Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее».
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-27 |
| E-Mail: | SsaL.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Салаусский многопрофильный лицей" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Загидуллин Нурсиль Нурисламович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 176/Бездә 176 укучы |
| У нас учат: | 27/Бездә 27 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее». - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 ( 256 ) 257 258 259 260 >>
-
Лидер сайлаулары 27.09.2014

Лицеебызда «Дуслык» балалар оешмасы эшләп килә. Бүген оешмага яӊа лидер сайлаулары үткәрелде. Сайлауларда 9 нчы сыйныф укучысы Якупов Рәдис җиӊүче дип табылды.
-
«Үзе сөйләүче стеналар» 27.09.2014

Лицейда Сингапур уку-укыту алымнарын кертү киӊ колач ала. Бүген бездә «Үзе сөйләүче стеналар» гамәлдә.
-
Тәрбиячеләр көне 26.09.2014

«Дуслык» балалар оешмасы төрле акцияләрдә бик теләп катнаша. Тәрбиячеләр көне уӊаеннан «Тәрбиячеӊне котла» кысаларында укучылар Салавыч балалар бакчасында үзләренеӊ тәрбиячеләрен бәйрәм белән котладылар.
-
«Экстремизмга – юк!» 26.09.2014

Лицейда «Экстремизмга – юк!» айлыгы уӊаеннан күп кенә чаралар үткәрелә. Бүген айлыкныӊ чираттагы чарасы буларак укучыларга «Древо мира» һәм «Взбесившийся автобус» фильмнары күрсәтелде.
-
Укучыларныӊ үзидарә җыелышы 25.09.2014

Бүген лицей укучыларыныӊ үзидарә җыелышы узды. Җыелышта узган 2013-2014 нче уку елында клублар эшчәнлегенә анализ ясалды. Агымдагы елга максат бурычлар билгеләнде.
-
Көзге муллык 24.09.2014

Лицейныӊ тәҗрибә бакчасында ел саен ашханәдә туклануыбыз өчен яшелчәләр үстерәбез. Быелгы көздә дә кишер һәм чөгендердән мул уӊыш җыеп алдык.
-
Иртәнге гимнастика 23.09.2014

Лицейда сәламәт яшәү рәвеше пропагандасы дәвам итә. Укучылар һәр иртәдә бердәм рәвештә иртәнге гимнастикага тезеләләр.
-
Фән олимпиадаларыныӊ мәктәп этабы 22.09.2014

Фән олимпиадаларыныӊ мәктәп этабы башланып китте. Бүген укучыларыбыз биология фәненнән үз көчләрен сынап карадылар.
-
«Милләтләр кроссы» 20.09.2014

Бүген лицейда Россия күләмендә үткәрелүче «Милләтләр кроссы» узды. Лицейда һәм филиалларда укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр бердәм рәвештә йөгерешкә старт алдылар.
-
Чисталык дәресләре 16.09.2014

16 нчы сентябрьдә лицейда экологик белем бирү акцияләре кысасында «Чисталык дәресләре» узды. Укучылар белән экологик проблемалар турында сыйныф сәгатьләре үткәрелде, мәктәп яны чистартылды, «Гарифә» чишмәләренә, Шушма елгасына экскурсияләр оештырылды, чишмәләр чистартылды.












