муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Пижмаринская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе « Пыжмара төп гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422247, РТ, Балтасинский район, с. Пижмара, ул. Мулекова, д. 27 |
| Телефон: | +7(843)-683-67-42 |
| E-Mail: | Spig.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ " Пижмаринская ООШ" |
| Руководитель: | Рамазанов Ленар Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 38 учащихся, 6 воспитанников/38 укучы, 6 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 12 учителей, 2 воспитателя /12 укытучы, 2 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Пижмаринская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе « Пыжмара төп гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Башлангыч классларның атналыгы 23.11.2015

Башлангыч сыйныфларның атналыгы башланды. Бүген "Тылсымлы сүзләр иленә сәяхәт" исемле класстан тыш чарасы үтте.
-
Бала хокуклары турындагы конвенция
20.11.2015
1989 елда БМО тарафыннан "Бала хокуклары турында" конвенция кабул ителә. Шушы уңайдан 1-9 нчы класс балалары өчен бердәм дәрес уздырылды.
-
Ата-аналар җыелышы
20.11.2015
Ноябрь айлыгы “Хокук айлыгы” булып билгеләнелә. Шул нисбәттән мәктәптә “Хокук бозуларны булдырмау максатыннан халык педагогикасы аша бала шәхесен тәрбияләү” темасына ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта полиция хезмәткәре Сагтдинов Эльдар Гадилович, мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Сөләйманов Айрат Габделмаратович катнаштылар. Тәрбия буенча директор урынбасары Зәкиева Ләйсән Инзилевна “Ата-аналар җаваплы” темасына чыгыш ясады. Мәктәп директоры Ахатов Раниф Рифатович 1 чирек нәтиҗәләре , ашау менюсы һәм бәяләр, эчке тәртип кагыйдәләре белән таныштырды. Җыелыш аерым классларда дәвам ителде. 8-9нчы сыйныфларда ОГЭ мәсьәләләре күтәрелде.
-
Полиция хезмәткәрләре белән әңгәмә
18.11.2015
Полиция хезмәткәрләре Шакирова Ләйсән Маратовна һәм Сагтдинов Эльдар Гадилович балалар белән профилактик әңгәмә уздырдылар. Алар балаларны мәктәп кагыйдәләрен, юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагында, кичке 22.00 дән соң олыларсыз урамда йөргәндә нинди җаваплылыкка тартылачакларын искәрттеләр.
-
Педсовет 18.11.2015

Бүген мәктәптә педсовет утырышы узды. Җыелышта чирек нәтиҗәләре, ШМО җитәкчеләренең анализлары тыңланды.
-
Олимпиада
17.11.2015
Бүген һәм иртәгә инглиз теленнән олимпиада узачак. Уңышлар сезгә, балалар!
-
Үзидарә утырышы
14.11.2015
"Бердәмлек" балалар оешмасы атна нәтиҗәләре буенча җыелыш уздырды. Утырышны оешманың президенты Тагирова Лилия алып барды.
-
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл!
12.11.2015
Мәктәптә тормыш гөрләп тора! Балаларның шат, алсу төс йөгергән битләрен күргәч, үзең дә елмаеп куясың. Икенче озын тәнәфестә кем нәрсә белән мәшгуль: кемнәрдер тырышып волейбол уйный, кемдер өстәл теннисында үзен сыната, кемдер исә җанатар булып утыра.
-
Олимпиада
11.11.2015
Бүген 7-9нчы сыйныф укучылары рус әдәбиятыннан олимпиаданың муниципаль турына бардылар. Олимпиада Балтачта үтте.
-
Олимпиада
10.11.2015
Бөтенроссия мәктәп олимпиадасының муниципаль этабы башланды. Бүген балалар рус теленнән катнашырга киттеләр. Уңышлар, укучылар!









