Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нуринерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Нөнәгәр гомуми урта белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422248 , Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Нуринер, улица Школьная, дом 88 |
| Телефон: | +7(843)-683-85-31 |
| E-Mail: | Snrn.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нуринерская СОШ" |
| Руководитель: | Сулейманов Айрат Габделмаратович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 76 обучающихся и 15 воспитанников/76 укучы һәм 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 19 учитель , 2 воспитателя/19 укытучы ,2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нуринерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Нөнәгәр гомуми урта белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
Ватан Геройлары көне 09.12.2011

Мәктәпнең "Фикердәш" балалар оешмасының тантаналы сборы булды. Укучылар районыбызның Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Россия Федерациясе Герое Олег Исаев, авылдашыбыз: Герой - ана Гыйбадуллина Мәликә турында чыгыш ясадылар
-
Матур итеп яшәү өчен гариплек киртә түгел 08.12.2011

"Матур итеп яшәү өчен гариплек киртә түгел". Әлеге очрашу-кичәдә укучылар Нигъмәтҗанова Ания белән очраштылар, иҗаты белән таныштылар.
-
Иң кадерле кешебез - әни 05.12.2011

3-4 класс укучылары "Иң кадерле кешебез - әни" кичәсе күрсәттеләр. Кичәдә "Йөзгә - бер" уены җыр-бию, нәфис сүз белән үрелеп барды.
-
Әниләрне котлап 04.12.2011

5,6,7 классларда "Әниләр бәйрәме" концертлар, КВН , ярыш формаларында үткәрелде.
-
Олимпиадалар дәвам итә.
04.12.2011
Укучыларның Бөтенрәсәй фән олимпиадаларының муниципаль этабы дәвам итә. Мәктәбебез укчылары үзләренең уңышлары белән сөендереп торалар.
Математика
Гыйльфанов Фәнзил, 8 класс - призер (укытучысы Нургалеева А.Р.)
Хайруллин Айдар, 10 класс - призер (укытучысы Закирова А.Н.)
Биология
Асхатова Нүрия, 9 класс - җиңүче (укытучысы Фазулянова Л.И.)
Гарипов Әнис, 7 класс - призер (укытучысы Фазулянова Л.И.)
Фазулянова Рәмилә, 8 класс - призер (укытучысы Фазулянова Л.И.)
Закирова Ләйсән, 10 класс -призер (укытучысы Фазулянова Л.И.)
Экология
Нәбиев Рәдис, 11 класс - җиңүче (укытучысы Фазулянова Л.И.)
-
Башлангыч класс укытучылары семинары 01.12.2011

29.11 көнне башлангыч класс укытучыларының КМО семинары булды. Шафигуллина Л.Г. 1 класста укудан, Нургалиева И. 2 класста математикадан, Гафиуллина Г. 4 класста татар теленнән ачык дәресләр үткәрделәр. Шафигуллина Л. һәм Нургалиева И. "Иң кадерле әниләр" дигән кичә-ярыш оештырдылар. Семинарга килгән куст мәктәп укытучылары ачык дәресләр, чаралар турында җылы фикерләр белән уртаклашты.
-
"Хокук айлыгы" дәвам итә 30.11.2011

26.11.2011 көнне "Хокук айлыгы" планы нигезендә балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Шакирова Л.М. һәм участок полиция хезмәткәре Хаҗиев Р.Р. белән очрашу булды. Алар укучыларның бурычларын, район эчке эшләр бүлеге буенча статистик мәгълүматлар, кич йөрү мәсьәләләре, патруль нәтиҗәләре турында чыгыш ясады.
-
Мәктәптә проект эшчәнлеге 28.11.2011

Башлангыч класс укучылары "Авылым чыршылары" исемле зур проект өстендә эшли башладылар. Алар авылда утыртылган һәр чыршының тарихын өйрәнәләр.
-
Бәйрәм белән, әниләр! 26.11.2011

Хөрмәтле укытучы хатын-кызлар, әниләр! Сезне Әниләр көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә тынычлык, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез!
-
Әни кирәк! 25.11.2011

8-11 класс укучыларының әниләре өчен "Әни кирәк" ял кичәсе уздырылды.Әниләр балалар тарафыннан әзерләнгән концерт карадылар.









