МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: << 171 172 ( 173 ) 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
«Россия мои горизонты» 25.04.2024

25 апреля в 6-11 классах прошли курсы внеурочной деятельности «Россия мои горизонты».
-
«Коррупция в жизни. Коррупция в сказках»/«Тормышта коррупция. Әкиятләрдә коррупция» 25.04.2024

В центральной библиотеке прошло мероприятие «Коррупция в жизни. Коррупция в сказках».
Үзәк китапханәдә «Тормышта коррупция. Әкиятләрдә коррупция» дигән чара узды.
Подробнее/Тулырак
-
Встреча/Очрашу 25.04.2024

В 1 А классе прошла встреча с начальником управления образования Балтасинского района Ренатом Камиловичем, который провел Всероссийский открытый урок ОБЖ.
1нче А сыйныфында Балтач районы мәгариф идарәсе башлыгы Ренат Камилевич белән очрашу узды, ул ТИНнең Бөтенроссия ачык дәресен үткәрде.
-
Тукай әкиятләрендә кунакта 25.04.2024

Тукай көннәре дәвам итә...
25нче апрель көнне 5-6нчы сыйныф укучылары өчен шагыйрьнең әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнар карау оештырылды. Күбесе яхшы таныш булса да, «Тукай әкиятләрендә кунакта» булу укучыларга ошады. -
Ветераннарыбызга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау открыткалары, бәйрәм күчтәнәчләре тапшырылды 25.04.2024

Быел без Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан алып, 79нчы тапкыр Җиңү бәйрәмен тантаналы төстә бәйрәм итәбез. Илебезгә ирек һәм тынычлык яулап алучыларга карата йөрәкләрдәге рәхмәт һәм хөрмәт хисләре шушы еллар эчендә кимемәде, ә киресенчә гел арта гына бара. Ветераннарыбызның тиңдәшсез батырлыгы, фидакарь хезмәте, ил өстенә яу килгәндә районыбызның батыр ул-кызларының да тере калкан булып, дошманга каршы күтәрелүләре чиксез каһарманлык үрнәге, без алар белән чын күңелдән горурланабыз. Бүгенге көндә районыбызда 102 тыл хезмәтчәне, 27 Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннары гомер кичерә. Аларның һәркайсына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау открыткалары, бәйрәм күчтәнәчләре тапшырылды.
-
Встреча/Очрашу 25.04.2024

У нас в гостях был начальник ОГИБДД ОМВД России по Балтасинскому району капитан полиции Мубаракшин Искандер Рашатович. Он рассказал о профессии полицейского, о своих достижениях, ответил на вопросы ребят, напомнил о безопасности на дорогах, о правилах поведения на дорогах.
Бездә Россия эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы полиция капитаны Мөбәрәкшин Искәндәр Рашатович кунакта булды. Ул полиция хезмәткәре һөнәре, үз казанышлары турында сөйләде һәм балаларның соравына җавап бирде. Шулай ук юлларда куркынычсызлык, юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерде.
-
«Сәнгать дөньясында маяк булып, мәңге яши, яшьни яшь Тукай!» район нәфис сүз осталары бәйгесе 25.04.2024

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел булу уңаеннан, Балтачыбыз башкаладан мәртәбәле кунаклар, күренекле язучы һәм шагыйрьләр кабул итте. Татарстан башкаласы Казаннан килгән бер төркем язучылар: Рифат Җамал, Рифә Рахман, Газинур Морат, Гәүһәр Хәсәнова, Алмаз Хәмзин, Рабит Батулла, Галимҗан Гыйльманов, Гүзәл Әдһәм кызы Мәдәният үзәгендә шигърият бәйрәмендә катнашты. Биредә Үзәк китапханә тарафыннан оештырылган «Сәнгать дөньясында маяк булып, мәңге яши, яшьни яшь Тукай!» район нәфис сүз осталары бәйгесендә җиңүчеләр бүләкләнде.
-
«Затлылык бездән башлана» дип аталган чара 25.04.2024

«Кешене эше бизи» дигән бик матур әйтем бар халкыбызда. 25нче апрель көнне Үзәк китапханәдә үткән яшүсмер кызлар өчен «Затлылык бездән башлана» дип аталган чарабызның мәртәбәле кунагы - Альбина Фазлыева турында да шулай әйтергә кирәк. Бөрбаш авылында яшәүче, 4 газиз күз нурларына әни, төп йорт килене булу өстенә үз кием коллекциясен булдырып, бер ел эчендә өч кибет ачкан, республика киңлекләрендә генә түгел, башка төбәкләргә дә үзенең матур хезмәте белән танылган блогер - Альбина Фазлыеваны белмәгән кеше юктыр.
Чара барышында яшүсмер кызлар өчен иң кирәкле темалар күтәрелде. Хатын-кызның бәхете-гаиләдә икәнен ассызыклап, әдәп-әхлак темасы буенча бик мәгънәле, файдалы киңәшләр бирелде, бүгенге көндә актуаль темаларыбызның берсе булган - блогер тормышы буенча Альбина үз үрнәгендә тәкъдимнәрен әйтте, күңелдә йөрткән һөнәрне дөрес сайлау, шул һөнәр буенча хезмәтеңне үстерү буенча фикерләр җиткерелде. Очрашу кичәсе бер тында, җылы, шул ук вакытта бик күңелле үтте.
Альбина тудырган киемнәр үзләренең затлылыгы, нәфислеге, миллилилеге белән аерылып тора. Ул тудырган өс киемнәреннән әзерләнгән күргәзмә шулай ук чарага ямь өстәп торды. Ә инде кызларыбызга бүгенге заманада җайлы ысул белән матур итеп чәчне күрсәтмәү мөмкинлеге аша мастер-класс үткәрү, килгән кунакларыбызның күңелләрендә онытылмас якты мизгелләр булып озак вакыт сакланыр дигән теләктә калабыз. -
Балтач гимназиясенә язучылар килде 24.04.2024

Бүген - Тукай көннәре. Шул уңайдан Балтач гимназиясенә дә язучылар килде - Газинур Морат, гаҗәеп шагыйрь, прозаик, шигырьләрендә чынбарлык, йөрәк ярсулары, гаделлек ярылып ята. Бөек классигыбыз Мөхәммәт Мәһдиевның кызы, тәрҗемәче Гәүһәр ханым, яраткан язучыбыз, юмор остасы Алмаз Хәмзин, мөхтәрәм райондашыбыз Гарифҗан Мөхәммәтшин очрашуга елмаеп килдек, диләр. Килүгә гимназия укучылары җыр-бию, Тукай шигырьләре белән куандырды.
-
Неделя психологии 24.04.2024

В рамках Недели психологии прошли:
- встреча по профориентации для 5-6 классов;
- акция для работников и педагогов гимназии «Мы-это много Я»;
- акция в 1-х классах «Цветок настроения».














