Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее».
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-27 |
| E-Mail: | SsaL.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Салаусский многопрофильный лицей" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Загидуллин Нурсиль Нурисламович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 176/Бездә 176 укучы |
| У нас учат: | 27/Бездә 27 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее». - новости
Страницы: << ( 271 ) 272 273 274 275 276 277 278 279 280 >>
-
“Ягез әле, кызлар!” 26.10.2013

“Ягез әле, кызлар!” исеме астында 5 – 6 нчы сыйныфы кызлары арасында чәч бизәгечләре ясау конкурсы узды.
-
КФУ ныӊ Фундаменталь Медицина һәм Биология Институты бүлеге мөдире Мавлюдова Ләйлә Усмановна белән очрашу 24.10.2013

Бүген 8- 11 нче сыйныф укучылары КФУ ныӊ Фундаменталь Медицина һәм Биология Институты бүлеге мөдире Мавлюдова Ләйлә Усмановна белән очраштылар.
-
«Гаилә һәм Мәктәп» журналы хезмәткәрләре белән очрашу. 18.10.2013

Бүген 11 нче сыйныф укучылары «Гаилә һәм Мәктәп» журналы хезмәткәрләре Хәмзә Бәдретдинов, Надия Шәйхетдинова һәм Рамилә Нутфуллина белән очраштылар. Укучылар үзләре кызыксынган сорауларга җаваплар алдылар, журналда күрергә теләгән рубрикаларын тәкъдим иттеләр.
-
Сингапур методикасы 18.10.2013

Салавыч күппрофильле лицее базасында «Совершенствование качества преподавания в Республике Татарстан» проекты кысаларында сингапур методикасы буенча укулар башланды.
-
Дәреслекләр тотылышын тикшерү
17.10.2013
Үзидарә членнары дәреслекләр тотылышын тикшерү буенча рейдка чыктылар.
-
Юл йөрү кагыйдәләренә багышланган кроссвордлар конкурсы 11.10.2013

9Б сыйныфы укучысы Галиева Гөлшат, ЮХИДИ уздырган юл йөрү кагыйдәләренә багышланган кроссвордлар конкурсында катнашып, II призлы урынга лаек булды. Аңа, ЮХИДИ җитәкчесе Шафигуллин Фәргать Тәлгатович тарафыннан, истәлекле бүләк һәм грамота тапшырылды.
-
Без ярышабыз! «Орлык әзерләү технологиясе» 10.10.2013

Лицейда чәчәк орлыклары җитештерү буенча 7 нче сыйныфлар арасында ярыш игълан ителде.
-
Мониторинглар 09.10.2013

Белем бирү йортларында укучыларныӊ белем сыйфаты мониторингы бара. 6 нчы һәм 8 нче октябрьдә 5 нче сыйныфта рус теле һәм математикадан нәтиҗәләр бәяләнде. 9 нчы октябрь көнне 9 нчы сыйныф укучылары математика буенча БДИ форматында сынау тестлаштыруы уздылар.
-
Ярминкә 05.10.2013

Бүген районыбыз үзәгендә ярминкә уздырылды. Ярминкәдә узенеӊ көзге уӊышлары белән безнеӊ лицеебыз да катнашты.
-
Бәйрәм белән, укытучым! 05.10.2013

Укытучылар һәм өлкәннәр көне уӊаеннан лицеебызда бәйрәм концерты оештырылды. Аларны котларга балалар бакчасыннан нәни дусларыбыз да килгән иде. Концерттан соӊ барлык укытучылар лицей ашханәсендә алтын куллы поварларыбыз әзерләгән ризыклар белән сыйландылар.












