Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Карадуванский детский сад комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422261, Республика Татарстан, Балтасинский район, дер. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 38/Татарстан Республикасы, Балтач районы, Карадуган авылы, Себер тракты 38 йорт |
| Телефон: | +7(843)-683-21-29 |
| E-Mail: | ds.Karaduvan.balt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Карадуванский детский сад комбинированного вида" |
| Руководитель: | Бадрутдинова Зухра Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 воспитанников/76 бала |
| У нас учат: | 9 педагогов/9 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Карадуванский детский сад комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме 05.04.2022

Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Наза" фольклор түгәрәге эшләп килә.Балалар белән халкыбызның милли уеннарын уйныйбыз. Алар "Кәрия-Зәкәрия", "Зилем-зиләле", "Түбәтәй" жырлы-биюле уеннарын бигрәк тә яратып башкаралар.
С детьми играем в национальные игры татарского народа. Они исполняют песенно-танцевальные игры "Кәрия-Зәкәрия"," Зилем-зиләле"," Түбәтәй".
-
Уртанчылар төркеме 05.04.2022

Бүген уртанчылар төркеме балалары белән без ана телебездә сөйләм телен камилләштерүне үстереп, анимацион этюдлар аша мультфильм төшердек.Өстәмә белем бирү эшчәнлегебезнең исеме Мульт-студия "Art-сәләт". Эшчәнлек 4-5 яшьлек балалар өчен уздырыла. Эшчәнлектә балалар теләп, бик кызыксынып шөгыльләнә. Эшчәнлек өчен рәсемнәрне УМКдан файдаланабыз. Бүгенге эшчәнлегебезнең максаты итеп, әдәпнең яхшы гадәт булуына аңлатма биреп, балаларда бары тик матур гадәт-холыклар булдыруга нигез салып, изгелек, яхшылык эшли белүнең һәр кешене бизәүче сыйфат булуын төшендерү иде.
А теперь - пора мультфильмов,
Как нам мыслить изобильно.
Новый день не за горами -
Мультики мы снимем сами! -
Мәктәпкә әзерлек төркеме 05.04.2022

Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Тыйнаклык" төшенчәсе белән тирәнрәк таныштыру максатыннан әңгәмә оештырылды. Балалар белән мактану, кыланчыклыкның тискәре сыйфатлар икәне турында сөйләштек, тыйнак, итагатьле булу кирәклеген төшендердек.
В подготовительной к школе группе была организована беседа с целью более глубокого ознакомления с понятием "скромность". Мы говорили с детьми о том, что хвастовство, хамство-это отрицательные качества, что нужно быть скромным, послушным.
-
Уртанчылар төркеме 04.04.2022
1апрель-Халыкара кошлар көне.Без, уртанчылар төркеме белән гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак та билгеләп үттек.Балаларга әдәп-әхлак тәрбиясе бирүдә табигать,кошлар гаять зур роль уйный.Кошлардан башка дөнья ничек күңелсез булыр иде.Кошларны саклыйк,оялар ясыйк,җимлекләр элик!Работа над проектом "Весна.Птицы" принесла ребятам большую радость и удовлетворение.Они поняли,что участвуют не только а интересном,но и очень полезном деле.У детей проявились добрые чувства,желание прийти на помощь всем. -
II кечкенәләр төркеме 01.04.2022
Бүгенге көндә «Салават күпере» – Татарстан Республикасында мэктэпкэчэ яшьтэге балалар өчен татар телендә басыла торган бердәнбер журнал. Шуңа күрә «Салават күпере»бәхетле һәм гамьсез балачак елларының матур символына әверелгән.«Салават күпере» журналы нәни укучыларының кызыксыну даирәсен, теләк-омтылышларын, ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан чыгып әзерләнә. Әлеге басма сабыйларның дөньяны танып белү эшчәнлеген оештыруга, аларның физик, интеллектуаль һәм эмоциональ үсешен тәэмин итүгә, гаилә һәм әйләнә-тирә мохит белән гармонияле мөнәсәбәтләр урнаштыруга ярдәм итә."Салават купере"журналындагы кызыклы экиятлэрне безнен балалар яратып тынлыйлар,торле кызыклы биремнэрне эшлилэр.Балалар белэн,журналда чыккан конкурсларда да бик телэп катнашабыз. Шулай ук hэр санда сабыйлар очен- уеннар,ябыштыргычлар hэм файдалы видеолар тупланган."Салават күпере" – это лучший журнал для детей дошкольного возраста.Дети младшей группы, с нетерпением ждут каждый новый выпуск журнала.Интересные поделки, раскраски, игры, наклейки, сюрпризы и конкурсы с дорогими призами — все это можно найти в выпусках журнала "Салават күпере". -
Мәктәпкә әзерлек төркеме 01.04.2022

Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе матур гадәтле диелә татар халык әйтемендә. Без үз эшчәнлегебездә үзенең иҗатын татар милләтенең телен, мәгърифәтен үстерүгә багышланган олы шәхесебез Каюм Насыйри мирасын еш кулланабыз. Каюм Насыйри балаларда туган илгә мәхәббәт, кыюлык, батырлык, тапкырлык, хезмәт сөючәнлек, дөреслек, тугрылык, күркәмлек кебек әхлак сыйфатларын тәрбияләргә киңәш иткән.
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме 01.04.2022

Бүгенге көндә мәктәпкә әзерлек төркемендә балаларны тәрбияләүдә Каюм Насыйриның“Китап-әт-тәрбия” китабы өстәл китабына әверелде. Шушы китапта тупланган үгет-нәсыйхәтләрне кулланып балаларны тәрбияләргә тырышабыз.
-
Уртанчылар төркеме 01.04.2022

1998 нче елда безнең балалар бакчасы Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан милли мәгарифне устерүгә керткән хезмәтләре өчен Каюм Насыйри премиясе лауреатына лаек булды.Әлеге бөек шәхес,аның иҗаты белән балаларны да һәрдаим таныштырып торабыз.К.Насыйри хезмәтләре яшь буынны тәрбияләүдә бүген дә әһәмиятле.Аның "Китап-әт-тәрбия" дигән хезмәте аеруча кыйммәтле һәм бай чыганак.Ул һәр тәрбияченең өстәл китабы булырга хаклы.Аның китаплары-хәзерге милли тормышыбыз өчен дә аваздаш булган бай хәзинә.
-
Уртанчылар төркеме 01.04.2022

Бүген без мәгърифәтче,галим,педагог Каюм Насыйриның китапларыннан күргәзмә оештырып,әкиятләрен укып,яхшыны яманнан аерырга,әхлак сыйфатларын табарга өйрәндек.Һәрберебезнең изге бурычы булып-балаларны белемле итү генә түгел,ә тәрбияле,әхлаклы итү дә.Милләтебезнең бөек шәхесе булган К.Насыйриның бай мирасы белән бүгенге буын балаларын тәрбияли алсак иде.
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме 31.03.2022

Борынгы заманнарда күп халыкларның, шул исәптән без,татарларның да үз нәселенә,хуҗалыгына хас махсус тамгалары булган.Бу тамгалар карап торышка гади- нигезендә геометрик фигуралар, кош һәм хайван сүрәтләре яисә алфавит хәрефләре ята. Без балалар бакчасында күптән онытылган шушы кызыклы тамгалар турында әңгәмәләр оештыргач,балалар бу турыда әти-әниләренә җиткереп үз кичерешләре белән уртаклаштылар.Бу тамгалар XX гасыр уртасына кадәр яшәп килгәннәр.Чөнки эле кешеләр укый-яза белмәгән вакытта ук имза урынына шул тамгаларны куя торган булганнар.Балаларның кызыксынулары тиз арада яшь әти-әниләргә, әби-бабайларга күчте.Күп кенә гаиләләребез үз нәсел тамгалары белән кызыксына башладылар- имза урынына нинди тамга куелган, хуҗалык әйберләрен ничек тамгалаганнар.Бу сораулар күпләргә тынгылык бирмәде.Чөнки үз тамырыңның бик күп еллык тарихлы тамгасы булу ул зур горурлык бит. Аны тапканнарның балалары да киләчәктә рәхмәтле булыр-чонки үткәнен белмәгәннең киләчәге юк.Ә тарихны онытырга ярамый! Шундый кызыклы ачышны белергә теләп күпләр районыбызның архивына мөрәҗәгать итә һәм уңышка ирешә- үз нәсел тамгалары турында белешмә табалар,аны яңарталар.Без әти-әниләр белән киңәшеп бу тамгаларны һәр баланың кар корәү өчен ясалган агач көрәкләренә төшерергә уйладык.
Знаем ли мы родоплеменные знаки?
У многих тюркских народов,в том числе и у нас татар были и есть родоплеменные знаки. Они несложные,простые изображения,имеющие в своей основе геометрические фигуры, схематические изображения животных и птиц, иногда буквы алфавита. В детском саду мы провели с детьми беседы о том, что люди в очень давние времена,когда еще не умели писать, не владели грамотой,они ставили вместо подписи тамгу.Такую же тамгу ставили на свои хозяйственные имущества.








