муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Пижмаринская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе « Пыжмара төп гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422247, РТ, Балтасинский район, с. Пижмара, ул. Мулекова, д. 27 |
| Телефон: | +7(843)-683-67-42 |
| E-Mail: | Spig.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ " Пижмаринская ООШ" |
| Руководитель: | Рамазанов Ленар Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 38 учащихся, 6 воспитанников/38 укучы, 6 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 12 учителей, 2 воспитателя /12 укытучы, 2 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Пижмаринская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе « Пыжмара төп гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Безопасное колесо 30.04.2014

Бүген район күләмендә юл йөрү кагыйдәләре буенча "Безопасное колесо" ярышлары булып узды. Анда 21 команда катнашты. Безнең балалар ярышта 10 нчы урын алып кайттылар. Ярыш балаларга бик ошады.
-
Мәрхәмәтлелек атнасы 28.04.2014

Узган атна республикада "Мәрхәмәтлелек атнасы" булып узды. 8 нче сыйныф укучылары мәрхәмәтлелек турында сөйләшер өчен, йөрәк җылысын бүләк итәргә балалар бакчасына күчтәнәчләр белән кунакка бардылар. Балалар белән яхшылык, мәрхәмәтлелек турында сөйләштеләр, ә нәни дуслар укучылар белән төрле уеннар уйнады һәм ахырда олы апаларына рәсемнәрен бүләк иттеләр. Йөрәк җылыбызны кызганмыйк, мәрхәмәтле булыйк!
-
Агач утырту 26.04.2014

Бүген Татарстанда агач утырту көне. Безнең мәктәп тә әлеге акциядән читтә калмады. Балалар тырышлыгы белән 130 дан артык агач утыртылды.
-
Сугыш чоры баласы белән очрашу 25.04.2014

Бүген мәктәптә тыл ветераны Авхадшин Варыйс абый белән очрашу узды. Варыйс абыйга сугыш башланганда 11 яшь булган. Ул сугыш еллары китергән авырлыклар, газаплар турында сөйләде. Шул ук вакытта якты киләчәккә өметләрен өзмәгән, укуларын ташламаган яшүсмер балаларны укучыларга үрнәк итеп куйды. Варыйс абый белән әңгәмә бик кызыклы үтте. Рәхмәт, Варыйс абый! Сиңа озын гомер, сәламәтлек теләп калабыз, укучыларны озын-озак еллар истәлекләрең белән куандырырга язсын!
-
Ата-аналар җыелышы. 25.04.2014

Мәктәптә ГАИ ГИБДД начальнигы Шафигуллин Фәргать Тәлгать улы катнашында ата-аналар җыелышы булып узды. Ул әти-әниләрне яшүсмерләр һәм балалар катнашындагы юл йөрү кагыйдәләрен бозу, аварияләр очраклары белән таныштырды. Таныклыгы булмаган яшүсмерне скутер, мотоцикл белән чыгарып җибәрү ата-ана өчен күләмле штраф белән тәмамланачагы искәртелде.
-
Чисталык саклау 24.04.2014

Кар эри башлагач ук укытучылар һәм балалар әйләнә-тирәдә чыккан чүпләрне җыештыра башлады. Җирләр кардан арынып беткәч, тагы да тырышыбрак эшкә тотындылар: мәктәп яны, зират яны, мәктәп каршындагы территорияләрдән бихисап күп чүп җыелды. Табигатебезне саклыйк, аны пычратмыйк!
-
Җирле үзидарә көне 22.04.2014

21 нче апрель - Җирле үзидарә көне. 1-9 нчы сыйныфлар өчен "Җирле үзидарә нәрсә белән шөгыльләнә" темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Чарага Пыжмара авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Фазылова Гөлсинә Галимулла кызы чакырылган иде.
-
Космонавтика көне 15.04.2014

12 нче апрель - Косонавтика көне! Әлеге истәлекле көннең тарихы, Юрий Гагарин шәхесе һәм космосны өйрәнүдә күп кенә өлеш керткән, беренчеләр сафында басып торган, башка космонавтлар турында ачык сыйныф сәгате үтте.
-
Эвакуация 15.04.2014

МЧС хезмәткәрләре килеп мәктәптә эвакуация үткәрделәр. Эвакуация уңышлы үтте, балалар һәм укытучылар оештырулы рәвештә мәктәптән чыкты.
-
Казан! 05.04.2014

Шимбә көнне укытучылар Г.Камал ис. татар дәүләт академия театрына И.Зәйниевның "Әрем исе" спектакленә бардылар. Спектакль тирән мәгънәле булды, күңелгә үтеп керерлек тәэсир итте.









