Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Карадуванский детский сад комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422261, Республика Татарстан, Балтасинский район, дер. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 38/Татарстан Республикасы, Балтач районы, Карадуган авылы, Себер тракты 38 йорт |
| Телефон: | +7(843)-683-21-29 |
| E-Mail: | ds.Karaduvan.balt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Карадуванский детский сад комбинированного вида" |
| Руководитель: | Бадрутдинова Зухра Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 воспитанников/76 бала |
| У нас учат: | 9 педагогов/9 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Карадуванский детский сад комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме 18.12.2025

Карадуган гимназиясенен «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары "Татарстан рәссамнары" темасына иҗади остаханә үткәрделәр. Балаларны рәссамнар һәм аларның ясаган картиналары белән таныштырдылар. Палитрада төрле төсләр кушып яңа төсләр чыгардылар.
-
16.12.2025

Буген " Катнаш тордэге Карадуган балалар бакчасында " Белем тэрбия биру процессында логопед уеннары"
темасына семинар уздырылды. Семинарга район логопедлары килделэр. Бакча тэрбиячелэре, логопеды яна эш алымнары белэн таныштырдылар тэжрибэ уртаклаштылар 1 нче, 5 нче номерлы балалар бакчасыннан килгэн логопедлар эш торлэрен яктыртылар. Фикер уртаклашып, яна идеялэр туплап, эш дэрэжэсен кутэру, унышка ирешу узмаксат итеп куелды.
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме 09.12.2025

Бүген 9 декабрь Ватан геройлары көне Балалар белән Ватан геройлары турында әңгәмә оештырдык. Герой кем ул, нинди кешеләр герой була соравына җавап эзләдек. Кечкенә балаларның да герой булулары турында сөйләштек.
-
03.12.2025

Бүген ягъни 3 декабрь көнне "Катнаш төрдәге балалар бакчасына" ТНВ каналыннан журналистлар килделәр. Алар балаларның режим моментларында шөгыльләнү чараларын, чыгышларын төшерделәр. Һәрбер педагогның эшләү алымнарын күзәтеп, кызыксынып интервью алдылар. Балалар бакчасының зәвык белән бизәлеше , тәрбия укыту чараларының ныклы булуын ачыклап искәртеп үттеләр.
-
02.12.2025

2 декабрь көнне "Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы" Балтач районы балалар бакчалары мөдирләре өчен киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә фикер алышу, эш алымнары белән уртаклашу, яңа юнәлешләрне билгеләү, киләчәктә төпле алымнар булуын ачыкладылар.
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме 21.11.2025

Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә "Әнием кояшым" исемле бәйрәм кичәсе булып үтте. Балалар әниләренә матур шигырьләрен, җырларын бүләк иттеләр. Яңа гына йомыркадан чыккан нәни чебинең әнисен эзләү маҗараларын уйнап күрсәттеләр.
Әниләре белән "әнием кояшым" исемле мастер класста да катнаштылар.
Бәйрәм бик матур җылы атмосферада үтте.
-
Зурлар төркеме 21.11.2025

Ана назы - жирдэ ул мэнгелек,
Мэнгелек жыр - бишек жырыгыз.
Без узасы юлда маяк булып
Гомер буе балкып торыгыз.
Энилэр коне уңаеннан, зурлар торкемендэ бәйрәм узды.Кичә жырлар, шигырьлэр һәм уеннар белән үрелеп барды. Балалары белэн бергэ бүләк ясау, иң бэхетле, дулкынландыргыч мизгеллэр булды.
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме 20.11.2025

Мәктәпкә әзерлек төркеме балаларыннан оешкан "Бала- спорт" командасы мәктәпкәчә яшьтәге балалар спартакиадасында катнашып бакча данын якладылар һәм матур чыгыш ясадылар. Молодцы балалар!
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме 18.11.2025

"Мудорвай" удмурт культурасы республика конкурсының район этабында Халиуллина Ясминә 2 нче, Шигабетдинов Ихсан, Шигабетдинова Нәфисә, Марданова Зәринәләр 3 нче урын яуладылар. Без аларны бу җиңүләре белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Киләчәктә тагы да зуррак уңышларга ирешүләрен теләп калабыз
-
14.11.2025

14 ноябрь көнне, Казанның 135нче мәктәбендә,Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү тәрбиячеләре клубы эше кысаларында,«Клуб десанты» слеты булып узды. Бу чара бөтен төбәк педагогларын жыйды. Шушы слетта, "Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы" тәрбиячесе, Хасанова Илузә Фидәрис кызы да катнашты.
Слетта педагоглар алдынгы педагогик практикалар дөньясында "кайнады". «Россиянең Ел тәрбиячесе» төбәк клубларының абсолют җиңүчеләре, призерлары һәм лауреатлары, үзләренең бәяләп бетергесез тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, балалар белән көндәлек эштә кулланылырга мөмкин булган инновацион алымнар һәм методлар күрсәттеләр.
Бу чара белем уртаклашу мәйданчыгына гына түгел, педагогларга яңа идеяләр белән илһамланырга һәм киләчәктә һөнәри үсеш өчен тэжрибэ алырга мөмкинлек бирде. Бу чараны оештыруда катнашкан барлык җитәкчеләргә һәм педагогларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.








