МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru, baltasigim@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 592 обучающихся/ 592 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: << 421 422 423 424 425 ( 426 ) 427 428 429 430 >>
-
Әдәби бал 18.02.2021

Җылылык, матурлык, яшьлек....
Күңелдә кайнаган бу хисләрне сүзләр белән генә әйтеп бетерергә мөмкинме соң? Йөрәкләр башкача типте, күңелләр башкача уйланды. Укытучылар яшьлеккә кайтса, укучылар бүген бу вакыйганың төп катнашучылары булуларына чын күңелләреннән шатланды. Нинди вакыйгамы? Әдәби бал (Литературный бал)... Зал матур итеп бизәлгән, күз явын алырлык егетләр һәм кызларның елмаюлы йөзләре күңелгә җылылык өсти.
Сәхнәдә әле генә вальс әйләнсәләр, шул минутта романс яңгырый башлый, биюләр: полонез, кадриль, мазурка берсен – берсе алыштырып җилкендерә, дөньяны оныттыра. Балдан һәр кеше җылы күңел һәм чиста хисләр белән таралды.
Искиткеч бәйрәм өчен рус теле һәм әдәбияты укытучыларына зур рәхмәт. -
Муниципальная олимпиада по русскому языку/ Рус теле фәне буенча муниципаль олимпиада 18.02.2021

Гарифуллина Язиля ученица 2Б класса, Гарапшина Альмира ученица 2И класса, Елгашов Егор ученик 3И класса стали призерами муниципальной олимпиады по русскому языку.
Поздравляем! Молодцы!2нче Б сыйныфы укучысы Гарифуллина Язилә, 2нче И сыйныфы укучысы Гарапшина Альмира, 3нче И сыйныфы укучысы Елгашов Егор рус теле фәне буенча муниципаль олимпиадасы призерлары булдылар.
Котлыйбыз! Афәрин! -
Муниципальная олимпиада по математике/ Математика фәне буенча муниципаль олимпиада 18.02.2021

Гарифуллина Язиля ученица 2Б класса, Галимов Амирхан ученик 2А класса, Закирова Диля ученица 3Б класса стали призерами муниципальной олимпиады по математике.
Поздравляем! Молодцы!2нче Б сыйныфы укучысы Гарифуллина Язилә, 2нче А сыйныфы укучысы Галимов Амирхан, 3нче Б сыйныфы укучысы Закирова Дилә математика фәне буенча муниципаль олимпиадасы призерлары булдылар.
Котлыйбыз! Афәрин! -
Интеллектуальная игра / Интеллектуаль уен 17.02.2021

Поздравляем с победой команду учителей в интеллектуальной игре среди педагогов района «Дәрья - Океан » по произведению А.С.Макаренко «Педагогическая поэма».
Укытучылар командасын «Дәрья - Океан » район педагоглары арасында А.С. Макаренконың «Педагогик поэма» әсәре буенча интеллектуаль уенда җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Муса Җәлил музеена сәяхәт 17.02.2021

Балтач гимназиясенең 1нче инженер сыйныфында укучылар Карадуган авылындагы М. Җәлил музеенда экскурсиядә булды. Биредә укучыларга герой- шагыйрьнең тормыш юлы, батырлыгы, шигырьләре турында сөйләделәр, кызыклы экспонатлар белән таныштырдылар. Балалар М.Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Шулай ук Себер тракты музее экспонатларын да карадылар. Ахырдан Зарипова Гүзәлия әзерләгән табында тәмле коймаклар, кайнатмалар белән сыйландылар. Бу сәяхәтне оештырган Зарипова Гүзәлиягә, гаиләсенә, музей җитәкчесе Фирая ханым Зыятдиновага, музей хезмәткәрләренә зур рәхмәт.
-
Герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел 16.02.2021

15 нче февраль - герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел . Шул уңайдан гимназиядә «Үлемсезлеккә юл» дигән әдәби чара үткәрелде. 6нчы сыйныф укучылары, Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында фильм карап, белемнәрен тагы да ныгыттылар, шигырьләрен, җырларын тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Китапханәче Асия Гыйльфановна шагыйрь иҗатына багышланган күргәзмә белән таныштырды, балалар өчен язылган шигырьләрен укыды. Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә батыр шагыйрь, аның иҗаты турында әңгәмәләр оештырылды.
-
Герой - шагыйрь Муса Җәлил тууына 115 ел булуга багышланган әдәби – музыкаль кичә 16.02.2021

16нчы февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен герой - шагыйрь Муса Җәлил тууына 115 ел булуга багышланган әдәби – музыкаль кичә үтте. 3нче И һәм 4нче Б сыйныф укучылары Муса Җәлилнең тормыш юлы белән таныштырдылар. Иҗаты белән танышу укучылар өйрәнгән шигырьләре белән үрелеп барылды. Чара бер минут тынлык һәм «Салют сиңа, Муса Җәлил» җыры белән тәмамаланды.
-
Встреча/Очрашу 15.02.2021

15 февраля в Центральной библиотеке для 8-х классов была организована встреча с ветеранами Афганской войны Галимовым Ф.Г. и Шарифуллиным Ф.Г.
15нче февраль көнне Үзәк китапханәдә 8 нче сыйныф укучылары өчен Әфган сугышы ветераннары Галимов Ф. Г. һәм Шәрифуллин Ф. Г. белән очрашу оештырылды.
-
Акция «Подари книгу с любовью» / «Китап бүләк ит» акциясе 15.02.2021

С 10 по 14 февраля 2021 г. в гимназии прошла акция «Подари книгу с любовью», приуроченная к Международному дню дарения книг. Ученики с большим интересом рассказывали о книгах, которые они передали в фонд школьной библиотеки.
2021 елның 10 – 14нче февралендә гимназиядә Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган, «Китап бүләк ит» акциясе узды. Укучылар зур кызыксыну белән мәктәп китапханәсе фондына тапшырган китаплар турында сөйләделәр.
-
Награждение/Бүләкләү 15.02.2021

Награждение победителей и участников районного онлайн – конкурса чтецов о ПДД.
Юл йөрү кагыйдәләре турында район онлайн-конкурсында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү.














