муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
Макулатура җыйдык. 18.03.2017

Мәктәп күләмендә макулатура җыю буенча өмә оештырылды. Әлеге өмә вакытында барлыгы 1326,5 кг тотылган кәгазь җыйналды.
-
Волейболда да сынатмыйбыз. 18.03.2017

Район күләмендә 2003-2004нче елгы кызлар арасында узган волейбол ярышында мәктәбебез командасы 1 урынны яулады. Укучыларыбызның әлеге җиңүе волейбол түгәрәгендә даими шөгыльләнү нәтиҗәсе. Молодцы, кызлар!
-
"Урман кызы" 17.03.2017

Драма түгәрәгенә йөрүче 4 сыйныф укучылары "Урман кызы" әкиятен сәхнәгә куйдылар. Дүртенчеләр барысы да рольләрне бик оста башкардылар.
-
"Батыр әтәч" 17.03.2017

3 сыйныфлар "Батыр әтәч" әкиятен сәхнәләштерделәр. Укучылар үзләренә бирелгән рольләрне бик тырышып, матур итеп уйнадылар. Әкият бик матур килеп чыкты, бу өченчеләрнең даими рәвештә драма түгәрәгенә йөрү нәтиҗәсе.
-
Театр яктылыкка, нурга илтә... 16.03.2017

Бу көннәрдә драма түгәрәгенә йөрүче укучылар үзләренең чыгышлары белән сөендерәләр. Бүген 1 сыйныф укучылары "Теремкәй" әкиятен сәхнәгә куйдылар. Беренчеләрнең театр белән сәхнәгә тәүге мәртәбә чыгулары булса да, алар үзләренә бирелгән рольләрне бик оста башкардылар.
-
Психологик ярдәм. 15.03.2017

Бүген мәктәбебезгә район психологик ярдәм күрсәтү үзәгеннән психологлар Гүзәл Нурулловна һәм Алсу Василовналар килде. Алар 5-11 сыйныф укучылары һәм педагогик коллектив өчен төрле тренинглар уздырдылар.
-
"Көтүче дәвасы" 14.03.2017

Мәктәптән тыш тәрбия үзәгенең драма түгәрәгенә йөрүче 3 сыйныф укучылары Рабит Батулланың "Көтүче дәвасы" исемле әкиятен сәхнәләштерделәр. Укучылар сәхнәдә үзләрен чын артистлар кебек тоттылар.
-
Көрәштә- беренче! 13.03.2017

Район күләмендә РСФРның спорт мастеры Фидаил Шакиров истәлегенә татарча көрәш ярышы узды. Әлеге ярышта мәктәбебезнең көрәшчеләр командасы 1 урынны яулады. Молодцы!
-
Һөнәр сайларга әзерләнәбез. 11.03.2017

Укучыларга һөнәр сайларга ярдәм итү йөзеннән күп кенә чаралар уздырыла: әңгәмәләр, очрашулар, экскурсияләр. Шундый экскурсияләрнең берсендә 8 сыйныф укучылары Яңгул больницасында врачларның эш тәртибе белән таныштылар. Биредә эшләүчеләр һәрберсе укучыларга кыскача үзләренең вазыйфалары турында сөйләделәр, укучыларның сорауларына җаваплар бирделәр.
-
Унберенчеләр ЕГЭга әзерләнә. 10.03.2017

ЕГЭга әзерлек максатыннан 11 сыйныф укучылары өчен рус теленнән сынау имтиханы уздырылды.









