Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
Котлыйбыз!
19.12.2014
Котлыйбыз!
VIII сыйныф укучысы Гыйльманов Илфат технология фәне буенча муниципаль этапта җиңүче булды. Аны бу уңышы белән котлыйбыз. Әфәрин, Илфат!
Татар әдәбияты буенча муниципаль этапта да уңышларыбыз бар. Корбангалиева Әлфинә (10 сыйныф) – җиңүче, Хайруллина Илүзә (7 сыйныф) һәм Шәфигуллин Фаил (8 сыйныф) – призерлар. Киләчәктә дә уңышлар телибез сезгә!
-
“Милли тавыш – 2014” 19.12.2014

“Милли тавыш – 2014”
Район күләмендә үткәрелгән “Милли тавыш – 2014” проектында VIII сыйныф укучысы Гыйльманов Илфат конферансье номинациясендә чыгыш ясап, “Тамашачы симпатиясе призы” на ия булды һәм диплом белән бүләкләнде.
-
Яңа елга әзерлек 18.12.2014

Яңа елга әзерлек
Мәктәптә Яңа ел бәйрәменә әзерлекләр бара. Укучылар тырышып кардан сыннар ясыйлар, мәктәпне бәйрәмгә әзерлиләр һәм матур җыр-биюләр өйрәнәләр.
-
Конкурста җиңү! 10.12.2014

Конкурста җиңү!
8 сыйныф укучылары Накипова Назлыгөл һәм Тәкыева Айгөл V республика күләмендә үткәрелгән “Үткәннәргә сәяхәт” дигән конкурсның йомгаклау тантанасында катнашып, дипломга ия булдылар.
-
Информатика Олимпиада
10.12.2014
Информатика фәне буенча үткәрелгән олимпиадада безнең мәктәп укучылары үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр.
8 класстан Галиахметов Айрат җиңүче
9 класстан Хәкимов Гамил җиңүче
10 класстан Хәкимова Фәнзилә призер(иң күп балл җыючы) булдылар.
Афәрин укучылар!
-
Әниләр бәйрәме 08.12.2014

Әниләр бәйрәме
Зур әзерлек белән мәктәптә “Әниләр бәйрәме” үтте. 11 сыйныф укучылары әниләргә багышлап монтаж куйдылар һәм башка сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән концерт булды. Бәйрәм бик матур узды
-
Без коррупиягә каршы! 07.12.2014

Без коррупиягә каршы!
Мәктәптә план нигезендә коррупциягә каршы профилактик чаралар декадасы башланып китте. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга тәрбия сәгатьләрендә әлеге темага дискуссияләр үткәрделәр.
-
Алтын куллы әнием! 07.12.2014

Алтын куллы әнием!
Әниләр бәйрәме алдыннан укучылар әниләренең кул эшләреннән “Алтын куллы әнием!” дип аталган күргәзмә ясадылар.
-
Педагог-оештыручылар семинары 03.12.2014

Педагог-оештыручылар семинары
“Мәктәп үзидарәсендә эш алымнары һәм юнәлешләре” дип аталган семинарга җыелган педагог-оештыручылар үз эшчәнлекләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмә эшлекле үтте һәм һәркем өчен файдалы булды.
-
Балалар шагыйрәсе белән очрашу 03.12.2014

Балалар шагыйрәсе белән очрашу
Балалар өчен матур шигырьләр иҗат итүче Йолдыз Шәрәпова мәктәбебезгә кунакка килде. Әлеге кызыклы очрашу укучыларда матур тәэсирләр калдырды.














