муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Пижмаринская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе « Пыжмара төп гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422247, РТ, Балтасинский район, с. Пижмара, ул. Мулекова, д. 27 |
| Телефон: | +7(843)-683-67-42 |
| E-Mail: | Spig.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ " Пижмаринская ООШ" |
| Руководитель: | Рамазанов Ленар Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 38 учащихся, 6 воспитанников/38 укучы, 6 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 12 учителей, 2 воспитателя /12 укытучы, 2 тәрбияче |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Пижмаринская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе « Пыжмара төп гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Инвалидлар декадасы 07.12.2015

Авылыбызда яшәүче инвалид бала Булат Хафизов үзенең янында әле күңел җылысы сүнмәгән, мәрхәмәтле, изге күңелле балалар барлыгын тоеп яши. Аны тәрбияләп яшәүче әби-бабайсына какшамас нык сәламәтлек һәм озын гомер теләп калабыз.
-
Гаилә бәйрәме 04.12.2015

8 нче сыйныф укучылары "Гаилә бәйрәме" үткәрделәр. Бәйрәм бәйге формасында иде. Балалар әти-әниләргә төрле номерлар күрсәттеләр. Бәйрәм әти-әниләргә дә, балаларга да бик ошады.
-
Тарих атналыгы 03.12.2015

Тарих атналыгы кысаларында 5 нче сыйныф укучылары "Тамчы шоу" бәйгесендә катнашты. Бәйгедә борынгы заман тарихына караган сораулар иде. "Тарихчылар" командасы "Яшь археологлар"ны җиңеп барсалар да, ахырда "Яшь археологлар" беренчелекне бирмиләр.
-
Тарих атналыгы 01.12.2015

Бүген тарих атналыгы башланды. 9 нчы сыйныфта үткәрелгән "Своя игра" уенындагы сораулар авыр булса да, балалар сынатмадылар.
-
Башлангыч классларның атналыгы
30.11.2015
4 нче сыйныфлар "Сәламәтлелек аланында" театральләшкән тамаша күрсәттеләр
-
Волейбол ярышы 28.11.2015

Бүген Балтачта район күләмендә волейбол ярышлары уза. Безнең мәктәп командасы да үзен сынап карарга китте. Уңышлар сезгә, балалар!
-
Әниләр көне
27.11.2015
Ходай биргән әниләргә
Чиксез бетмәс сабырлык.
Көч тә биргән, биргән куәт
Баласын үстерерлек.Рәхмәт әнкәй бүләк иттең
Якты дөньяның ямен.
Яшлегеңне кызганмыйча,
Бирдең син матур көнен.Авырганда керфек какмый
Яннарымда утырдың.
Кысып җылы кочагыңа
Җил давылдан сакладың.Куанганда, син дә әнкәй,
Бала кебек куандың.
Егылганда, елаганда,
Иркәләдең, назладың.Бишек җырын тыңлап үстек,
Әнкәй, сиңа мең рәхмәт.
Аллам бирсен озын гомер,
Гомереңдэ бәрәкәт.Башлангыч сыйныфларда "Әниләр бәйрәме" узды.
-
Мониторинг 26.11.2015

4 нче, 6 нчы, 8 нче сыйныфларда инглиз теленнән мониторинг үтте.
-
Башлангыч классларның атналыгы 25.11.2015

Бүген атналыкта "Зирәкләр көне". Башлангыч сыйныф укучылары арасында "Интеллектуль марафон" узды.
-
Башлангыч классларның атналыгы 24.11.2015

Башлангыч классларның атналыгы дәвам итә. Кичә әдәплелек көне булса, бүген сәламәтлек көне. Уку көне "Сәламәтлек иленә сәяхәт" класс сәгате белән башланып китте. Ә аннары "Сәламәтлек аланында" тематикасы буенча әкиятләр куйдылар. 1нче сыйныф укучылары "Куян малае", 3нче сыйныфлар "Теремкәй" театрында бик теләп катнаштылар.









