Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | Ds.N2baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 127 воспитанников/Бездә 127 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 13педагогов/Бездә 13 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
Җиңү көне белән! 09.05.2013

-
Энергетик ресурсларын саклау буенча тематик бәйрәм иртәсе 26.04.2013

26 апрель көнне балалар бакчасында энергетика ресурсларын саклау буенча “Түбәдә яшәүче Карлсон бездә кунакта” дип исемләнгән тематик бәйрәм иртәсе уздырылды.
-
Г.Тукайның туган көне. 25.04.2013

25 апрель көнне балалар бакчасында татар халкының бөек шәхесе, балалар өчен бик күп мәгънәле, кызыклы,үтемле әсәрләр язып калдырган шагыйрь - Габдулла Тукайның тууына 127 ел уңаеннан зур бәйрәм иртәсе уздырылды.
-
Мәдәният үзәгендәге чара 23.04.2013

Район культура үзәгендә уздырылган Г.Тукайның 127 еллыгына багышланган чарада уңышлы чыгыш ясадык.
-
Космонавтлар көне. 12.04.2013

8 -12 апрель көннәрендә балалар бакчасында “Космонавтлар көне” уңаеннан тематик атналык барды. Әлеге атналыкның йомгаклау чарасы итеп “Кеше – галәмдә” дип исемләнгән музыкаль-спортив бәйрәм иртәсе уздырылды.
-
Габдулла Тукай айлыгы. 08.04.2013

Апрель ае башы белән балалар бакчасында Г.Тукай айлыгы башланды. Балалар, педагоглар, әти-әниләр, гомумән барлык коллективны актив катнашуын тәэмин итә торган айлык план төзелде. Г.Тукай иҗатына багышланган почмаклар төзү, балалар һәм әти-әниләрнең рәсем эшләреннән күргәзмәләр оештыру, район күләмендә уздырылгын чараларда актив катнашу, әдәби-музыкаль бәйрәм иртәсе уздыру – болар кайбер чаралар.
-
Карга боткасы. 05.04.2013

5 апрель көнне балалар бакчасында – Карга боткасы бәйрәме уздырылды. Милли җыр- биюләр, уеннар, язны чакырып яңгыраган шигырьләр, кунакка килгән канатлы дусларыбыз – кошлар белән очрашулар белән үрелеп барган бәйрәм иртәсе тәмле боткадан - карга боткасыннан авыз итү белән тәмамланды.
-
Нәүрүз бәйрәме 28.03.2013

Бездә Нәүрүз бәйрәме!
-
Тәрбиячеләр белем күтәрә. 26.03.2013

26 март көнне балалар бакчасында “Балалар бакчасында балалар эшчәнлеген оештыруга көн таләпләре” темасы астында Һөнәри кабат әзерләү курслары кысаларында республика семинар-практикумы узды.
-
Җиңүчеләребезне котлыйбыз. 26.03.2013

Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар бик теләп Балтач сәнгать мәктәбенең музыка бүлегенә укырга йөриләр. Һәм алар әледән-әле үзләренең җитәкчеләре белән төрле район, республика, хәттә ил күләмендә уза торган конкурс, фестивальләрдә катнашалар, төрле призлы урыннар, исемнәр алалар.








