МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Корбан бәйрәме белән тәбрикләде 23.08.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корбан бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгать итте.
"ХөрмәтлеТатарстан мөселманнары!
Кадерле ватандашлар!
Сезне Корбан бәйрәме уңаеннан чын йөрәктән котлыйм. Һәрбер мөэмин мөселманның игелекле уйлары, карашлары тантаналы бу көннәрдә ислам дөньясының мәркәзе – Мәккәгә юнәлгән. Аллаһы Тәгаләгә сыенып изге урыннарга хаҗ кылу, ихлас гыйбадәт, Аллаһ ризалыгы өчен чалына торган корбан һәм кадерле ата-бабаларыбыз рухына багышлаган дога – бу күркәм гамәлләребез белән без иман нуры яктысында, рухи камилләшү аша яшәешнең бөек серен ача киләбез.
Корбан гаете – хәерле эш-гамәлләргә, тынычлыкка, бердәмлеккә өндәүче зур бәйрәм. Иманлы һәр кешенең җанын бу вакытта мохтаҗларга ярдәм итү, миһербан-мәрхәмәт күрсәтү, ата-анага, өлкәннәргә хөрмәтле һәм илтифатлы булу хисләре били, киләчәккә якты өметләр тагын да арта. Без Исламга һәм башка традицион диннәргә хас булган рәхим-шәфкать, гаделлек идеаллары һәр кешенең күңел түрендә урын алыр, мәгънәсез дошманлыкка һәм низагларга чик куелыр дип ихластан ышанабыз... -
Руководитель Рособрнадзора рассказал об основных итогах ЕГЭ и ВПР 2018 года и задачах на следующий год 22.08.2018

Руководитель Федеральной службы по надзору в сфере образования и науки Сергей Кравцов в ходе Всероссийского совещания руководителей органов исполнительной власти субъектов РФ, осуществляющих государственное управление в сфере образования, подвел основные итоги единого государственного экзамена (ЕГЭ) и всероссийских проверочных работ (ВПР), которые прошли в 2018 году.
«Экзаменационная кампания досрочного и основного периодов завершены. Прежде всего, хочу всех поблагодарить за проведенную работу. Экзамены прошли без существенных сбоев. Результаты практически по всем предметам на уровне прошлого года. Это говорит, что экзамен стабилен», - сказал Сергей Кравцов.... -
Мәктәбебез кунаклар кабул итә 16.08.2018

15 август көнне мәктәбебез районыбызның физика һәм информатика укытучыларын кабул итте. Традицион август конференциясенә җыелган укытучылар методик берләшмәләрнең отчетлары белән таныштылар, яңа уку елына бурычлар билгеләнде.
-
Җәйнең бер көне ел туйдыра 14.08.2018

Җәйнең бер көне ел туйдыра
-
Мәктәбебездә Бөтендөнья татар яшьләре конгрессы делегатлары кунакта 05.08.2018

Мәктәбебездә Бөтендөнья татар яшьләре конгрессы делегатлары кунакта
-
Яңа уку елына әзерлек 01.08.2018

Мәктәп коллективы яңа уку елына әзерлекне башлады. Укытучылар, техник хезмәткәрләр кабинетларны чистарту һәм мәктәп территориясен, чәчәклекләрне тәртипләндерү белән шөгыльләнделәр.
-
Республика "Мөселман балалар сабан туе" 16.07.2018

Республика "Мөселман балалар сабан туе"
-
15-июль көнне авылыбызда “Мөселман сабантуе”, бәйрәмгә рәхим итегез! 13.07.2018

Тиздән, 15-июль көнне авылыбызда “Мөселман сабантуе”. Әзерлек эшләре күптән башланды инде. Һәркем көченнән килгәнчә эш башкара. Һәммәгезне бәйрәмгә чакырабыз, килегез, безнең белән бергә күңел ачыгыз, ял итегез.
-
Әрәпә 11.07.2018

Тиздән, 15 нче июль көнне авылыбызда “Мөселман сабантуе”. Шуңа әзерлек максатыннан, 7 июль көнне “Әрәпә” җыйдык. Һәммәгезне бәйрәмгә чакырабыз, килегез, безнең белән бергә күңел ачыгыз, ял итегез.
-
Юбилеегыз белән. 29.06.2018

Лагерьда көн саен күңелле вакыйгалар булып кына тора. Бүген без, мәктәбебездә озынайтылган көн группасында тәрбияче булып эшләгән Ахметханова Вәсимә апаны юбилее белән котладык. Концерт номерлары әзерләп өенә бардык.
Вәсимә апай! Сезне 50 еллык юбилегыз белән тәбриклибез. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәгез.
Сиңа насыйп булган бәхет, шатлык, Якты көннәр мәңге үтмәсен. Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр, Шунысы бигрәк читләп үтмәсен. Бәхет чишмәләрең мул аксын, Зур шатлыклар белән таң атсын. Иң изге теләкләр белән Бөрбаш урта мәктәбе коллективы.










