Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | Ds.N2baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 127 воспитанников/Бездә 127 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 13педагогов/Бездә 13 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
Гает бәйрәме 07.08.2013

Гает көне уңаеннан 7нче август көнне мәчеттән Мәдинә Мөхәммәт кызы балаларны бәйрәм белән котларга килде, тиешле вәгазьләре белән таныштырды. Балалар белгән догаларын бик теләп сөйләделәр. Елдагыча балаларны шатландырып үзләренең бүләкләрен калдырып китте.
-
Халык уеннарына багышланган күңел ачу. 02.08.2013

Бүген балалар бакчасында халык уеннарына багышлап күңел ачу үтте. Балаларны халык уеннары аша әби-бабайларыбызның тормышы нинди булуы белән таныштырып киттек. Алар белән борынгыдан килгән "очты-очты","Җиләк - җыям, как коям", "Гөлбану", ""Эх, зиләй-зиләле", "Зәңгәр чәчәк" кебек халык уеннары уйналды.
-
"Яраткан уенчыклар" атналыгы 01.08.2013

29 ильдән-2 август көннәрендә бездә "Яраткан уенчыклар" атналыгы булды. Өстәл уеннары, сүзле уеннар, кагыйдәле уеннар, йомшак уенчыклар көннәре узды.
-
Тиздән, финиш! 09.07.2013

Менә, ниһаять, башкалабыз Казанда күптән көткән Универсиада уты кабынды. Безнең бакчага йөрүче иң нәни балалар да спортчыларга теләктәшлек белдерү йөзеннән йөгерешкә чыктылар. Алар сәламәтлекнең иң якын дуслары белән дуслашып – “Кояш, су һәм саф һава – безнең иң якын дуслар!” - девизы астында җәйнең бер генә көнен дә зыяга уздырмаска тырышалар.
-
“Ел балалар бакчасы -2013” 05.07.2013

Балалар бакчасы коллективы “Ел балалар бакчасы -2013” республика конкурсының район этабында I урынны лаек булып республика күләмендә катнашу хокукына ия булды.
-
Яшелчә бакчасында. 05.07.2013

Балалар җәйне күңелле һәм файдалы уздыралар. Алар тәрбияче апалары белән бергәләп яшелчә бакчасында эшләргә бик яраталар.
-
Җәйнең күңелле мизгелләре. 05.07.2013

Җәйнең икенче аена да кердек. Ул атнаны без “Тапкырлар һәм зирәкләр атналыгы” дип атадык.
-
Өйрәнү тревогасы 26.06.2013

-
Сәлам, Универсиада! 19.06.2013

Балалар бакчасында Казанда узачак җәйге Универсиаданы каршылау йөзеннән педагогларның кул эшләре күргәзмәсе оештырылды, әти-әниләр почмакларында спорт тематикасын яктырткан почмаклар булдырылды, балалар белән төрле спорт чаралары әледән-әле уздырыла. Нәниләрне кечкенәдән спортка тарту, спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту – безнең төп бурычларның берсе.
-
Исәнме, җәй. 11.06.2013

Балалар сагынып көтеп алган җәйнең беренче атнасы узып та китте. Әлеге атна “Елмай патшалыгына кунакка” күңел ачу кичәсе белән тәмамланды. Патшалык балаларга бик күп күңелле уеннар, зиһенне эшләтергә башваткычлар зәерләгән иде. Кыскасы, “Елмай патшалыгында” бер генә балага да күңелсезләнеп утырырга туры килмәде.








