Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Карадуванский детский сад комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422261, Республика Татарстан, Балтасинский район, дер. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 38/Татарстан Республикасы, Балтач районы, Карадуган авылы, Себер тракты 38 йорт |
| Телефон: | +7(843)-683-21-29 |
| E-Mail: | ds.Karaduvan.balt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Карадуванский детский сад комбинированного вида" |
| Руководитель: | Бадрутдинова Зухра Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 воспитанников/76 бала |
| У нас учат: | 9 педагогов/9 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Карадуванский детский сад комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме 30.03.2026

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары янына кунакка Әнисә апа килде. Ул балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшләү өстенә бик оста тегүче дә. Балаларның концерт киемнәрен, читекләрне тегүче кеше дә әле ул.
Балалар бик кызыксынып тегүче һөнәре, аңа кирәк булган эш кораллары, элекке заман тегүчеләренең ничек эшләүләре турында тыңладылар. Әнисә апайларының кайда укуы, ничә ел тегүче булып эшләве, тегү машинасын каян алуы турында сораулар бирделәр.
-
Зурлар төркеме 30.03.2026

30 нчы март көнне Зурлар төркеме балалары белән Карадуган авылы почта элемтәсе бүлекчәсендә булдык. Почтада безне почта хезмэткэре, Раилнен энисе, Гульфина Харисовна каршы алды, ул балаларга үзенең эше, газета-журналларның, хатларның ничек итеп почтага китерелүе, аларны язылучыларга таратулары турында сөйләде.
Гульфина Харисовнага кызыклы hэм файдалы очрашу очен зур рэхмэт.
-
Зурлар төркеме 27.03.2026

Буген зурлар төркемендэ шәм ясау буенча искиткеч мастер-класс узды. Данирнен энисе Чулпан Илгизэровна балаларны шэмнэрнен торлэре белэн таныштырды, аларны ясау очен нэрсэлэр кирэклеген анлатты, матур шэмнэр ясарга ойрэтте. Балалар зур кызыксыну белән мастер-класста катнаштылар. Чулпан Илгизэровнага мастер - класс оештырганы һәм үткәргәне өчен зур рәхмәт!
-
2 кечкенәләр-уртанчылар төркеме 27.03.2026

Бүген икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркемендә роза чәчәге ясау буенча бик матур мастер -класс узды.Диләнең әнисе Рания Ильгизаровна балаларны ничек итеп салфетка ярдәмендә роза чәчәкләре ясап булуын аңлатты.Балалар үз куллары белән роза чәчәген кызыксынып ясадылар,безгә бик ошады.Рания Ильгизаровнага мастер-класс оештырганы өчен рәхмәтлебез!
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме 27.03.2026

27 март халыкара театр көне билгеләп үтелә. Театр – ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала.
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары шушы истәлекле көн уңаеннан "Теремкәй", "Шалкан", " Кабарма" әкиятләрен өстәл театры ярдәмендә уйнап үзләрен чын артистлар итеп тойдылар. Төрле кәефләр уены аша эмоциональ халәтләрне (курку, шатлану, борчылу, гаҗәпләнү) уйнап карадылар.
-
Зурлар төркеме 26.03.2026

Мастер - класс "Декупаж". Буген зурлар торкемендэ кунакта рэсем укытучысы, Зэринэнен энисе, Гульназ Фаридовна булды. Ул
балаларны декупаж техникасы белэн таныштырды,узенен эш коралларын курсэтте. Балалар зур кызыксыну белэн мастер - класста катнаштылар.
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме 26.03.2026

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Алсу" җәмгыятенең ишекләр ясау цехында кунакта булдык.
Балта остасы Рафил абыйлары ишекләрне ничек ясаулары, ничек итеп буяулары турында сөйләде. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме 25.03.2026

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары почта бүлегенә экскурсиягә бардылар. Анда аларны почта бүлеге җитәкчесе Гөлфинә апа һәм почта таратучылар Әлфия, Гөлүсә апалар каршы алды. Алар балаларны хат ташучы хезмәтенең әһәмияте белән таныштырдылар,
элемтә бүлеге хезмәте турында сөйләделәр.
-
Зурлар төркеме 25.03.2026

Фельдшер-акушерлык пунктына экскурсия. Зурлар төркеме балалары һөнәри юнәлеш бирү кысаларында фельдшер һөнәре белән танышу максатыннан Карадуган авыл ФАПында булдылар. Аларны анда фельдшер Гузэл апалары каршы алды. Ул балаларга үзенең эше турында сөйләде: төрле авыруларны профилактикалау, прививкалар, һәм аларны ни өчен ясауларын, амбулатор карталарны, медицина инструментларын күрсәтте Балаларга «ашыгыч ярдәм????»чемоданында булган дару препаратларын күрсәтте. Гузэл Зофэровнага кызыклы экскурсия һәм кунакчыл кабул итүе өчен зур рәхмәт!
-
II кечкенәләр уртанчылар төркеме 25.03.2026

Буген кечкенэлэр hэм уртанчылар торкеме балалары Карадуган авылы почта бүлекчәсенә экскурсия ясадылар.
Мөһим һәм кирәкле почтальон һөнәре белән таныштылар.
Экскурсия бик кызыклы һәм күңелле узды.
Почта бүлекчәсе хезмәткәре Гөлфинэ Харисовнага җылы кабул итүе өчен рәхмәт белдерәбез








