муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Армспортта да сынатмыйбыз. 16.10.2017

Чистай шәһәрендә 2003-2004 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында Татарстан беренчелегенә армспорт ярышы узды. Әлеге ярышта мәктәбебез укучылары да катнашты һәм зур уңышларга ирештеләр. Менә безнең батырлар: Закиров Ф.-1 урын, Кузнецов К.- 2 урын, Сабиров Р.-2 урын, Салахетдинова Э.-2 урын. Молодцы!
-
Инглиз теле атналыгы башланды. 16.10.2017

Бүген мәктәптә инглиз теле атналыгы башланды. Иртәнге линейкада 5 сыйныф укучылары атналыкны ачып җибәрделәр, ә инглиз теле укытучысы Ләйсән Рифкатовна атналыкның программасы белән таныштырды һәм укучыларны чараларда актив катнашырга чакырды.
-
Ярминкә. 12.10.2017

Бүген шәфкатьлелек айлыгы кысаларында ярминкә уздырылды. Ярминкәдә бәйләгән, теккән әйберләр, камыр ризыклары консервланган яшелчәләр, вареньелар сатылды. Бу чарада укучылар белән беррәттән әти-әниләр һәм авыл халкы да катнашты..
-
Контроль эшләр бара. 12.10.2017

2 сыйныф укучылары рус теленнән Россия күләмендә үтүче тикшерү эшләре эшләделәр.
-
ОГЭ һәм ЕГЭларга әзерлек башланды. 11.10.2017

9 һәм 11 сыйныф укучылары ОГЭ һәм ЕГЭларга әзерлекне башлап җибәрделәр. Бүген 9 сыйныф укучылары рус теленнән сынау имтиханы эшләделәр.
-
Эзтабарлар экскурсиядә. 10.10.2017

Бүген башлангыч сыйныф укучылары дәресләрдән соң табигатькә чыктылар. Алар биредә хәрәкәтле уеннар уйнадылар, табигатьтәге үзгәрешләрне күзәттеләр, фотоларга төштеләр.
-
Без-көрәшле халык! 09.10.2017

Район күләмендә Рафил Галимуллин истәлегенә 2000нче елгы һәм аннан яшьрәкләр арасында татарча көрәш ярышы уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебез көрәшчеләре дә катнашты. Алар бу бәйгедә уңышлы чыгыш ясадылар һәм 1 урынны яуладылар. Молодцы, егетләр!
-
"Яшьлек кабатлана" 06.10.2017

Мәктәбебездә үзидарә көненең дәвамы буларак "Яшьлек кабатлана" исемле кичә узды. Әлеге кичә укучылар көче белән әзерләнде һәм бу кичәгә барлык укытучылар да чакырылды. Кичәдә укытучылар өчен кызыклы уеннар оештырылды,уеннарда җиңүчеләргә концерт номерлары бүләк ителде. Иң күңеллесе укытучыларның яшь чакларында тыңланган музыкалардан оештырылган дискотека булды. Укытучылар үзләренә шундый матур ял кичәсе оештырган өчен укучыларга зур рәхмәтләрен белдерделәр.
-
"Укытучыңны котла!" акциясе. 05.10.2017

Барлык укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән колыйбыз. Мәктәбебездә 5 октябрь-укытучылар көне уңаеннан "Укытучыңны котла!" акциясе уздырылды. Укучылар мәктәбебезнең барлык укытучыларын бәйрәм белән котлап открыткалар һәм чәчәкләр бүләк иттеләр.
-
Бездә-үзидарә көне. 05.10.2017

Укытучылар көне уңаеннан мәктәптә үзидарә көне оештырылды. Бүген укытучыларны укучылар алыштырды. Алар бик тырышып, үзләрендә зур җаваплылык тоеп дәресләр бирәләр, төрле чаралар оештыралар. Ә укытучылар укучылар урынында дәрес укыйлар.









