Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Спортивная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, РТ, Балтасинский муниципальный район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 123 |
| Телефон: | +7(843)-682-56-06 |
| E-Mail: | sportschool.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство спорта Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ ДО «Спортивная школа» |
| Тип УДО: | Спорт |
| Руководитель: | Исмагилов Марат Фаритович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 1225 |
| У нас учат: | 28 |
-
Корэш 21.05.2026

2026 нчы елның 16 нчы маенда Тукай исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять призларына 2010 нчы елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында корэш буенча турнир булып узды. Ярышларда районның 13 мәктәбеннән (Балтач, Бөрбаш, Арбор, Чепья, Пыжмара, Смәил, Норма, Нөнәгәр, Субаш, Сосна, Шеңшеңәр мәктәпләреннән, Балтач гимназиясе, Салавыч лицее) һәм Арча шәһәреннән 72 көрәшче катнашты.
-
бадминтон буенча Татарстан республикасының муниципаль берәмлекләре арасында шәхси Кубокның 2 нче этабы 05.04.2026

5 нче апрель көнне Саба районында бадминтон буенча Татарстан республикасының муниципаль берәмлекләре арасында шәхси Кубокның 2 нче этап ярышлары (зона этабы) узды. Ярышларда 4 район катнашты.
Әлеге ярышларда 2012 елгы кызлар арасында Бадгиева Чулпан (Балтач гимназиясе) 2 нче урын, 2011 елгы һәм зурырак кызлар арасында Мифтахова Зәлия (Карадуган гимназиясе) 3 нче урынга лаек булдылар. Тренерлары Мөхәммәтгалиев Расил.
Җиңүләрегез белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Корәш буенча Россия беренчелеге 04.04.2026

Корәш буенча Россия беренчелегендә катнашкан егетләребез җиңүчеләр сафында!







