Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Чыршы бәйрәмнәре 28.12.2015

Чыршы бәйрәмнәре
Мәктәптә бик күңелле Яңа ел бәйрәмнәре үтте. Балалар төрле урман җәнлекләре булып киенеп, чыршы тирәли әйләнделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм күңелле үтте. Балалар бәйрәмнән бик кәнагәть калды.
-
Ата-аналар җыелышы
25.12.2015
Ата-аналар җыелышы
Мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы үтте. Әлеге җыелышта район больницасыннан врач Шаязданова Е.А. һәм хокук саклау органы вәкиле катнашты. Елена Амировна әти-әниләрне укучыларның медосмотр нәтиҗәләре белән таныштырды, яшүсмерләр арасында таралган кайбер авырулар турында сөйләде һәм үзенең киңәшләрен бирде.
-
“Йолдызлык – 2015” 23.12.2015

“Йолдызлык – 2015”
Мәктәбебез укучылары Гыйльманов Илфат, Сибагатуллина Алия, Габделхакова Гөлшаһидә һәм бию коллективы кызлары “Йолдызлык – 2015” конкурсының муниципаль этабында катнаштылар.
-
Электр энергиясенә сакчыл карашта булыйк! 22.12.2015

Электр энергиясенә сакчыл карашта булыйк!
Әлеге девиз астында мәктәптә 8-11 класс укучылары өчен тәрбия сәгате үтте. Укучыларга электр җиһазларыннан имин файдалану кагыйдәләре аңлатылды, электр энергиясенең кайда һәм ничек барлыкка килүе һәм безнең өйләргә нинди юллар белән үтеп керүе турында мәгълумат бирелде.
-
Без коррупциягә каршы! 22.12.2015

Без коррупциягә каршы!
“Без коррупциягә каршы!” исеме астында районда үткән сочинение конкурсында 9 сыйныф укучысы Такиева Айгөл 1нче урынга, 11 сыйныф укучысы Якупова Әлсинә 2нче урынга лаек булдылар һәм район башкарма комитетында үткәрелгән түгәрәк өстәл янында сөйләшүдә катнаштылар.
-
Мәрхәмәтлелек дәресе 21.12.2015

Мәрхәмәтлелек дәресе
Сыйныфларда “Мәрхәмәтлелек дәресләре” үтте. Әлеге чараларда укучылар нәрсә ул мәрхәмәтлелек, кем ул миһербанлы кеше, изге гамәлләр бүгенге көндә ни кадәр мөһим булуын аңлатырга тырыштылар
-
“Киләчәккә билет” бәйгесе 20.12.2015

-
Информатика олимпиадасы
18.12.2015
Информатика фәненнән район күләмендә үткәрелгән олимпиадада безнең мәктәп укучылары үзләренең күрсәткечләре белән сөендерделәр.
Шәрәфиева Нәзилә һәм Галиахметов Айрат призерлар булдылар.
Калган укучылар да:
TШиһапова Камилә
TГалимова Гөлгенә
TГозаеров Разил
TХәкимов Гамил
TХәкимова Фәнзилә
үзләренең күрсәткечләре белән алдынгылар сафында икәнлекләрен, булдырганлыкларын күрсәттеләр.
Укучыларга киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
-
“Голос” проекты 17.12.2015

Мәктәбебез укучылары “Голос” проектында катнаштылар. Уңышлы чыгыш ясап Сибагатуллина Алсу, Гарифуллина Гөлнара, Габделхакова Гөлшаһидә, Гильманов Илфат, Нәкыйпова Нәргизә 2нче турга уздылар.
-
сынау имтиханнары 16.12.2015

9 сыйныф укучылары математика фәненнән сынау имтиханнары эшләделәр.














