муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 201 202 203 ( 204 ) 205 206 207 208 209 210 >>
-
«Талисман моей детской организации» конкурсы узды. 17.01.2014

Мәктәп күләмендә талисманнар ясау конкурсы уздырылды. Әлеге конкурстан иң уңышлы дип табылган 2 эш район конкурсына җибәрелде.
-
«Хыял» балалар оешмасында хакимият башлыклары җыены уздырылды. 16.01.2014

Әлеге җыенда хакимият башлыклары 2 чиректә эшләгән эшләренә отчет ясадылар. Отчетларда уңай һәм кимчелекле яклар күрсәтелде. Соңыннан кимчелекләрне бетерү юллары турында сөйләшенде.
-
“Бозда игътибарлы бул”! рәсем конкурсы узды. 13.01.2014

Район күләмендә “Бозда игътибарлы бул”! дип исемләнгән рәсем конкурсы булып узды. Әлеге конкурста укучыларыбыз теләп катнашты. 1 сыйныф укучысы Закирова Миләүшә ясаган рәсем әлеге конкурста 3урынны яулады. Яшь рәссамга, алдагы конкурсларда да катнашып, урыннар яуларга насыйп булсын иде дигән теләктә калабыз.
-
9 нчы 11 нче сыйныф укучылары ГИА һәм ЕГЭга әзерләнә. 11.01.2014

9 һәм 11 гыйнвар көннәрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен район күләмендә пробный ГИА һәм ЕГЭ уздырылды. Әлеге сынауда укучыларыбыз үзләренең белемнәрен сынап карадылар.
-
«Хыял» балалар оешмасында үзидарә җыены уздырылды. 10.01.2014

Әлеге җыенда үзидарә членнары икенче чирек йомгаклары һәм 3 чиректә эшләнәчәк эшләр турында сөйләштеләр.
-
Каникулның соңгы көне. 08.01.2014

Көтеп алынган каникулларның соңгы көне булуга карамастан мәктәп гөр килеп тора. Кемнәрдер хоккей мәйданчыгын кардан чистарта, кемдер җимлекләргә җим сала, кемдер ЕГЭ һәм ГИАларга әзерлек максатыннан консультациядә белем өсти. Ә 4 класс укучылары, вожатыйлары Ләйлә апалары белән, мәктәп янында ясалган тауда чана шуа. Менә шулай файдалы эшләр белән каникулларыбыз үтеп тә китте.
-
Хоккей, хоккей.. 06.01.2014

Хоккей мәйданчыгы көне буе тынып тормый. Урам командалары арасында ярышлар, кызлар арасында конькида шуу ярышлары уздырыла. Ә һәр класс график нигезендә хоккей мәйданчыгын тәртиптә тота. Моңарчы кар булмау сәбәпле себерү эшләре белән генә шөгыльләнсәләр, бүген унберенче сыйныф укучыларына җиң сызганып кар көрәргә кирәк булды. Чиста бозда шуулары рәхәт тә соң!
-
ГИА һәм ЕГЭга әзерлек бара. 05.01.2014

9 һәм 11 класс укучылары каникул көннәрендә дә имтиханнарга әзерләнәләр. Алар өчен мәктәптә консультацияләр уздырыла, пробный ЕГЭлар үткәрелә.
-
Каникуллар дәвам итә… 04.01.2014

Укучыларыбызның көтеп алган каникуллары дәвам итә. Каникул булуга карамастан мәктәп спорт залы гөрләп эшли. Спорт сөюче укучылар бик теләп волейбол, кул көрәше, милли көрәш түгәрәкләренә йөриләр.
-
БУМ кабат җыелды. 01.01.2014

Салавыч күппрофильле лицее базасында лидерлар өчен кышкы лагерь оештырылды. Лагерь 27 декабрьдән 30 декабрьгә кадәр дәвам итте. Мәктәбебез лидеры Закирова Гөлүсә әлеге лагерьда ял итте.









