Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Карадуванский детский сад комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422261, Республика Татарстан, Балтасинский район, дер. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 38/Татарстан Республикасы, Балтач районы, Карадуган авылы, Себер тракты 38 йорт |
| Телефон: | +7(843)-683-21-29 |
| E-Mail: | ds.Karaduvan.balt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Карадуванский детский сад комбинированного вида" |
| Руководитель: | Бадрутдинова Зухра Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 воспитанников/76 бала |
| У нас учат: | 9 педагогов/9 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Карадуванский детский сад комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме 30.03.2022

Балалар үз тамгаларын таныйлар,тамгалы эш коралы аларга кадерле,аны саклап тотарга тырышалар.Тамгалар-халкыбызның онытылган мирасы.Кызганыч, барлык гаиләләр дә үз тамгаларын эзләп табу бәхетенә ирешеп бетә алмады.Чөнки алар инде күптән югалган, барысы да архивта да сакланмаган.Ләкин без киләчәккә өмет белән карыйбыз-газиз халкыбызның нәсел тамгаларын өйрәнү эше дәвам итәр һәм әле бик күп гаиләләргә үз нәселе тамгасын белү,аны киләчәк буыннарга тапшыру бәхете насыйп булыр дип ышанабыз.
У татар они дожили до середины XX века. В свою очередь наши воспитанники рассказали об этом своим родителям и старшим в семье. Не только молодые родители, но и бабушки и дедушки, которые знали о тамгах по слухам от своих родителей, всерьез заинтересовались родовыми знаками. Им очень захотелось узнать- какой же тамгой метили их предки свои имущества? С таким вопросом многие родители наших детей обратились в Архив нашего района,и многим удалось восстановить родовые знаки. В свою очередь мы посоветовались с родителями и решили сделать для детей деревянные лопатки и наметить их с теми знаками, о которых они узнали в архивах. Детям тоже интересно-они узнают лопатки по тамгам, берегут свое имущество, узнают их среди других. Тамги-знаки-это забытое культурное наследие татар. К сожалению, еще не всем удалось узнать о личных тамгах, потому что в большинстве случаев они утеряны. Но мы надеемся и верим, что изучение татарских родословных будет расширяться и углубляться, и еще многим доставит огромное удовольствие информация о знаках своих предков.
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме 30.03.2022

Соңгы елларда Мәгариф өлкәсендә балаларга милли тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Республикабыз, Мәгариф министрлыгы җитәкче тарафыннан балалар бакчаларына зур материаль ярдәм күрсәтелде. Безнең бакчабызның һәр төркеме өчен балаларның яшь үзенчәлекләре исәпкә алып эсбаплар, уенчыклар, ИКТ техникалар, милли костюмнар, төрле әкият маскалары бирелде. Бакчабыз хезмәткәрләре, балалар Республика президенты Р.Н.Миңнехановка, Мәгариф министры И.Г.Хамидуллинга, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Урынбасары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Әгъзасы М.Г.Әхмәтовка, Балтач районы Мәгариф бүлеге җитәкчесе Р.К.Мухарлямовка бик зур рәхмәтлебез. Телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда бу ярдәм бик урынлы һәм файдалы булды.
-
Уртанчылар төркеме 30.03.2022

Шәҗәрә -ул яшәү тантанасы,
Сулар һава, туфрак, газиз җир,
Ул тамырым буйлап аккан ал кан,
Борынгы да яшьтә, хәзерге.
Шәҗәрә- ул бөек, изге йөртың,
Аңа тиеш син бер кайтырга.
Анда син тугансың
Җир дә, Җың да
Кан да тиеш тартырга.
Безнең балалар бакчасы Бөтендөнья татар хатын-кызларның "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы белән тыгыз элемтәдә тора. 2016 нче елда әлеге оешма белән берлектә төбәкара "Шәҗәрә-безнең тамырлар" дип аталган Республика күләмендәге уздырылган семенарда катнаштык. Әлеге семинарда без балалар бакчасының 40 еллык тарихын чагылдырган, каен агачы шәҗәрәсе белән катнаштык. Әлеге шәҗәрәнең алгы ягында балалар бакчасында хезмәт куйган хезмәткәрләрнең фотолары, эшләгән еллары куелган, ә икенче ягында бакчада тәрбияләнеп чыгучы балалар исемлеге һәм шушы бакча тарафыннан чыгарылган методик кулланмалар исемлеге бирелгән. Шәҗәрә агачыбыз озак еллар үссен дигән теләктә калабыз!
Продолжая знакомиться с генеалогичнским древом, с детьми средней группы рассмотрели генеалогичнское древо сотрудников нашего детского сада.
-
Уртанчылар төркеме 29.03.2022

Без уртанчылар төркеме балалары белән бакчабызның музеенда булдык. Биредә шактый ук кызыклы, бай тарихлы экспонатлар бар. Шуларның берсе озак еллар районыбызны җитәкләгән, элеккеге авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры бүгенгесе көндә Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов үскән арба-бишек тә бар. Балалар да, килгән кунаклар да шушы экспонат белән кызыксына. Ул, чыннан да искитмәле, яхшы сакланган һәркемне үзенә тартып тора. Әнисе Сара апа, шөкер бүгенгесе көндә исән сау. Иптәше Готыф абый белән күп бала тәрбияләп үстергәннәр. Әлеге арба-бишектә үскән һәрберсенә тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иткәннәр. Аларның дус, тату гаиләсе турында авылдашыбыз Бакый Зиятдинов язган "Рәхмәт сиңа, Хәсәншаих!" китабы ага таныштык. Безнең балалар бакчасына Сара апаның оныгы Гүзәлия дә тәрбияләнде. Рәхмәт һәм ихтирам йөзеннән әлеге бишек-арба безнең музейга Сара апаның бүләге. Шуңа да ул бик кадерле ядкәребез.
-
Уртанчылар төркеме 28.03.2022

Уртанчылар төркеме балалары белән, татар халкы тарихы белән бәйле истәлекле урыннар, табигать һәйкәләре, туризм үзәкләре буйлап сәяхәт турында булган "Юлчы" тапшыруынын 2021 елда, Карадуган авылында төшерелгән чыгарылышын карадык. Карадуган авылы, шулай ук безнен авылыбызда урнашкан Себер тракты тарихы, Муса Җәлил исемендәге музей белән таныштык. Бакчабызда урнашкан "Балачак иле" музеендагы экспонатларны карадык, алар хәтеребездә яңартык.
С детьми средней группы, просмотрели выпуск программы "Юлчы", который был снят в деревни Карадуван. Дети познакомились с историей происхождения нашей деревни, музеем Мусы Джалиля, расположенным в деревни Карадуван, а также просмотрели видеосюжет, который был снят в нашем детском саду, в музее "Балачак иле".
-
25.03.2022

Бүген бакчабызда халкыбызның милли бәйрәме Нәүрүз булып узды.
Эйдә кояш, сип нурыңны,
Кызганма бер дә.
Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм
Нәүрүз бүген бездә!
Сегодня дети средней и подготовительной группы провели весенний праздник Науруз.
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме 24.03.2022

Бакчабызда, милли бәйрәмнәр белән беррәттән, милли музыка уен кораллары белән дә танышып, халык традицияләрен яңартабыз. Татар халкы тарихында лаеклы урын алган җәүһәр уен коралы -гармунга багышлап мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән музыкадан эшчәнлек үткәрелде. Эшчәнлек барышында балалар, бик кызыксынып, уен коралларында уйнадылар., гармун турында эңгәмәдә катнаштылар, татар халык биюен башкардылар.
Гармун уйныйм,
Гармун уйныйм
Хаман гармун уйныйм мин
Остарып җиткәч барсын да
Биетергә уйлыйм мин.
В нашем оркестре всего понемножку:
Звенит треугольник, запели гармошки.
Вот как пальчики шагают
И по кнопочкам играют
Раздвигаются меха -
Веселись, моя душа!
-
Логопед 23.03.2022

Элек-электән татар хатын-кызлар күп эшләренә оста булган. Бүгенге көндә дә кул хезмәте үзенең кыйммәтен югалтмый. Мәктәпкә әзерлек төркеме кызлары тегү- чигү һөнәре серләренә кечкенәдән өйрәтеп үстерергә тырышабыз. Кул хезмәтенең бу төре балаларның кул чуклары хәрәкәтен камилләштерүгә зур йогынты ясый. Балалар яратып башкарган эш вакытында логопед шөгылендә алган белемнәрне дә кабатлыйбыз, ныгытабыз.
Девочки подготовительной группы вместе с учителем логопедом Лилией Ринатовной познают секреты швейной машинки. Как шить на ней, какие есть способы шитья на машинке.
-
II кечкенәләр төркеме 22.03.2022

Һөнәри юнәлеш планы нигезендә, кечкенәләр төркеме балалары белән, шәфкать туташы һөнәре белән танышу максатыннан, Карадуган авылы фельдшер -акушерлык пунктына экскурсиягә бардык. Флера апай, балаларга үзенең хезмәте турында сөйләде, эш урыны, эш интсрументлары белән якыннанрак таныштырды. Без аның хезмәтенә карата ихтирам тәрбияләдек.
С целью формирования у детей элементарных представлений о работе медицинской сетры, закрепление знаний детей о профессии медицинской сетры, интсрументах, медицинского оборудования, развития у детей наблюдательности, с детьми младшей группы были в медпункте.
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме 21.03.2022

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән почта таратучы хезмәте белән танышу өчен почтага экскурсия оештырдык. Балалар Гүзәлия апаларына кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Почтальонка Гузалия апа познакомила детей с красивыми детскими журналами.








