән дә куандырды. Мәктәбебездә “Татарстан - Яңа Гасыр" каналы кунаклары укучыларыбыз белән берничә сәгать дәвамында бик җанлы әңгәмә алып бардылар.
Алар узләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды, ә безнен укучыларыбыз төрле бирелгән сорауларга төгәл һәм аңлаешлы итеп җавап бирделәр. Укучыларыбыз кунакларга мәктәп тормышы, "Туган як" музее эшчәнлеге, үзләренең кызыксынулары һәм талантлары турында сөйләделәр. Шунысы куанычлы, безнен мәктәп укучыларының үз-үзләрен тотышы, сөйләм осталыклары бик уңай бәяләнде. “Чиста итеп үз туган телләрендә сөйләшүчеләрне бик сирәк күрәбез”,- дип мактадылар килгән кунакларыбыз.
-
Укытучылар көне. 09.10.2017

5 октябрь-укытучылар көне уңаеннан "Укытучыңны котла!" акциясе уздырылды. Укучылар мәктәбебезнең барлык укытучыларын бәйрәм белән котлап открыткалар һәм чәчәкләр бүләк иттеләр.Укучыларның чын күңелләре белән әзерләнгән концерт кичәсен оештырган "Йолдыз" укучылар оешмасына зур рәхмәт .
-
Олимпиада эшләре! 06.10.2017

Талантлы балаларны ачыклау максатыннан мәктәбебез укучылары өчен олимпиада эшләре эшләтелә!
-
ОГЭ га әзерлек эшләре! 06.10.2017

9 нчы сыйныф укучылары өчен ОГЭ га әзерлек эшләре алып барылды!
-
"Яхшы кәеф" акциясе 06.10.2017

1.5 нче сыйныф укучылары тарафыннан барлык мәктәп укучыларына смайликлар таратылды.
2. " Йолдыз " укучылар оешмасы тарафыннан укучыларга "Яхшы кәеф өчен 10 киңәш " дип исемләнгән әңгәмә оештырылды.
-
Гафурзянова Алсу Фаил кызы өчен тавыш бирик! 05.10.2017

Балтач районы Субаш төп гомуми белем мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Гафурзянова Алсу Фаил кызы өчен тавыш бирик!
http://genyborka.ru/9106
-
Укытучылар көне. 05.10.2017

5 нче октябрь - "Йолдыз" оешмасы укучылары тарафыннан Укытучылар көне белән тәбрикләү оештырылды.Укытучыларга яхшы кәеф, күтәренке рух тарату безнең максат булып торды.















