МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
26 апреля - день рождения Габдуллы Тукая/26нчы апрель - Габдулла Тукайның туган көне 26.04.2024

26 апреля - памятная дата для татарского мира, день рождения великого поэта Габдуллы Тукая.
26нчы апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне.
-
Әдәби радиотапшыру 26.04.2024

Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Һәр елны гимназиябездә сөекле шагыйребез иҗатына багышлап әдәби кичәләр уздырыла. Бөек Тукаебыз сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барылган әдәби радиотапшыру бүген гимназиядә бәйрәм рухы барлыкка китерде.
-
Международный день борьбы за права инвалидов/Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көне 26.04.2024

26 апреля - Международный день борьбы за права инвалидов.
26нчы апрель - Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көне.
-
Книжная выставка/Китап күргәзмәсе 26.04.2024

Книжная выставка, посвященная 138-летию со дня рождения Габдуллы Тукая.
Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе.
Подробнее/Тулырак
-
День родного языка и 138-летие со дня рождения Габдуллы Тукая/Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 138 ел 26.04.2024

26 апреля - День родного языка и 138-летие со дня рождения Габдуллы Тукая.
26нчы апрель - Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 138 ел.
-
Неделя психологии/Психология атналыгы 26.04.2024

Вот и подошла к концу Неделя психологии. Всем успехов во всем! И хорошего настроения!
Менә психология атналыгы тәмамланды. Һәрнәрсәдә уңышлар! Һәм яхшы кәеф!
-
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын Туган тел көне һәм татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу белән тәбрик итте 26.04.2024

Тукай иҗаты хәзерге көндә дә татар мәдәниятенең үзенчәлекле матурлыгының һәм башка халыклар мәдәниятләре белән үрелеп үсүенең гәүдәләнеше булып кала. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын Туган тел көне һәм татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу белән тәбрик итте.
«Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле милләттәшләр! Сезне Туган тел көне һәм татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан тәбрик итәм. Тукай әсәрләрендә туган телнең халыктагы күңел җылысын, рухи матурлыкны һәм мәдәни байлыкны саклаудагы, буыннар арасында бәйләнешләрне ныгытудагы роле аермачык күрсәтелә. Халкыбызның традицион рухи-әхлакый хәзинәләре – иң катлаулы шартларда да безгә яшәү көче өсти торган бәрәкәтле чыганак. Алар үсеш һәм казанышларыбыз нигезен тәшкил итә. Шагыйрь чиксез кыйммәткә ия шул байлыкны сокландыргыч осталык белән сурәтләүгә иреште. Даһи әдипнең тезмә һәм чәчмә әсәрләре туган җирне ихлас ярату хисләре белән сугарылган, аларда хезмәт сөю, батырлык, ихласлык, намус югары күтәрелә, кешедәге түбән сыйфатлар, ялкаулык, үзеңне генә кайгырту кире кагыла. Каләменең җырлы-көйле булуы, фикер тирәнлеге Тукайны дөнья әдәбиятының бөек иҗатчылары белән бер сафка куя. Габдулла Тукайның китап-җыентыклары замандашларын таң калдыра, Бөек Ватан сугышы елларында сугышчыларга дәрман бирә. Шагыйрьнең әсәрләре бүген дә Ватанны сакларга рухландыра. Тукай иҗаты хәзерге көндә дә татар мәдәниятенең үзенчәлекле матурлыгының һәм башка халыклар мәдәниятләре белән үрелеп үсүенең гәүдәләнеше булып кала. Быел тууының 225 еллыгы билгеләп үтеләчәк мәшһүр Пушкинга Тукай ихтирамлы мөнәсәбәттә булган. Югары максатка омтылышның иҗатчыны да, укучыны да илһамландырганын татар шагыйре үз каләме белән раслый. Тукайның камиллек өлгесе булган шигъри юллары безнең күңелләрдә һәрчак аваздашлык тапсын, игелекле эшләргә, яңа уңышларга этәргеч биреп, һәркемгә күңел җылысы бүләк итсен. Сезгә чын йөрәктән нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим», диелә котлауда. -
День дочери 25.04.2024

День дочери - это, всё же, праздник любви, тепла и заботы. Это праздник семейный, так как дочь - социальный статус члена семьи. Появление ребёнка в семье - это радостное и трогательное событие, которого с нетерпением ждут все, но больше других, конечно, папа и мама. Рождение ребёнка - это рождение новой жизни, надежды, рождение новых чувств.
День дочери - это праздник в кругу семьи, когда свою любовь к девочке могут лишний раз проявить её родители. Этот праздник должен стать ещё одним в череде семейных праздников, дабы укреплять семейные отношения и любовь членов семьи по отношению друг к другу. -
Неделя психологии/Психология атналыгы 25.04.2024

Продолжается Неделя психологии:
- акция «Письмо - комплимент»;
- защита проектов по психологии;
- классные часы на тему профориентации.Психология атналыгы дәвам итә:
- «Комплимент-хат» акциясе;
- психология буенча проектлар яклау;
- һөнәри юнәлеш бирү темасына сыйныф сәгатьләре. -
Якынлашып килүче Җиңү көне белән котлау 25.04.2024

Район башлыгы Рамил Нотфуллин бүген бер төркем җитәкчеләр, укучылар белән берлектә Балтачта яшәүче Гыйльван Гыйльмуллин янында булып якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады. Хөрмәтле ветеранның тормыш-көнкүреше белән кызыксынып, хәлләрен сорашты.














