Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нуринерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Нөнәгәр гомуми урта белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422248 , Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Нуринер, улица Школьная, дом 88 |
| Телефон: | +7(843)-683-85-31 |
| E-Mail: | Snrn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нуринерская СОШ" |
| Руководитель: | Сулейманов Айрат Габделмаратович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 76 обучающихся и 15 воспитанников/76 укучы һәм 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 19 учитель , 2 воспитателя/19 укытучы ,2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нуринерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Нөнәгәр гомуми урта белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
Мәктәптә проект эшчәнлеге 28.11.2011

Башлангыч класс укучылары "Авылым чыршылары" исемле зур проект өстендә эшли башладылар. Алар авылда утыртылган һәр чыршының тарихын өйрәнәләр.
-
Бәйрәм белән, әниләр! 26.11.2011

Хөрмәтле укытучы хатын-кызлар, әниләр! Сезне Әниләр көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә тынычлык, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез!
-
Әни кирәк! 25.11.2011

8-11 класс укучыларының әниләре өчен "Әни кирәк" ял кичәсе уздырылды.Әниләр балалар тарафыннан әзерләнгән концерт карадылар.
-
Моң алиһәсе 25.11.2011

Сара Садыйкованың юбилеена багышланган "Моң алиһәсе" кичәсе булды. Кичәне китапханәче Әшрапова А.Г. һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльфанова Р.Н. 10 класс укучылары белән уздырды.
-
Безнең җиңүләребез 19.11.2011

Укучыларның Бөтенрәсәй фән олимпиадаларының муниципаль этабы башланды. 8 класс укучысы Гарипова Дилә технологиядән җиңүче (укытучысы Ахметханова Г.Д.) булса, 11 класс укучысы Самигуллин Ильназ тарихтан ( укытучысы Самигуллина А.Х.) призлы урын яулады.
-
Ачык ишекләр көне 17.11.2011

17 ноябрь көнне әти-әниләр өчен "Ачык ишекләр" көне үткәрелде. Көн дәвамында алар дәресләрдә булып, балаларның активлыгын, дәресләрдә ничек катнашуларын белә алдылар.Бу чарада 95% әти-әни катнашты.
-
Котлыйбыз! 14.11.2011

Мәктәптә 9-11 класс кызлары арасында мәктәп беренчелегенә баскетбол ярышы булды. Күп көч куеп уңышка ирешкән командаларны котлыйбыз !
1 урын - 10 класс
2 урын -11 класс
3 урын - 9 класс
-
"Пифагор" да уңышлар 14.11.2011

6 класс укучысы Закирова Илзирә математикадан Бөтерәсәй "Пифагор" олимпиадасының I туры җиңүчесе булып, I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
-
Наши достижения 10.11.2011

9 ноября на базе Балтасинской СОШ прошёл конкурс "Говорим и поём по-английски". Команда нашей школы, состоящая полностью из учеников 6 класса, заняла почетное 2 место. Была представлена театральная постановка "Алиса в стране чудес" Льюса Кларка
-
Слётта
09.11.2011
9.11 көнне Нөнәгәр мәктәбенең "Фикердәш" балалар оешмасы президенты Гарипова Дилә, депутат - Гарипов Әнис, "Костер" лагеренда булып кайткан 10 класс укучысы Гарипова Алия һәм педагог-оештыручы - Усманова Гөлнара Балтач районы мәктәпләренең балалар оешмалары лидерларының I слетында катнаштылар.









