муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
ОГЭ һәм ЕГЭларга әзерлек дәвам итә. 25.12.2017

Кышкы каникулның беренче көне булуга карамастан 9-11 сыйныф укучылары имтиханнарга әзерләнүләрен дәвам итәләр. Алар өчен рус теле, математика һәм сайланма фәннәрдән консультацияләр уздырыла.
-
"Зәңгәр ут яктысында" 23.12.2017

9-11 сыйныф укучылары өчен "Зәңгәр ут яктысында" дип исемләнгән яңа ел бәйрәме уздырылды. Бәйрәм күңелле маскаларга, моңлы җырларга, дәртле биюләргә бай булды. Күп бүләкләр алып килгән Кыш бабай белән Кар кызы, бәйрәм чыршысына хуҗа булырга теләгән Убырлы, аның мәкерен сизеп, чыршыны саклап калган Шүрәле дә бәйрәмгә аерым ямь өстәделеләр. Кичә бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.
-
Кыш бабай бүләк өләште. 22.12.2017

Бүген мәктәпкә бик күп тәмле күчтәнәчләр алып Кыш бабай килде. Ул яңа ел җыры җырлап күрсәткән һәр укучыга бүләкләр бирде.
-
"Исәнме, Яңа ел!" 21.12.2017

Бүген мәктәбебезгә 1-4 сыйныф укучыларын бәйрәм белән котларга Кыш бабай белән Кар кызы килде. Хоттабыч белән Хуҗа Насретдин аларны сихерләргә теләсәләр дә булдыра алмадылар. Укучыларның зирәклекләре, өлгерлекләре әлеге әкият геройларының сихерен җиңеп чыкты.
-
"Хуш киләсең, Яңа ел!" 20.12.2017

5-8 сыйныф укучылары өчен "Хуш киләсең, яңа ел!" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уздырылды. Укучылар Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.Бәйрәм кызыклы маскаларга, җыр-биюләргә бай булды. Кичәгә килгән Убырлы да, Шүрәле дә бәйрәмнең матурлыгын бетерә алмады, киресенчә алар да бәйрәмебездә уңай әкият геройларына әйләнделәр.
-
Сыннар ясадык 19.12.2017

Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре дәвам итә. Әлеге уңайдан мәктәп коридорларын бизәдек Шулай ук мәктәп территориясендә кардан сыннар ясадык, матурлыкны үзебез өчен, үзебезнең куллар белән тудырдык.
-
Көрәштә беренче! 18.12.2017

Район күләмендә РСФСРның спорт мастеры Рафис Насибуллин призына, 1999нчы елгы һәм аннан яшьрәкләр, арасында татарча көрәш ярышы уздырылды. Әлеге ярышта безнең мәктәптән дә көрәшчеләр командасы катнашты һәм 1 урынны яуладылар. Молодцы!
-
Яңа елга әзерлек. 14.12.2017

Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре җитә. Әлеге уңайдан мәктәптә бәйрәмгә әзерлек эшләре башланды.Бер төркем укучылар мәктәпне бизәү белән мәшгульбулсалар, икенчеләре бәйрәм кичәсе өчен концерт номерлары өйрәнәләр.
-
Бию түгәрәгенә укучылар яратып йөриләр. 13.12.2017

Мәктәптә эшләп килүче бию түгәрәгенә укучылар яратып йөриләр. Бүгенге көндә алар, бик тырышып, яңа ел бәйрәменә биюләр өйрәнәләр.
-
12 декабрь-Россия Конституциясе көне. 12.12.2017

12 декабрь- Россия Конституциясе көне уңаеннан сыйныфларда әңгәмәләр узды. Әлеге әңгәмәләр Россия гимнын җырлау белән башланып китте.









