Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее».
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-27 |
| E-Mail: | SsaL.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Салаусский многопрофильный лицей" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Загидуллин Нурсиль Нурисламович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 176/Бездә 176 укучы |
| У нас учат: | 27/Бездә 27 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее». - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 ( 287 ) 288 289 290 >>
-
«Җырлы-биюле уеннар» түгәрәге эшчәнлеге. 17.10.2012

Тәрбия эшләре үзәгенеӊ «Җырлы-биюле уеннар» түгәрәге җитәкчесе Фатыйхова Зөбәрҗәт Шаһидулловна уку елыныӊ I чирегенә түгәрәк эшчәнлегенеӊ иҗат отчетын үткәрде.
-
Сау бул алтын көз. 17.10.2012

Мәктәптә көзне озату бәйрәмнәре башланды. III сыйныф укучылары оештырган кичә кызыклы уеннар белән истә калырлык булды.
Укытучылары: Латыйпова Сания Рашатовна; тәрбияче: Әхмәдуллина Рәхилә Әнәсовна; музыкаль җитәкче: Мифтахов Ирек Илгизарович.
-
Кул көрәшендә – беренче! 15.10.2012

13 нче октябрьдә СХПК «Кама» призына үткәрелгән кул көрәше ярышында 9 нчы сыйныф укучылары Мөхәрләмов Илгизәр, Фатыйхов Динар һәм 10 нчы сыйныфтан Әхмәтҗәнов Ренат I урынга лаек булдылар.
Молодцы, егетләр!!! Алга таба да мәктәп данын югарыда саклагыз.
-
Олимпиадалар 12.10.2012

Фән олимпиадаларының мәктәп этабы башланып китте.
-
Сез лаеклы хөрмәткә. 08.10.2012

Бүген, өлкәннәр көне уңаеннан, мәктәбебездә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкән укытучыларыбыз һәм мәгариф хезмәткәрләре чәй өстәленә чакырылды.
-
Өлкәннәргә хөрмәт, рәхмәт аларга! 06.10.2012

Өлкәннәр көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары әбиләрен кунакка чакырды.
-
Бәйрәм белән, укытучым! 05.10.2012

Хөрмәтле коллегалар! Сезне һөнәри бәйрәмебез – «Укытучылар көне» белән котлыйбыз. Эшләрегездә зурдан-зур уңышлар, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, сәламәтлек теләп калабыз.
Укытучы!
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы,
Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора
Алар сине әниседәй якын күрә.
Еласалар, син аларны юатасың,
Боексалар, син аларны уйнатасың,
Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,
Орышасың кайчагында җайлап кына.
Укытучы!
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта батыр да син, сабыр да син,
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтеңдә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә. -
Рәхмәт сезгә 10 нчы сыйныф укучылары! 05.10.2012

Бүген мәктәпкә иң беренчеләрдән булып 10 нчы сыйныф укучылары килде. Алар мәктәпнең бусагасыннан ук һәр укытучыны каршы алып, аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, чәчкәләр һәм открытка тапшырдылар.
-
Укучыларыбыз котлавы! 05.10.2012

Бүген 10 нчы сыйныфлар җитәкчелегендә укытучылар көненә багышланган кичә булып узды. Кичә җыр - биюләр һәм укучылар башкаруында төрле дәресләргә пародияләр күрсәтү белән үрелеп барды.
-
Өлкәннәр көне белән! 01.10.2012

1 нче октябрь - Өлкәннәр көне. Шушы уӊайдан укучылар һәм укытучылар тарафыннан өлкәннәрне котлап открыткалар таратылды.
Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.












