МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: << 401 402 403 404 405 406 407 408 ( 409 ) 410 >>
-
Чираттагы җиңү 27.01.2021

Балтач гимназиясе укучысы Хәмитова Зилә (8б) химия фәне буенча предмет олимпиадасының региональ этабында призер булды. Зиләне һәм аның җитәкчесе Хафизова Э.М. зур җиңүләре белән котлыйбыз. Алга таба да укуларында һәм эшләрендә уңышлар телибез.
-
Чираттагы җиңү 26.01.2021

Балтач гимназиясе укучысы Аскаров Фәнүс (11а) ОБЖ фәне буенча предмет олимпиадасының региональ этабында призер булды. Фәнүсне һәм аның җитәкчесе Залялов К.В. зур җиңүләре белән котлыйбыз. Алга таба да укуларында һәм эшләрендә уңышлар телибез.
-
«Саулык – зур байлык» 25.01.2021

Клубный час в 1а классе «Саулык – зур байлык» в рамках предметной недели.
-
1нче и сыйныфы укучылары район үзәк китапханәсендә экскурсиядә 25.01.2021

Балтач гимназиясенең 1нче и сыйныфы укучылары район үзәк китапханәсенә экскурсиягә барды. Аларга китапханәчеләр Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган "Дуслык елмаюдан башлана" дигән чара үткәрде. Чарада балалар төрле халык әкиятләрен белүләрен, төрле телләрдә шигырьләр сөйли алуларын күрсәтте. Шулай ук китапханәгә язылып, китаплар алдылар.
-
Всероссийский турнир по шахматам 25.01.2021

Хайруллин Амирхан чемпион Всероссийского турнира по шахматам до 13 лет! Дважды чемпион: по блицу и по быстрым шахматам. Молодец, Амирхан! Гордимся тобой!
-
Шахматы 25.01.2021

Абдрахманов Амир занял 3 место во Всероссийском турнире по шахматам. Молодец, Амир! Гордимся тобой!
-
«Исем кушу йоласы, бишек җырлары» 23.01.2021

1А сыйныфы тәрбиячесе Алсу Габделфәрт кызы Нигмәтҗәнова һәм аның укучыларының чарасы “Исем кушу йоласы, бишек җырлары” исеме астында үтте. Бәйрәм оештыруда балалар актив катнашты. Балаларыбыз бишек җырларын башкардылар. Тәрбиячеләре бала йоклату йоласын күрсәтте.
-
«Сабантуй», «Әрәпә жыю» 23.01.2021

1Б сыйныфы укучылары һәм тәрбиячеләре Гөлнара Ильдар кызы Нигәмәтжанова «Сабантуй», «Әрәпә жыю» күренешләрен бик ачык тасвирлап курсәттеләр. Барлык укучылар да бик шатланып залга «әрәпә» диеп кычкырып, инбашларына сөлгеле таяк салып килеп керделәр. Тамашачылар арасыннан бик купләренең йөрәкләре сикергәләп куйгандыр. Күмәк җырлар, биюләр, такмак әйтүләр, шигырь сөйләүләр-барысын да бик куанып һәм теләп башкардылар.
-
«Аулак өй» 23.01.2021

1И сыйныфы укучылары һәм тәрбиячеләре Шәмсетдинова Ясминә Тәлгать кызы «Аулак өй» күренешен башкардылар. Шул чордагы кебек киенеп Ясминә Тәлгәтовна һәм балалары бик матур итеп чабата биюе башкардылар. Күмәк уеннарны, «тәңкә салыш» уеннарын да уйнап киттеләр. Балалар бик тә тырышып әзерләнгәннәр иде.
-
«Татарстан - безнең уртак йортыбыз» 23.01.2021

2 А сыйныфы тәрбиячесе Магсумова Лариса Степан кызы, 2 Б сыйныфы тәрбиячесе Газимова Резеда Рашит кызы, 2 И сыйныфы тәрбиячесе Закирова Алсу Камил кызы – барысы да укучылар белән берлектә «Татарстан - безнең уртак йортыбыз» дип исемләнгән чара уздырдылар. Татарстан җирлегендә яшәүче барлык милләт вәкилләре белән дус һәм тату әлемтәдә яшәвебезне, бәйрәмнәребезне бергә-бергә үткәрү турында бик тә матур һәм аңлаешлы итеп ачып бирә белделәр. Укучылары да төрле милләтләрнең киемнәрен киеп чыгыш ясадылар.














