муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Пижмаринская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе « Пыжмара төп гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422247, РТ, Балтасинский район, с. Пижмара, ул. Мулекова, д. 27 |
| Телефон: | +7(843)-683-67-42 |
| E-Mail: | Spig.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ " Пижмаринская ООШ" |
| Руководитель: | Рамазанов Ленар Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 38 учащихся, 6 воспитанников/38 укучы, 6 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 12 учителей, 2 воспитателя /12 укытучы, 2 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Пижмаринская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе « Пыжмара төп гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178 179 180 >>
-
Мастер-класс 04.02.2014

Быел Әтнә авылы халкына зур бәхет елмайды. Клуб, башлангыч мәктәп, балалар бакчасы яңа бинага күчә. Ә бүген шушы клубта үзенең матур биюләрен күрсәтергә Татарстан Дәүләт Җыр һәм бию ансамбле килде. Концерт башланганчы ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов Әтнә башлангыч мәктәп һәм Пыжмара төп белем бирү мәктәбендә укучы, бию түгәрәгенә йөрүче балаларга мастер-класс күрсәтте. Мастер-класс балаларга бик ошады! Пыжмара мәктәбе коллективы исеменнән ансамбльгә һәм Айрат Хәмитовның үзенә дә зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Ата-аналар җыелышы 28.01.2014

Мәктәптә ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашу оештырылган иде. Сүз ата-ана тәрбиясенең мөһимлеге турында барды. Очрашу ата-аналарга бик ошады. Җәлил хәзрәт Фазлыевка рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Ленинград блокадасына - 70 ел!
27.01.2014
Бөек Ватан сугышы үзенең коточкыч, кызганыч, куркыныч һәм дәһшәтле еллары белән мәңге истә калачак. Бихисап гомерләрне өзгән, никадәр баланы балачаксыз калдырган, ачлык һәм суык белән сынаган Ленинград блокадасы иң аянычлыларның берсе булгандыр. Быел Ленинград блокадасының бетүенә 70 ел! Әлеге вакыйгаларны без белергә һәм онытмаска тиеш. 1-6 нчы сыйныфлар һәм 7-9 нчы сыйныфлар өчен ачык класс сәгатьләре үткәрдек. Әлеге вакыйгалар турында күз яшьсез сөйләргә дә, тыңларга да авыр... Класс сәгатьләре тынлык минуты белән тәмамланды.
-
Сәламәтлек һәм спорт ае 20.01.2014

Гыйнвар ае сәламәтлек һәм спорт ае! Шул уңайдан мәктәбебездә мини-футбол ярышлары башланды. Бу атнаны егетләр командалары ярыша. Уңышлар сезгә!
-
О проведении занятий в условиях низкой температуры наружного воздуха 20.01.2014

МКУ "Управления образования Балтасинского районного исполнительного комитета" напоминает о том, что при низкой температуре воздуха в сельских школах отменяются учебные занятия:
1-4 классы -23° С
5-9 классы -25° С
10-11 классы -30° С
-
Кошларга ярдәм 18.01.2014

Кошлар безнең якын дусларыбыз. Кыш көне безнең янда калучы кошларга бик авыр була, суык вакытта алар үзләренә азык таба алмыйлар. Шуңа күрә без аларга ярдәм итәргә тиешбез. Мәктәп укучылары бу атнаны җимлекләр ясадылар, аларны мәктәп тирәсендәге агачларга элделәр. Язга хәтле бу безнең кошларга күпмедер ярдәм булыр дип ышанабыз!
-
Дискотека! 16.01.2014

7-9нчы сыйныфлар өчен Дискотека булды. Дискотекада балалар биеп кенә калмады, әле төрле уеннар да уйнадылар.
-
Иске Яңа ел! 13.01.2014

Могҗизалар Яңа ел төнендә генә түгел, ә Иске Яңа елда да була икән! Көтелмәгәндә әллә каян Убырлылар, Пәриләләр мәктәбебезгә кереп тулды.... Балаларга төрле җазалар бирмичә, алар китәргә теләмәделәр. Укучылар сихер һәм тылсымны җиңделәр!
-
ГИА
11.01.2014
9 нчы сыйныфлар 9нчы һәм 11нче гыйнварда үзләренең йомгаклау аттестациясенә әзерлекләрен тикшереп карадылар. Вакыт күп калмады, үз белемнәреңне барлау өчен бу менә дигән мөмкинлек иде!
-
Иртәгә мәктәпкә! 08.01.2014

Менә бәйрәмнәргә бай булган кышкы каникуллар үтеп тә киттеләр. Иртәгә мәктәпкә! Хөрмәтле укучылар һәм укытучылар! Барыгызны да 3 нче чирек башлану белән котлыйбыз! 3нче чирек барыгызга да бары тик уңышлар гына китерсен!









