Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее».
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-27 |
| E-Mail: | SsaL.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Салаусский многопрофильный лицей" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Загидуллин Нурсиль Нурисламович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 176/Бездә 176 укучы |
| У нас учат: | 27/Бездә 27 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее». - новости
Страницы: << 271 ( 272 ) 273 274 275 276 277 278 279 280 >>
-
Үзидарә җыелышы 02.10.2013

Бүген лицейда үзидарә җыелышы булып узды. Җыелышта класс командирлары презентацияләр әзерләп үткән елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясадылар.
-
Лидер сайлаулары 02.10.2013

Бүген үзидарә җыелышыннан соӊ лидер сайлаулары булды. Тәкъдим ителгән 4 кандидат арасыннан 10 нчы сыйныф укучысы Габдрахманова Рүзия, иӊ күп тавыш җыеп, мәктәбебезнеӊ лидеры булды. Без аны чын күңелебездән котлыйбыз һәм зур уңышлар телибез!
-
Көзге муллык. 01.10.2013

Көз лицей хуҗалыгын мул уӊыш белән сөендерә. Арендага алынган җирдә үстерелгән бәрәӊге мул булды. Бүген исә тәҗрибә участогында үстерелгән кишер, чөгендерне җыю эшләре бара.
-
Өлкәннәр көне белән. 01.10.2013

Буген мәктәбебез укучылары тимурчылык итүче әби-бабайларны өйләренә барып өлкәннәр көне белән котлады. Аларга үзидарә укучылары ясаган открыткалар һәм чәчәкләр тапшырылды.
-
«Тәрбиячеӊне котла» акциясе 27.09.2013

Бүген мәктәбебезнеӊ актив укучылары «Сөмбелә» балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, аларга укучыларныӊ үзләре ясаган открыткалары һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.
-
Ата – аналар җыелышы 27.09.2013

Бүген мәктәптә ата – аналар җыелышы булды. Көн тәртибендә:
1. «Россия – 10» проекты буенча тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Нигъматуллина Алсу Мөдәрисовна чыгышы.
2. Балалар бакчасы мөдире Закирова Лилия Ринатовна: «Лицей һәм балалар бакчасы арасындагы дәвамчанлык.»
3. Лицей директоры Закирова Люция Харисовна: «Мәктәпнеӊ үсеш программасы»
4. Юлларда балалар куркынычсызлыгы турында ЮХИДИ җитәкчесе Шафигуллин Фәргать Тәлгатович чыгышы.
5. «Терроризм һәм экстремизм», «Наркотикларга каршы көрәш», «Ришвәтчелек» темалары буенча прокурор ярдәмчесе Шарифуллин Фәрит Гомәрович чыгышы.
6. Участок милиционеры Гыйлемҗанов Фердинад Шәрифҗанович чыгышы: Терроризмнан саклану чаралары һәм мошенниклар капкынына эләкмәү.
-
Курск дугасындагы сугышка – 70 ел. 25.09.2013

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Накипов Айдар Рафаэлевич, Курск дугасындагы сугышка 70 ел тулу уңаеннан, тематик дәресләр үткәрде.
-
«Кросс Наций – 2013» 21.09.2013

Бүген мәктәптә «Кросс Наций – 2013» йөгереше үткәрелде.
-
Мәгариф һәм Фән министры Энгель Навапович Фаттахов бездә кунакта. 14.09.2013

Бүген Мәгариф һәм Фән министры Энгель Навапович Фаттахов, Балтач муниципаль районы администрация башлыгы Рамил Рашитович Нутфуллин, Балтач район башкарма комитеты мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлнара Зәкәриевна Габдрахманова, Салавыч күппрофильле лицее базасында булып, лицейныӊ эш юнәлешләре белән таныштылар.
-
ЮХИДИ җитәкчесе белән очрашу. 12.09.2013

Мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары өчен ЮХИДИ җитәкчесе Фәргат Тәлгатович Шафигуллин белән очрашу оештырылды. Фәргат Тәлгатович юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә алып барды, истәлекле бүләкләр тапшырды. Укучылар өчен бу файдалы һәм кызыклы очрашу булды.












