МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
Новости
«Ел укытучысы» һөнәри бәйгесе
Опубликовано: 25.03.202225нче март көнне Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Ел укытучысы» һөнәри бәйгесенә йомгак ясадылар. Мәгариф һәм фән министры Хадиуллин Илсур Гәрәй улы, барлык номинацияләрне дә исәпкә алып, һөнәри бәйгедә быел 800 дән артык укытучы катнашканын әйтте. «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясенең йомгаклау этабында Балтач гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәйсә Шамил кызы Әхмәтова да катнашты. Күп сынаулардан торган бу катлаулы этапта барлыгы 11 төбәктән, республиканың 15 районыннан барлыгы 32 укытучы көч сынашты. 5 көн дәвамында укытучылар Казан шәһәренең «Адымнар» — белем һәм татулыкка юл» күп телле мәктәбе укучылары белән сыйныф сәгатьләре, дәресләр үткәрделәр, мастер-классларын һәм методик остаханәләрен тәкъдим иттеләр. Бәйгедә Рәйсә Шамил кызы «Иң креатив укытучы» номинациясендә җиңү яулады, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының дипломына һәм бүләгенә ия булды. Зур тәҗрибәгә ия булган, белемле, уңган, талантлы укытучыбызны һөнәри бәйгедәге җиңүе белән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә яраткан хезмәтендә һәм шәхси тормышында уңышлар телибез!
Источник: Администрация
К списку новостей














