Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее».
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-27 |
| E-Mail: | SsaL.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Салаусский многопрофильный лицей" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Загидуллин Нурсиль Нурисламович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 176/Бездә 176 укучы |
| У нас учат: | 27/Бездә 27 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее». - новости
Страницы: << ( 261 ) 262 263 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
"Туган тел" айлыгы 22.04.2014

Лицей филиалы Биктәш башлангыч мәктәбендә "Туган тел "айлыгы кысаларында күңелле чаралар үткәрелде. "Сөйкемле Шүрәле" республика конкурсында 2 укучы үзенең кул эше белән I турда катнашты, әти-әниләр белән Г.Тукай әсәрләре буенча кул эшләре, укучыларның рәсем күргәзмәсе, аның әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнарны карау, презентацияләр белән танышулар оештырылды һәм, елдагыча, балалар иртәсе - Шигырь бәйрәме уздырылачак.
-
Тукай атналыгы 21.04.2014

Лицей филиалы Сәрдегән башлангыч мәктәбендә Тукай атналыгы башланып китте. Укучылар үзләренең иҗади эшләре белән "Сөйкемле Шүрәле" конкурсында катнаштылар, Габдулла Тукай шигырьләренә карата рәсемнәр ясадылар.
-
Котлыйбыз! 19.04.2014

Республика күләмендә үткәрелгән "Тайны родного края" конкурсының муниципаль этабында "Дуслык" балалар оешмасы "Минем гаиләм Бөек Ватан сугышы елларында" номинациясендә 1 урынны яулады.
-
Иҗат отчеты 18.04.2014

Бүген лицейныӊ иҗат отчеты булды. Укытучылар коллективы әти-әниләр, авыл халкы өчен, Салавыч авылыныӊ мәдәният йортында Илдар Юзеевныӊ «Кыр казлары артыннан» спектаклен куйдылар.
-
Математика укытучыларыныӊ республикакүләм фестивале 16.04.2014

Арча муниципаль районы Яӊа Кенәр лицеенда уздырылган математика укытучыларыныӊ республикакүләм фестивалендә, лицеебызныӊ математика укытучысы Федрова Эльвира Витальевна катнашып, «Мәйданнар һәм күләмнәр» темасына мастер класс күрсәтте.
-
Конкурсларда җиӊү яулыйбыз! 14.04.2014

5 нче сыйныф укучысы Рафиков Алмаз «Дустыӊга елмаю бүләк ит» бөтенроссия фотоконкурсында, «Аҗаган уеннары» фотосурәте белән катнашып, III нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе: Зиганшин Ильнур Ильфатович)
-
«Иҗади манзара» газеталар конкурсы 12.04.2014

«Туган тел» айлыгы кысаларында лицеебызда сыйныфлар арасында «Иҗади манзара» дип исемләнгән газеталар конкурсы игълан ителде.
-
«Моё английское Портфолио» 11.04.2014

Район күләмендә 9-11 нче сыйныфлар арасында үткәрелгән «Моё английское Портфолио» конкурсында 10 нчы сыйныф укучысы Габдрахманова Рүзия 2 нче урынга лаек булды.
-
«Без кабызган утлар» 10.04.2014

Гаилә һәм мәктәп журналы редакциясе үткәргән «Без кабызган утлар» бәйгесендә актив катнашкан өчен 5 нче сыйныф укучыларына, редакция хезмәткәрләре тарафыннан, диплом һәм бүләкләр тапшырылды.
-
“Әлифба” авторлары хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды 04.04.2014

Арча педагогика көллиятендә “Әлифба” китабы авторлары, гаилә корып бергә балалар үстергән Рәмзия апа Вәлитова белән Сәләй ага Вагыйзов хөрмәтенә шимбә көнне истәлек тактасы ачылды. Ул көнне Рәмзия апаның тууына - 100 ел. Узган ел көзен көллияттә Сәләй ага Вагыйзовның 105 еллыгын билгеләп үттеләр. Алар - озак еллар Арча педагогика көллиятендә эшләгән абруйлы укытучы-галимнәр. Көллияттә “Әлифба” музее эшләп килүе дә олы шәхесләребезнең хезмәтенә зур бәя, дип кичәге санында яза “Арча хәбәрләре” газетасы.












