Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Инглиз теле атналыгы 14.02.2015

Инглиз теле атналыгы
Инглиз атналыгы кысаларында мәктәптә күп төрле чаралар үтте. Инглиз теле укытучылары Кәримова Ч.З. һәм Гарифуллина Л.В. лар мавыктыргыч һәм кызыклы чаралар үткәрделәр.Укучылар актив катнаштылар.
-
Имтиханнарга әзерләнәбез 13.02.2015

Имтиханнарга әзерләнәбез
9 сыйныф укучыларын ОГЭга әзерләү максатыннан мәктәптә математикадан сынап карау имтиханы уздырылды.
-
“Хокук белгечләре” конкурсы 16.01.2015

“Хокук белгечләре” конкурсы
Мәктәп командасы район күләмендә үткәрелгән “Хокук белгечләре” конкурсында катнашып, уңышлы чыгыш ясады һәм диплом белән бүләкләнде.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 15.01.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап
Мәктәптә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау буенча план нигезендә төрле чаралар үтә. Ветераннарга багышланган стенд янында башлангыч сыйныф укытучылары укучыларга авылыбыз каһарманнары турында сөйләделәр.
-
Чыршы бәйрәме 27.12.2014

Чыршы бәйрәме
Югары сыйныф укучыларының “Яңа ел” бәйрәме үтте. Укучылар бу бәйрәмгә ныклап әзерләнгәннәр. Матур чыгышлар күрсәтеп, алар һәркемне сокландырды.
-
Кыш бабай бүләк өләшә 25.12.2014

Кыш бабай бүләк өләшә
Мәктәпкә бәйрәмнәр алдыннан Кыш бабай белән Кар кызы килделәр. Алар укучыларга яңа ел бүләге өләштеләр. Ә укучылар аларга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.
-
Чисталык дәресе 24.12.2014

Чисталык дәресе
Биология һәм химия укытучысы Рамазанова Г.Г. “Чисталык дәресе” үткәрде. Әлеге дәрестә табигатькә сакчыл караш турында сөйләштеләр, укучыларга экологик тәрбия бирелде.
-
Котлыйбыз!
19.12.2014
Котлыйбыз!
VIII сыйныф укучысы Гыйльманов Илфат технология фәне буенча муниципаль этапта җиңүче булды. Аны бу уңышы белән котлыйбыз. Әфәрин, Илфат!
Татар әдәбияты буенча муниципаль этапта да уңышларыбыз бар. Корбангалиева Әлфинә (10 сыйныф) – җиңүче, Хайруллина Илүзә (7 сыйныф) һәм Шәфигуллин Фаил (8 сыйныф) – призерлар. Киләчәктә дә уңышлар телибез сезгә!
-
“Милли тавыш – 2014” 19.12.2014

“Милли тавыш – 2014”
Район күләмендә үткәрелгән “Милли тавыш – 2014” проектында VIII сыйныф укучысы Гыйльманов Илфат конферансье номинациясендә чыгыш ясап, “Тамашачы симпатиясе призы” на ия булды һәм диплом белән бүләкләнде.
-
Яңа елга әзерлек 18.12.2014

Яңа елга әзерлек
Мәктәптә Яңа ел бәйрәменә әзерлекләр бара. Укучылар тырышып кардан сыннар ясыйлар, мәктәпне бәйрәмгә әзерлиләр һәм матур җыр-биюләр өйрәнәләр.














