муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Акция "Нәрсә ул ГТО?" 29.03.2017

Бүген мәктәп күләмендә "Нәрсә ул ГТО?" исемле акция үтте. Укучылар үзидарәсе членнары һәр сыйныфта булып, әлеге акция, аның максаты турында аңлату эшләре алып бардылар һәм һәр укучыга һәм укытучыларга үз фикерләрен язу өчен стенд куйдылар.
-
ГИАга әзерлек дәвам итә. 27.03.2017

9 сыйныф укучылары, ГИАга әзерлек максатыннан, район күләмендә математикадан сынау имтиханы эшләделәр.
-
"Хыял" балалар оешмасы членнары республика күләмендә проектларда катнашалар. 25.03.2017

"Хыял" балалар оешмасы члены Ләйлә Мөбәрәкова инде икенче елын республика күләмендә бара торган "Детская общественная приемная" проектында катнаша. Ул әлеге проектка конкурс аша алына. Ләйлә, 26-29 март көннәрендә, "Волга" яшьләр үзәгендә, проектның чираттагы сменасында укуларда.
-
Армспортта-беренче! 24.03.2017

Каникуллар спорт ярышларына бик бай булды. Бүген район күләмендә, тренер Фагыйл Гайнетдинов призына, кул көрәше буенча ярыш узды. Әлеге ярышта 2002-2005елгы укучылар катнашты. Ярышта уңышлы чыгыш ясап мәктәбебез командасы 1 урынны яулады.
-
Волейболда тагын призлы урын. 23.03.2017

Район күләмендә 2001нче елгы кызлар арасында узган волейбол ярышында командабыз 2 урынны яулады. Молодцы!
-
ОГЭ га әзерлек 22.03.2017

9 һәм 11 сыйныф укучылары сайланма фәннәрдән сынау имтиханы тапшырдылар.
-
Каникуллар дәвам итә. 22.03.2017

Каникуллар булуга карамастан 9 һәм 11 сыйныф укучылары ЕГЭ һәм ОГЭ га әзерлекне дәвам итәләр. Әлеге сыйныфлар өчен, махсус расписание нигезендә, сынау фәннәреннән консультацияләр уздырыла
-
Рус теленнән сынау имтиханы. 21.03.2017

9 нчы сыйныф укучылары район үзәгендә рус теленнән сынау имтиханы эшләделәр. Әлеге сынау ОГЭга әзерлек максатыннан оештырылды.
-
Руфил- Россия чемпионы! 20.03.2017
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә милли көрәш буенча Россия беренчелеге булып узды. Әлеге ярышта мәктәбебезнең 9 сыйныф укучысы Руфил Хәбибуллин катнашты. Ул 15-16 яшьлекләр арасында бил алышып, Россия чемпионы булып танылды. Егетебез Мәскәүдә махсус ясалган алтын медаль, 10 мең акчалата бүләккә лаек булды. Безнең егетләр булдыра! -
"Аҗаган-2017" 20.03.2017

Район күләмендә Аҗаган уены уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбездән "Яшь солдатлар" командасы катнашты. Команда, барлык төр ярышларда уңышлы чыгыш ясап, 2 урынга лаек булды. Афәрин, егетләр, кызлар!









