Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-36 |
| E-Mail: | ds.stsalaus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Салаусский детский сад" |
| Руководитель: | Закирова Лилия Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 55 воспитанников/ 55 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 8 педагогов/ 8 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы" - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Строим пирамиду/ Пирамида ясыйбыз 22.01.2025

Уртанчылар төркемендә кисеп - ябыштыру шөгыле:"Пирамида ясау".
-
Фрукты/ Җиләк- җимешләр 16.01.2025

Җиләк -җимешләрне без
Бик яратып ашыйбыз.
Аларның исемнәрен дә
Белергә тырышабыз.
Бүгенге шөгылебездә
Рәсемгә дә төшердек.
Матур итеп буяп куеп,
Күргәзмәгә дә элдек-диләр иң кечкенәләрнең икенче төркеме балалары -
Прогулка/ Саф һавада 15.01.2025

Бүген иртән көн җылыткан,
Кар явып үткән иде.
Без, балалар, мондый көнне
Зарыгып көткән идек.
Йөгереп чыктык урамга,
Һава саф, рәхәт суларга.
И уйнадык, и уйнадык,
Тик барыбер туймадык.
Кар да көрәп карадык,
Туп та тибеп карадык.
Кышлаучы кошларыбызны
Җимнәр сибеп сыйладык.Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр прогулканы файдалы һәм күңелле итеп үткәрделәр. -
Со Старым Новым Годом/ Иске Яңа ел белән! 13.01.2025

Яңа ел үтте диеп,
Һич борчылмыйбыз.
Яшел чыршы янында
Иске Яңа елны каршылыйбыз!Зурлар һәм мәктәпкә баручылар төркемендә тәрбияләнүчеләр Иске Яңа елны чыршы янында күңелле уеннар, җырлар, биюләр белән озаттылар -
Будь бдительным на дороге/ Юлда йөрсәң бул өлгер 10.01.2025

Юлда йөрсәң бул өлгер,
Юл кагыйдәләрен бел,
Ничек тәртип бозмаска,
Уйла син шушы хакта! - дип уртанчылар төркеме балалары сөйләм үстерү шөгылендә юл кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итәләр. -
Новогодние подделки/ Яңа ел кул эшләнмәсе 27.12.2024

"Яңа ел кул эшләнмәсе" конкурсының муниципаль һәм бакча күләме җиңүчеләрен билгеләп үттек. Бик зур рәхмәт барлык катнашкан балаларга, аларның әти-әниләренә!
-
Праздник Ёлочки/Чыршы бәйрәме 26.12.2024

Без бүген чыршы янында
Әйлән-бәйлән уйнарбыз,
Кыш бабайны каршыларбыз,
Яңа җырлар җырларбыз.
Нинди матур безнең чыршы,
Җем-җем килеп яңа ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,
Котлы булсын Яңа ел! - дип зурлар-мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бик күңелле итеп Чыршы бәйрәмен уздырдылар! -
Добро пожаловать Новый год/Хуш киләсең Яңа ел 25.12.2024

Яңа ел бит ул могҗиза, Яңа ел — тылсым.
Яңа елда һәр кылган эш бәхеткә булсын!
Карлар белән бергә җанга ак өмет иңсен.
Яңа елда бар җиһанны тынычлык төрсен! Уртанчылар-зурлар төркемендә "Хуш киләсең, Яңа ел" исемле бик матур, күңелле бәйрәм иртәсе булып үтте. -
Новый год/Яңа ел 24.12.2024

Менә тагын бер ел үтте,
Яңа ел да бик якын.
Матур чыршы бәйрәменә
Җыелдык, дуслар, тагын.
Чын күңелдән барыгызны
Яңа ел белән.
Гади генә ел булмасын
Килсен зур шатлык белән!Иң кечкенәләрнең икенче төркеме белән кечкенәләр төркеме балаларының яңа ел бәйрәм иртәсеннән күңелле мизгелләр! -
Новогодние подделки/"Яңа ел кул эшләнмәсе" 19.12.2024

Күрегезче бакчабызның
Матур күргәзмәсен сез.
Нинди матурлык тудырган
Әти-әниләребез.
Җем-җем килә матур чыршылар,
Хайваннар да читтә калмаган.
Төрле-төрле кыш бабайлар
Түрдән урын алганнар! ☃️????❄️Бакчабыз күләмендә узган "Яңа ел кул эшләнмәсе" конкурсында әти-әниләребез катнашып, балалар белән нинди матур кул эшләнмәләре ясап алып килгәннәр! ????????????Бик зур рәхмәт сезгә!







