МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru, baltasigim@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 592 обучающихся/ 592 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: << ( 431 ) 432 433 434 435 436 437 438 439 440 >>
-
Всероссийский турнир по шахматам 25.01.2021

Хайруллин Амирхан чемпион Всероссийского турнира по шахматам до 13 лет! Дважды чемпион: по блицу и по быстрым шахматам. Молодец, Амирхан! Гордимся тобой!
-
Шахматы 25.01.2021

Абдрахманов Амир занял 3 место во Всероссийском турнире по шахматам. Молодец, Амир! Гордимся тобой!
-
«Исем кушу йоласы, бишек җырлары» 23.01.2021

1А сыйныфы тәрбиячесе Алсу Габделфәрт кызы Нигмәтҗәнова һәм аның укучыларының чарасы “Исем кушу йоласы, бишек җырлары” исеме астында үтте. Бәйрәм оештыруда балалар актив катнашты. Балаларыбыз бишек җырларын башкардылар. Тәрбиячеләре бала йоклату йоласын күрсәтте.
-
«Сабантуй», «Әрәпә жыю» 23.01.2021

1Б сыйныфы укучылары һәм тәрбиячеләре Гөлнара Ильдар кызы Нигәмәтжанова «Сабантуй», «Әрәпә жыю» күренешләрен бик ачык тасвирлап курсәттеләр. Барлык укучылар да бик шатланып залга «әрәпә» диеп кычкырып, инбашларына сөлгеле таяк салып килеп керделәр. Тамашачылар арасыннан бик купләренең йөрәкләре сикергәләп куйгандыр. Күмәк җырлар, биюләр, такмак әйтүләр, шигырь сөйләүләр-барысын да бик куанып һәм теләп башкардылар.
-
«Аулак өй» 23.01.2021

1И сыйныфы укучылары һәм тәрбиячеләре Шәмсетдинова Ясминә Тәлгать кызы «Аулак өй» күренешен башкардылар. Шул чордагы кебек киенеп Ясминә Тәлгәтовна һәм балалары бик матур итеп чабата биюе башкардылар. Күмәк уеннарны, «тәңкә салыш» уеннарын да уйнап киттеләр. Балалар бик тә тырышып әзерләнгәннәр иде.
-
«Татарстан - безнең уртак йортыбыз» 23.01.2021

2 А сыйныфы тәрбиячесе Магсумова Лариса Степан кызы, 2 Б сыйныфы тәрбиячесе Газимова Резеда Рашит кызы, 2 И сыйныфы тәрбиячесе Закирова Алсу Камил кызы – барысы да укучылар белән берлектә «Татарстан - безнең уртак йортыбыз» дип исемләнгән чара уздырдылар. Татарстан җирлегендә яшәүче барлык милләт вәкилләре белән дус һәм тату әлемтәдә яшәвебезне, бәйрәмнәребезне бергә-бергә үткәрү турында бик тә матур һәм аңлаешлы итеп ачып бирә белделәр. Укучылары да төрле милләтләрнең киемнәрен киеп чыгыш ясадылар.
-
«Оста кулда һөнәр бар» 23.01.2021

3 А, Б, И сыйныфы тәрбиячеләре Гозәерова Лилия Наил кызы һәм Хәбибуллина Ләйсән Рәшид кызы «Оста кулда һөнәр бар» дигән исемле очрашу кичәсе уздырдылар. Чара әлеккеге өй күренеше һәм укучылар башкаруында сәхнәдә борынгы әби-бабаларыбызның көнкуреше, аларның кул эшләрен чагылдырган мизгелләр белән башланып китте.
-
Озынайтылган көн торкеме тәрбиячеләренең методик атналыгы 22.01.2021

Балаларны милли-мәдәни рухта тәрбияләгәндә татар халкының әлектән килгән гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән кызыксынучы югары әхлаклы, һәряклап үсеш алган, иҗади шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыру.
Бу максаттан чыгып түбәндәге бурычларны билгеләдек:
• тәрбия традицияләренә нигезләнеп халкыбызның гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен белү, алар белән кызыксынуларын үстереп баларга әстетик һәм әхлакый тәрбия бирү.
• татар халкының милли бәйрәмнәре, йола уеннары, гореф-гадәтләре аша балаларның аралашу, коммуникатив осталыгын, сөйләм телен үстеру.
• халкыбызның милли тадицияләрен саклау максатыннан ел фасыллары белән бәйләнешле йола-бәйрәмнәре белән балаларны таныштыру.
Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта башлады. Шул уңайдан күп кенә бәйрәмнәребез яңадан халык арасына кереп бара. Халкыбызның йола-бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен торгызу һәм яңарту безнең гимназиябездә дә актив алып барыла. Милли бәрәмнәр һәм гореф-гадәтләр, балаларыбызны халык культурасы белән таныштыруда, зур урын алып тора.
Менә шушы бурычларны хәм максатларны билгеләп озынайтылган көн тәрбиячеләре «Татар халкының милли йолалары» дип исемләнгән чаралар уздырдылар.
-
Мастер - класс 22.01.2021

Балтач гимназиясенең 1нче и сыйныфында кызыклы мастер - класс булды. Шушы класста укучы Солтанов Әмирнең әнисе Раилә кондитер һөнәре белән таныштырды. Ул укучыларны трайфл - стаканда десерт ясау серләренә төшендерде. Балаларга процесс үзе дә, нәтиҗәсе дә бик ошады. Үзе матур, үзе тәмле десерт килеп чыкты.
-
Китап - белем чишмәсе 22.01.2021

Гимназиядә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын укылган китаплар буенча әдәби викториналар белән башладык. Уен барышында җиңүчеләр дә ачыкланды. 5б сыйныфында Фәнис Яруллинның "Табылдык сумка", "Алсу чәчәк" хикәяләрен иң яхшы укучы - Гарипов Кәрим, 6а сыйныфында Галимҗан Гыйльмановның "Язмышның туган көне" әсәрен бик әйбәт белүче - Петров Нияз, 7а сыйныфында Гадел Кутуйның "Рөстәм маҗаралары"н иң яхшы укучы - Габдрахманова Дилә , 8а сыйныфында Фәнис Яруллинның "Җилкәннәр җилдә сынала" әсәре буенча викторина җиңүчесе - Исрафилова Алия. Китаплар буенча укучылар бик матур фикерләрен әйттеләр, үзләренә ошаган геройлардан үрнәк алырга мөмкин икәнен аңладылар.














