МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Котлыйбыз! 19.11.2018

17 нче ноябрь көнне районкүләм көрәш ярышында Галимуллин Әлфис һәм Мурадымов Адел җиңү яулады. Шулай ук шушы көнне Смәел урта мәктәбендә булып үткән конференциядә Шәрипова Фәйрүзә һәм Корбанова Чулпан актив катнашып, дипломнарга лаек булдылар. Корбанова Зифаны шахмат ярышында яулаган яңа җиңүе белән дә котлыйбыз!
-
Референдум
19.11.2018
18 нче ноябрь көнне Бөрбаш җирлегендә үзара салым акчасын җыю мәсьәләсенә кагылышлы референдум булып узды. Биредә 18 яше тулган барлык гражданнар да катнашты.
-
Башлангыч сыйныфлар бассейнда 18.11.2018

17нче ноябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары районыбыздагы “Дулкын” бассейнына йөзәргә өйрәнү дәресләренә бардылар. Укучылар биредә йөзү техникасын үзләштерделәр. Алар бассейнны бик ошатып кайттылар.
-
Очрашу 17.11.2018

16 нчы ноябрь көнне 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары Балтач мәдәният йортында Казан дәүләт ветеринария академиясе һәм Казан дәүләт авыл хуҗалыгы университетыннан килгән вәкилләр белән очрашуда булды. Биредә чыгарылыш сыйныф укучыларына һәнәр сайларга юнәлеш бирүче әңгәмәләр алып барылды. Ике уку йортына кагылышлы видеофильмнар каралды. Авылдашыбыз Азат Әхиярович Казан дәүләт авыл хуҗалгы универсетиты турында сөйләде, биредәге шартлар, имтиханнар, юнәлешләр турында тулы күзаллау булдырырга ярдәм итте. Шулай ук студентлар чыгышы да укучылар күңеленә хуш килде.Тулай торак, күңелле студент тормышының онытылмас мизгелләре хакында сөйләү, әлеге уку йортларындагы һөнәрләрнең бүгенге көндә аеруча кирәклеген аңлату тыңлаучыларны аеруча җанландырырга этәргеч булды.
-
Республикакүләм яшь укытучылар семинары 15.11.2018

14 нче ноябрь конне инглиз теле укытучысы Мөхетдинова Гөлнур Илнуровна Казан шәһәренкең икенче интернат-лицеенда узган Республикакүләм яшь укытучылар семинарында катнашып кайтты.
-
Әдәби-музыкаль кичә 15.11.2018

16 нчы ноябрь көнне өлкәннәрнең һәм балаларның яраткан шагыйре Шәүкәт Галиевнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әдәби-музыкаль-кичә үткәрелде. Кичәдә бишенче сыйныф укучылары шагыйрьнең балалар өчен язылган шаян шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырларын башкардылар. Укучылар сөйләгән һәр шигырь тыңлаучыларга тәрбия дә бирде. Кичә бик файдалы булды.
-
Региональный чемпионат профессионального мастерства 14.11.2018

Сегодня в Международном выставочном центре «Казань Экспо» состоялась церемония открытия Регионального чемпионата профессионального мастерства по стандартам WorldSkills «Молодые профессионалы». Старт состязаниям дал исполнительный директор WorldSkills International Дэвид Хоуи.
«WorldSkills International — это организация, которая объединяет все уголки мира, в которых каждый месяц проходят национальные и региональные чемпионаты по профессиональному мастерству. Следующий год будет поистине уникальным и особенным для всех нас, потому что мировой чемпионат пройдет на вашей земле, в России — в чемпионате примут участие более 60 стран, 1600 участников , более 50 компетенций будет представлено, — подчеркнул руководитель международного движения. — Я бы хотел выразить благодарность руководству Казани, Татарстана, этого объекта. Это объект мирового уровня, мы очень рады, что наш чемпионат пройдет в его стенах».
-
Пробное сочинение 12.11.2018

12 нче ноябрь көнне 11 нче сыйныф укучылары рус теленнән йомгаклау иншасының сынау имтиханын бирделәр
-
Педагогик киңәшмә 12.11.2018

12 нче ноябрь көнне укытучыларның педагогик киңәшмәсе булып узды. Биредә 1 нче чирек нәтиҗәләренә анализ ясалды, беренче һәм бишенче сыйныф укучыларының адаптация чорына нәтиҗәләр ясалды.
-
Тәрбия үзәге ачылу тантанасы 10.11.2018

9 нчы ноябрь көнне Бөрбаш авылында 5-8 нче сыйныф укучылары өчен төзелгән тәрбия үзәге ачылу тантанасы булып үтте. Бу чарада Республика һәм районыбыздан төрле күренекле дин әһелләре, район администрациясе әгъзалары да катнашты. Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары да бу чарада актив катнаштылар










