муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Кышкы кросс. 01.02.2024

Гаилә елына һәм спорт айлыгына старт бирелде - бүген мәктәп күләмендә гаиләләр катнашында "Кышкы кросс" үткәрелде. Кросска һәр укучы әти-әнисен, туганнарын, әбиләрен алып килгән иде.
-
Чираттагы җиңү. 29.01.2024

"Маяк" җәмгыяте призына үткәрелгән көрәш бәйгесендәге призлы урыннар - көрәшче егетләребезнең чираттагы җиңүләре.
-
9 ларга укырга кирәк... 27.01.2024

9 нчы сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен махсус җыелышта ОГЭ турында сөйләшеп кенә калмадылар, ә бергәләшеп биремнәрне чишеп тә карадылар. Һәр фән укытучысы әниләрнең сорауларына җавап бирде.
-
Ачык чара. 25.01.2024

Башлангыч сыйныф укучылары өчен юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча ачык чара үткәрелде. Махсус кунаклары ГИБДДның Балтач бүлеге җитәкчесе Хадиева Л.М., Гөлсем белән Гүзәлнең әтиләре - полиция хезмәткәре Гарипов Р.Р. булган чараны башлангыч сыйныф укытучысы Шәйхиева Г.С. оештырды. Лилия Мөхәммәт кызы укучыларны юл һәлакәтләренең статистикасы белән таныштырды, яктылык кайтаргыч элементларның кирәклеге турында да сөйләде.
-
Биибез... 23.01.2024

"Шатлык" бию төркеме Йолдызлык фестиваленең зона этабында катнашты.
-
Ярдәм. 22.01.2024

Арбор мәктәбе волонтерлары СВО да катнашучы авылдашларыбызның якыннарына һәр вакыт ярдәм итә. Бүген Нурия һәм Дилә апаларның карларын көрәдек.
-
Әнәс - призер! 20.01.2024

7 нче сыйныф укучысы Мифтахов Әнәс физика фәне буенча "Олимпка юл" республика олимпиадасы призеры булды! Афәрин, Әнәс!
-
Искә алу дога булсын... 12.01.2024

Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган авылдашларыбыз һәрвакыт безнең хәтердә. Мәктәпнең волонтерлары бүген Рәхмәтуллин Шамилнең әти-әнисе янына булып, аларның истәлекләрен тыңлады. Музей өчен материаллар туплады.
#ПервыеБалтаси
#ДвижениеПервых
#движениерт -
Кошларны саклыйк! 11.01.2024

Канатлы дусларыбызны сыйларга онытмыйбыз, диләр безнең беренче сыйныф укучылары
#ОрлятаРоссии
#Орлятабалтаси -
Бәйрәм көнне дә эшләүчеләрне котладык. 31.12.2023

Укучылар активы 31 декабрь - бәйрәм көнне дә эшләүче авылдашларыбызны - сыер савучы-терлек караучыларны, медпунктта, кибеттә һ.б. эшләүчеләрне Яңа ел бәйрәме белән котлады.













